16+

Юл акчасын нигә түләмиләр?

Мин – пенсионер. Пенсиягә чык­кач, миңа юл акчасын түләделәр. Соңыннан түләми башладылар.

Мин – пенсионер. Пенсиягә чык­кач, миңа юл акчасын түләделәр. Соңыннан түләми башладылар.

Телефонга СМС хәбәр килде: Бердәм күчемсез милек реестры мәгълүматлары буенча, сезнең милкегез тиеш­ле чикне узып китә. Шуңа да киләсе айдан бердәй юл йөрү акчасы түләнмәячәк. Минем фатир мәйданы 63 квадрат метрны тәшкил итә. Без анда ике онык, малай, ягъни дүрт кеше теркәлгәнбез. Мин 11 яшьлек оныгым белән яшим. Сабаның социаль яклау бүлегендә, фатир мәйданы 40 квадрат метрдан артык, шуңа юл акчасы түләнергә тиеш түгел, диләр. Ә бит канун буенча, бер кешегә торак 40 квадрат метрдан артмаса, юл бәясе түләнергә тиеш, диелгән. Аннары ялгыз яшәүчеләрнең торагы 80 квадрат метрдан артмаганда, шулай ук юл акчасы сак­лана дигән бүлеге дә бар. Мин шушы ике категориянең берсенә дә кермиммени? Социаль яклау бүлегендә мине тыңларга да теләмиләр, бу канунга ачык­лык кертсәгез иде. Сабадан даими укучыгыз.

Социаль яклау бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионерларга 486 сум бердәй юл акчасы ( ЕДВ) түләнү өчен чынлап та хәзер кешенең милкенә игътибар итә башладылар. Милек турында мәгълүматлар бердәй күчемсез милек реестрыннан алына. Сезнең очракта фатир, мөгаен, сезнең исемдәдер. Ягъни документта 63 квадрат метрлы торак сезнең милек булып санала. Бу очракта пропискада булган кешеләр исәпкә керми. Иң мөһиме: милекче булу. Канун нигезендә, милекченең торагы 40 квадрат метрдан артса, ул 486 сумлык айлык юл акчасын алу хокукын югалта. Кызганыч, ялгыз яшәүче категориясенә дә кермисез. Канун нигезендә, йорт-фатирда пенсионер үзе генә яшәсә һәм бу торакның гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артмаса, аңа ЕДВ түләнә түләнүен. Тик бу очракта, киресенчә, пропискадагы кешеләр дә карала. Сез йортыгызда үзегез генә теркәлмәгән, оныгыгыз белән яшисез. Шуңа да юл акчасы түләнми, дип аңлатты белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading