Гадәт буенча, май бәйрәмнәрендә күпләр өйләрендә генераль уборка ясый. Тәрәзәләр юыла, тузаннар сөртелә, җылы киемнәр, юылып, шкафларга тутырыла, иске кирәкмәгән нәрсәләр чүплеккә ыргытыла... Төгәлрәге, ыргытырга дип бер җиргә өелеп куела да, кабат-кабат карый-карый, монысының кирәге чыгар кебек, монысы минем өчен кадерле - бүләк ителгән кием, монысын мин яратып кигән идем,...
Ишек сатам...
Шкаф-купеның аскы өлешендә тузан җыеп яткан компьютердан башларга булдым. 11 ел элек сатып алынган, әле дә эшли торган компьютерны мин элек, «искесен тапшырып, яңасын ташлама белән ал» кебегрәк берәр акция барышында илтеп бирермен дип тоткан идем. Яңасын алганда, андый акциягә тап булмадым. Берничә ломбардка шалтыратып белештем, без бары ноутбук, планшет һәм телефоннарны гына кабул итәбез, анда да эшли торганнарын гына, диделәр. Тапшырыласы техникаң иске булмавы - бары 1,5 ел элек кенә алынган булуы шарт. Бәясенә килгәндә, аны бушлай игъланнар сайтына нигезләнеп куялар. 10 мең сум торганны алар 5 меңгә, ягъни ярты бәясенә кабул итә. Урыныннан «кубаргач», кире шул киштәгә тыгып куймадым. Танышыма шалтыраттым да ул үзенең эшчеләренә компьютерда уеннар уйнарга ярар әле дип алып китте. Ә менә танышым «Искесен тапшыр, яңасын ал» дигән акция вакытында иске газ плитәсеннән бик җиңел котылды. Яңа плитәсен алганда аңа 2 мең сум ташлама ясадылар. Гадәттә, андый ташламаларга бик ышанмаска кушалар, бәлки, плитәнең бәясен шул ике меңгә күтәреп тә куйганнардыр, әмма мин үземне оттырдым дип санамыйм. Үзләре килеп алып киткәч, минем өчен яхшы гына булды, диде танышым. Димәк, берәр көнкүреш техникасы алырга җыенганда, шундыйрак акцияләр бармы-юкмы икәнлеге белән дә кызыксыну артык булмас.
Ремонттан соң балконга чыгарып куелган унитаз, раковина һәм иске кер юу машинасын, ишекләрне исә бушлай игъланнар сайтына куярга булдым. Андагы бәяләрне якынча өйрәнгәч, унитазны 500 сумга бәяләдем. Кем алсын икән аны, дигән иде танышларым, ничек кенә алдылар әле. Бәясен күбрәк куясы калган, дип үкендем. Берничә көн эчендә унлап кеше шалтыратты. Аны черновая отделка белән фатир алучылар эшчеләре өчен вакытлыча куеп торырга яки бакчага куярга алалар икән. Унитаз тиз сатылды, калганнары әле үз чиратын көтә...
Прокатка күлмәк биреп торам
Казанда берничә сәүдә үзәгендә кияргә яраклы киемеңне алып килеп, аның өчен икенче бер кеше калдырган киемне алыштырып ала торган кибетләр бар. Яки булмаса, махсус кибеткә иске киемне тапшырып, аның өчен 15 процент ташлама алырга мөмкин булган вариантларны да карарга була. Чиркәү һәм мәчетләр каршында да хәйрия кибетләре эшли. «Ярдәм» мәчетендә, әйтик, биркасы булган яңа әйберләрне кабул итәләр. Аларны мәчеткә килгән мохтаҗ кешеләргә бирәләр, ә сатылганнарыннан кергән акчаны «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә укырга килүчеләргә тоталар. Социаль яклау бүлекләренә дә шалтыратып карадым. Аларда кием җыю буенча махсус пунктлар юк, әмма шулай ук яңа - биркасы сакланган әйберләрне картлар йортларына яки балалар өчен социаль приютларга барып тапшырырга булганын әйттеләр. Социаль челтәрләрдә дә «Барахолка» ише төркемнәр эшли. Анда теркәлеп тә кирәкмәгән киемнәрдән котыла аласыз. Шул төркемгә үзем дә кереп карадым. Кемдер акчага сата, кемдер бушка бирә. Бер кыз үзенең күлмәкләрен фотога төшергән дә, прокатка бирәм, дигән язу калдырган. Икенчесе диванга йомшак уенчыклар тезеп утырткан да, барысын бергә фәлән сумга сатам, дигән. Берәү, бушка иске плиткалар җыям, дигән игъланын калдырган. Ватылган булса да ярый, дип өстәгән. Анысы ни-нәрсәгә ярыйдыр инде, белмим. Хәер, кайбер акыллыбашлар юк кына нәрсәне дә акчага әверелдерә белә. Тагын берсе бушка иске пәрдәләр бирүләрен сораган. Берсе әнә фотоаппаратын мультиваркага алыштыра. Иң кызыклы белдерү иясенә конкурс игълан иткәннәрмени: берәү, стоматологик хезмәтләргә ташлама бирә торган 500 сумлык купонны 1 кг банан белән 1 кг алмага алыштырам, дип язган.
