Шәһри Казан

Агропромпаркта бушка сыйладылар

Ике атна рәттән Агропромпаркта халыкка рәхәтләнеп бушка сыйлану мөмкинлеге тудырылды. Сүзем кулланучылар өчен тәкъдим ителгән ит һәм сөт ризыкларын дигустацияләү акцияләре турында. Һәр ике акциядә халык арасында зур кызыксыну уятты. Ризыкны тәмләп карау сатып алучының ышанычын арттыра. Бу чараларны фермерлар үзләре дә хуплыйлар. Үз товары өчен ышанычлы җитештерү беркайчан да...

Ике атна рәттән Агропромпаркта халыкка рәхәтләнеп бушка сыйлану мөмкинлеге тудырылды.

Сүзем кулланучылар өчен тәкъдим ителгән ит һәм сөт ризыкларын дигустацияләү акцияләре турында. Һәр ике акциядә халык арасында зур кызыксыну уятты. Ризыкны тәмләп карау сатып алучының ышанычын арттыра.

Бу чараларны фермерлар үзләре дә хуплыйлар. Үз товары өчен ышанычлы җитештерү беркайчан да тәмләтеп карауга каршы түгел. Бер уйласаң элек-электән базарда йөрүнең бер өстенлеге - тозлаган кәбестә, чикләвек ише тәм-томнар белән сыйлана алу.

Реклама

- Бүгенге көндә агропромпаркта арендаторлар белән берлектә кризиска каршы көрәшү юлларын эзлибез. Сатучылар һәм сатып алучыларның һәркайсы өчен бәяләрнең кулай булуы кирәк, - ди генераль директор Олег Власов.

Агропромпарк җитәкчелеге белдерүенчә, яңалыклар моның белән генә бетми. Мәскәүнең иң танылган һәм алдынгы базарлары мисалында, «Казан» агропромпаркында да товар ассортименты, аны ничек итеп урнаштырылуын видеороликларга төшереп күрсәтәчәкләр.

Фото: www.agroprompark-kazan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: