16+

2020 ел югалтулары: яшьләр дә китте, картлар да...

Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, дип нәтиҗә ясарга яратабыз без. Кызганыч, 2020 елда югалтулар, үлемнәр дә аз булмады. Тыныч, сугышлар бармаган җәмгыятьтә моның кадәр үлем очраклары соңгы елларда булдымы икән?

2020 ел югалтулары: яшьләр дә китте, картлар да...

Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, дип нәтиҗә ясарга яратабыз без. Кызганыч, 2020 елда югалтулар, үлемнәр дә аз булмады. Тыныч, сугышлар бармаган җәмгыятьтә моның кадәр үлем очраклары соңгы елларда булдымы икән?

Җырчылар, артистлар
Ел башыннан ук, 6 гыйнварда җырчы, тамада Гөлчәчәк Кәлимуллина арабыздан китте.
Сентябрьдә татар хакы мәдәнияте өчен шулай ук зур югалту булды.: Хәмдүнә Тимергалиева китеп барды. Хәмдүнә апа Тимергалиева 2019 елда 70 яшьлеген билгеләп узды. Шул уңайдан филармониядә зур концерт бирде.

Икенче концертын март аенда тамашачыларга җиткерергә планлаштырган иде, әмма пандемия нәтиҗәсендә ул кичектерелде. “Уникс” концертлар залында 2021 елның февраль аенда “Өстәмә юбилей концерты” дип, бәйрәм тамашасын кабат күрсәтергә ниятләгән булган.
Ноябрь аенда танылган җырчы Равил Харисов та бакыйлыкка күчте. Аңа 72 яшь иде.

Декабрь башында Татарстанның халык артисты Рафаэль ага Ильясов 81 яшендә китеп барды.
Кәбисә елы театр җәмәгатьчелеге өчен дә югалтулар алып килде. Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды.
Шул ук театр артисты 44 яшьлек Фазыл Насыйбуллин да өч баласын калдырып, бакыйлыкка күчте.

Июнь башында шактый еллар Минзәлә татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова  арабыздан китте.
Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры да югалту кичерде. Татарстанның халык артисты Илүсә  Бәдриева  80 яшендә вафат булды.
«Әкият» курчак театрының талантлы хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев мәңгелеккә китте.
Коронавирус дигән афәт Камал театры ишеген дә шакыды. Декабрьдә татар җәмәгатьчелеге Айдар Хафизовны соңгы юлга озатты.

Быел озакка сузылган каты авырудан соң, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә Фәйзрахманова  дөньядан китте.
Яңа елга берничә көн кала гына Винера Ганиева тормыш иптәше Камил Фәйзрахмановны җирләде.

Шагыйрьләр, язучылар
Быел арабыздан киткәннәрне барлый башлагач, иң күбе шагыйрьләр, язучылар икәне ачыкланды. Әле бу безнең хәтердә калганнары, без ишеткәннәре генә.
27 мартта озак вакыт яман чир белән көрәш алып барган Роберт Миңнуллин китеп барды. Аңа 71 яшь иде.
Апрель башында озакка сузылган авырудан соң шагыйрь, прозаик, публицист Равил Вәлиев вафат булды.
Июньдә исә Шаһинур Мостафин да дөньядан китте.

Быел 70 яшендәге  Әхмәт Дусайлы,узган ел 80 яшен тутырган Фәнил Галиев, 1951 елда туган шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет, язучы һәм нәшер итүче Мөдәррис Вәлиев, күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов та вафат булды.

Яман чир популяр җырлар авторы Гөлназ Даутованы алып китте.

Шагыйрь Хәнәфи Бәдыгый, язучылар Альберт Хәсәнов,  Госман Гомәров, танылган журналист, гомерен журналистикага багышлаган шәхес, бик күп басмаларда җаваплы постлар биләгән, редакторлары булган кеше, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов, шагыйрь, сатирик, журналист һәм тәрҗемәче Риф Мифтахов,  күренекле башкорт шагыйре Маүлетбай Ямалетдинов вафат булды.

Журналистика, алып баручылар
Каләмдәшләребез, журналистлар һәм телевидение алып баручылары да бик күп үлде быел.
Иң беренчеләрдән шәхси газета ачкан танылган журналист, “Юлдаш” газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов 61 яшендә арабыздан китте.
1985 елда телевидениегә килеп, туксанынчы еллар башында ул язучылар, җырчылар, драматурглар һәм башка иҗат әһелләре белән программалар төшергән “Яңа гасыр” режиссеры Илсур Садыйков вафат булды. Аңа 56 яшь иде.

Озак еллар авыру белән көрәшкән телевидение дикторлары Гөлнара Зиннәтуллина, Илфат Абдрахманов та мәңгелеккә күзләрен йомды.
«Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, озакка сузылган авырудан соң журналист Сөләйман Нәҗмиев вафат булды.
Рафаэль ага Сальмушев та арабыздан китте.

Музыка
Музыка өлкәсе белгеч Мәхмүт Нигъмәтҗановны, композитор Ренат Еникеевны, баянчы Айнур Фатыйховны, артистларны әзерләүче педагог Венера Гәрәеваны югалтты.

Фән
Фән өлкәсендә зур өлеш керткән галимнәрне дә аямады 2020 ел.
Филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева авырудан соң китеп барды.

Гарәп теле буенча белгеч Җәмил Зәйнуллинның да үлеме кисәк булды.
Быел шулай ук әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов вафат булды. 2020 елның гыйнварында аңа 90 яшь тулган иде.
Күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаров арабыздан китте.
Россиядә этнология фәненең татар тармагына нигез салучы, татар милли киемнәрен өйрәнүче галимә Рәмзия Мөхәммәтова вафат булды. Аңа 97 яшь иде.

Спорт
Коронавирус спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән баһадирларны  кызганмады. 44 яшендә бик күп титулларга ия булган Ильяс Галимов китеп барды.
Грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев та вафат булды.

Сәясәт
Февраль аенда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды.
Бер айдан аз гына вакыт үтүгә, “Татспиртпром” оешмасының элеккеге генераль директоры, “Татмедиа” агентлыгының элеккеге башлыгы Ирек Миңнәхмәтов вафат булды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов арабыздан китте.
23 февраль көнне Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Кафил Әмиров вафат булды.

Геройлар
Ноябрьдә Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов вафат булды.
Борис Кириллович 1925 елның 26 декабрендә туган. 1943 елда фронтка китә. 791 нче номерлы артиллерия полкында командир булып хезмәт итә.
1944 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулай ук Борис Кузнецов "Алтын йолдыз" һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.
Анардан бер ай гына алдан Татарстанның легендар шәхесләреннән берсе Фәйзи ага Галиев вафат булганлыгы хакында хәбәр алган идек.
Фәйзи Әхмәтхан улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстанның Әтнә районы Күңгәр авылында туган. РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, СССРның 10 нчы чакырылыш Югары Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры.

P.S. Кызганыч, әлеге исемлек тулылана бар. Елның соңгы ике-өч көне булса да безгә рәхимлерәк булыр, киләсе ел мондый югалтуларга дучар итмәс, дип ышанасы килә.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: http://intertat.tatar

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading