Шәһри Казан

4 яшьлек кызга ярдәм кирәк

Туачак баласының йөрәге дөрес үсмәве турында Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Оксана Никитина йөклелекнең 20нче атнасында гына белә.

Табиблар УЗИ аша гына төгәл диагноз куеп булмаячагын аңлата яшь гаиләгә. Шуңа күрә табиблар сабый туганнан соң ук, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясыйлар, чөнки ашыгыч рәвештә операция һәм реанимация кирәк булачак, ди алар.

– Ул көнне томандагы сыман хәтерлим, – ди Оксана. – Без ахырга чаклы проблеманың асылын аңлый алмадык. Ирем мине тынычландырырга теләде. Бу ялгышлык кына дип уйладык. Шуннан соң үткәрелгән һәр УЗИ туачак сабыебызда йөрәк авыруы барлыгын раслады гына. Табиблар әйтүенчә, ул шактый катлаулы һәм моның өчен бер генә операция таләп ителми. Бик күп консилиумнар аша үттек, әмма ни генә булмасын, ирем белән балабыз тормышы өчен көрәшәчәкбез, дигән уртак карарга килдек.

Сабый 2017 елның 22 февралендә Казанда республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килә. Табиблар исә Максим белән Оксанага җаннарын телгәләгән хәбәрне янә тагын бер кат раслый гына: балага 4нче типтагы үпкә артериясе диагнозы куела. Йөрәк авыруыннан тыш, сабыйда тагын ризыкның эчәклектән начар узуы да ачыклана. Бәләкәчнең хәле авыр булганга, аны тиз арада ДРКБга күчерәләр һәм ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.

– Балабызның эчәклегенә операция кирәклеге турында без уйламый да идек. Тормыш безгә сынау артыннан сынау җибәреп кенә торды. 28 февральгә чаклы ул реанимациядә булды. Оксана бала табудан соң тернәкләнгәнче, Анисияне көн дә мин килеп карап йөрдем. Нәкъ менә мин беренче булып балабызны күрдем, аның фотоларын Оксанага юлладым. Шуннан соң Анисияне хирургия бүлегеннән кардиохирургия бүлегенә күчерделәр.

Балага 20 көн генә булганда, ясалма кан әйләнеше аппаратына тоташтырылган килеш ачык йөрәккә операция ясала. Әлеге бик авыр операциядән соң сабый ИВЛ аппараты астында тагын 14 көнен үткәрә.

– Хастаханәгә көн дә килеп, аның янында догалар укый идек. Анисия бик акрын һәм авыр тернәкләнү курсы аша узды, аны зонд аша гына ашатып була иде, – ди әнисе. Операция уңышлы үтсә дә, баланың кан тамырлары бик акрын җитлегә, күпсанлы стенозлар барлыкка килә. Ә бу кислород җитешмәвенә китерә.

Реклама

Россия табиблары бернинди дә өмет бирмәгәч, Никитиннар интернет аша Берлиндагы кардиоүзәккә мөрәҗәгать итә. Кыйммәтле операция өчен фондлар аша кирәкле сумма җыелгач, гаилә юлга кузгала. Немец табиблары сабыйга йөрәкнең авыр ишемик авыруын дәвалау өчен кулланыла торган хирургик операция ясый. Әмма бу соңгысы гына булмый, яшь гаиләгә тагын бер кат Берлинга барырга туры килә. Бу юлы табиблар 13 сәгать дәвамында операция ясый һәм баланың йөрәгенә махсус җайланма урнаштыра. Күпсанлы операция, наркозлар эзсез генә узмый, бала үсеше буенча башкалардан нык аерылып тора. Ул әле дә сөйләшә алмый.

– Әле күптән түгел кызыбыз ике сүз өйрәнде, аның берсе – әти сүзе. Ул безнең белән күбрәк ым-ишарә белән генә аралаша. Аның һәр адымы әнисе күзәтүе астында, – дип сөйли Максим безгә.

Чираттагы медицина тикшерүе вакытында балага тагын бер операция таләп ителүе мәгьлүм була. Әмма Берлин рус пациентларын кабул итми башлаган. Шуңа күрә Никитиннар гаиләсе бу өлкәдә эшләүче яңа клиника эзли.

– Италиядә кардиохирургия клиникасына тап булдык, документларны җибәрдек, алар ярдәм итәргә әзер, әмма моның өчен 40 мең евро кирәк булачак, – ди гаилә башлыгы.

Бу безнең акчага күчергәндә 3 млн сумнан артык. Әлегә шуның азы җыелган, тагын 2 млн сум чамасы җыясы калган.

Әлеге сумма авыл җирендә яшәүче гаиләгә күтәрә алмаслык, Максим үзе Яшел Үзәндә 53нче янгын сүндерү-коткару бүлеге командиры булып эшли.

Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен Сбербанкатгы исәп-хисап счеты: 4070 3810 0552 4000 0272.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: