Реклама
Мин ай саен юл акчасы ала идем, тик аны кистеләр? Ник икән? Исемем редакция өчен генә.
Социаль яклау бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионерларга түләнә торган бердәй юл акчасы ( ЕДВ) хәзер кешенең милкенә бәйле. Ягъни милек тиешле нормадан артып китсә, юл акчасын кисәчәләр. Милек турында мәгълүматлар бердәй күчемсез милек реестрыннан алына. Канун нигезендә, милекченең торагы 40 квадрат метрдан артса, ул 486 сумлык айлык юл акчасын алу хокукын югалта. Йорт-фатирда пенсионер үзе генә яшәсә һәм бу торакның гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артмаса, аңа ЕДВ түләнә.
Фото: http://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз