16+

Җылылыкны иртәрәк бирсәләр, күбрәк түлисеме?

Безнең фатирларга җылылыкны узган атнада ук бирделәр. Көннәр җылы иде әле, нәтиҗәдә фатирда тынчу, һава юклыктан азапландык. Җылылыкны иртәрәк биргәннәре өчен, без күбрәк түләргә тиеш булабызмы? Сания Фәтхуллина, Казан.

– «Уютный дом» идарәче компаниясенең бердәм исәпләү үзәге хезмәткәрләре аңлатуынча, җылылык бирү сезоны башланды. Ике атна дәвамында йортларны җылылык белән тәэмин итү күздә тотыла. Сентябрьдә бирелгән җылылык өчен түләү октябрьдә киләчәк. Кемдер – күбрәк, кемдер азрак түли дигән фикер дөрес түгел. Җылылык сезоны башлануны кеше хәл итми. 2015 елдан гамәлгә кергән закон нигезендә, хәзер Казанда «факт» буенча, ягъни исәпләгеч җайланмалары күрсәткечләренә нигезләнеп түлиләр. Безнең «Уютный дом» идарәче компаниясенә караган йортларның барысына да счетчиклар урнаштырылган. Дөрес, быелның 1 июленнән җылылык энергиясенең 1 Гкалы өчен түләүләр кыйммәтләнде, кышлар салкын килсә, түләүләр дә артырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading