Социаль ипотека программасында катнашучыларга ана капиталын куллану мөмкинлеген кайтардылар. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган карарны Татарстанда яшәүче 4 мең гаилә көткән.
Скопировать ссылку
Социаль ипотека программасында катнашучыларга ана капиталын куллану мөмкинлеген кайтардылар. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган карарны Татарстанда яшәүче 4 мең гаилә көткән.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сүзләренчә, ана капиталын балалары өч яшькә җиткән гаиләләр куллана ала.
– Проблемалы, авыр сорау иде бу. Аны хәл итү өчен шактый көрәшергә туры килде. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, республиканың Төзелеш министрлыгы һәм Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу эштә алар активлык күрсәтте һәм үзара килешеп эшләвебез нәтиҗәсендә социаль ипотека программасында катнашучылар ана капиталы акчасын янәдән куллана алачак, – дип белдерде ул матбугат очрашуында.
Комментарийлар