Шкафтан кыска мутон шубамны тартып чыгардым. Туннарны комиссия кибетенә тапшырып була дигәннәрен ишеткәнем бар. Шундый бер кибеткә шалтыраттым, туннарны алмыйбыз, аларның беркемгә дә кирәге юк. Ә менә совет чорындагы табак-савытлар, радио, патефон, пластинкалар, антиквар әйберләрне алабыз, дип җавап бирделәр миңа. Үз бәяңне әйтәсең дә, сатылгач, акчаны сиңа тапшыралар. Онытып торам, кибеткә товар бәясенең 7 процентын саклауда тоткан өчен түләп калдырасы була. Кибет хуҗасы Гүзәлнең әйтүенчә, хәзер халыкның совет чорындагы предметларга хушы китә икән. Һиндстаннан кайткан кулдан ясалган тимер вазалар да популяр ди. Балконыгызда совет чорыннан калган иске-москы аунап ятса, комиссионкалар тирәләрен урап кайтырга иренмәгез. Ә икенче бер комиссионкада бары чәшке туннарны гына алуларын әйттеләр. Мутон туннарны алучы юк, бер тун кыш буе эленеп торды, кызыксынучы булмады, диде сатучы. Димәк, мутон шубага «почет» юк.
Иске кәстрүлне кая куярга?
Өйдә бушка таратылган газета-журналлар да өелеп ята. Аларны да урнаштыру җаен эзләргә булдым. Макулатураны Казанда күп урында кабул итәләр икән. Гадәти газета, журнал, тышлыксыз китапларны 1 сум 80 тиенгә, картонны 2 сум 30 тиенгә алалар. 800 кг нан артса, аны үзләре килеп ала.
Казанда кабул итү пунктлары:
Журналистлар ур., 31;
Гадел Кутуй ур., 94;
Восстание ур., 92;
Залесная ур., 30.
Кабилә заманыннан калган алюмин табак-савыт белән күпмедер акча да эшләп була икән. Иске кәстрүл, таба, чәнечке һәм пычакларны килограммы 40-45 сумнан кабул итәләр. Алюмин трубаларны - 35 сумга. Металлолом кабул итү пунктларында иске чуен ванналарга һәм суыткычларга да урын табыла. Аларына 6 сум 20 тиен - 6 сум 60 тиен тәкъдим итәләр. Илтеп тапшырырга машинаң булмаса, «ГАЗель» җибәрәләр. Анысы өчен 1000 сум түләргә кирәклеген истә тотканда, ваннаңны тапшырган акча аны капларга да җитми. Иң яхшысы - чүплеккә чыгарып ату, диделәр миңа шундый бер пунктта. Кайберләрендә исә аларны кабул да итмиләр. Суыткыч эчендәге киштәләрне, катыру бүлегендәге һәм артындагы алюминий трубаларны гына китерегез, дип кисәттеләр мине.
Металлолом кабул итү пунктлары:
Тихорецкая ур., 2;
Короленко ур., 120;
Энтузиастлар ур., 6;
Тихорецкая ур., 7.
Бөтен кеше дә металлолом кабул итү пунктларына барып җитә алмый шул. Европа илләрендәге кебек, супермаркетларга автомат пунктлар куелса, җайлы да булыр иде. Пыяла савытны да, пластигын да, алюминиен да шунда тапшырыр идек.
Элек пыяла шешәләрне тапшыру гадәте бар иде. Аларны суга салып, ышкый-ышкый юганнар әле дә хәтердә. Хәзер исә бу эш белән әби-бабайлар гына шөгыльләнә, дисәм, бер дә ялган булмас. Базар, чүп савытлары яннарында, тукталыш тирәләрендә күп йөри андыйлар. Пыяла шешәләрне һәм тәрәзә пыялаларын исә килограммы 30 тиеннән кабул итәләр икән. Очын очка ялгаучылар өчен, иш янына куш дигәндәй, бу тиеннәрнең дә файдасы тиеп куя.
Пыяла шешәләрне кабул итү пунктлары:
Гадел Кутуй ур., 163А;
Җиңү проспекты, 18 Б;
Журналистлар ур., 2;
Владимир Кулагин ур., 1.
Озак чыдый торган, электр энергиясен саклаучы лампалар хәзер аеруча популяр. Әмма аларның бер тискәре ягы бар - дөрес утильләштермәгәндә, градусник кебек, терекөмеше агып чыга. Шуңа да аны гадәти чүп савытларына ыргыту тыела. Махсус пунктларга тапшырганда хәйран гына акча да эшләп була икән: аның берсен 15 сумнан алып 18 сумга кадәр кабул итәләр. 5 лампочкага кадәр җыелса, үзләре килеп алып китә.
Адреслары:
Гадел Кутуй, 160;
Космонавтлар ур., 6 А;
Гадел Кутуй ур., 116.
Ә менә лампочка-аккумуляторларны бушка җыялар. Табигатьне агуламау максатыннан гына булса да тапшырырга кирәк аны, ди белгечләр. Чүплеккә ыргытылган бер батарейка 20 квадрат метр җирне агулый. Бу исә агуланган җирнең суы да, анда үскән яшелчәләре дә агулы дигән сүз. Батарейкаларны эре сәүдә үзәкләрендә дә тапшырырга була.
Өйне кирәкмәгән иске чүп-чардан арындыргач, сулышлар да киңәйгән кебек була. Ә балконда исә урын шулкадәр бушап кала ки, анда хәтта парлашып та биергә мөмкин. Ышанмасагыз, бүгеннән үк өегездә генераль җыештыру ясагыз. Әйтте диярсез менә!..
Комментарийлар