Шәһри Казан

Акча җилгә очмасын дисәң...

«Байыйм, дисәң, карап тот» дигән мәкальне ишетмәгән кеше юктыр. Аның янына тагын «Аз да җитә, күп тә бетә», «Кулыңда барда кадерен бел», «Кешене мал баетмый, тота белү баета», «Таба белү - бер һөнәр, тота белү - ун һөнәр» кебекләрен дә өстәргә була. Мәгънәләре бер үк - әрәм-шәрәм итми карап тотсаң...

Бер яһүд миллионеры, кечкенә капларга тутырылган чәйне берничә тапкыр пешереп эчкәннән соң, яхшылап киптерә һәм кәгазь тартмага салып куя икән. «Ник шулай итәсең?» - дип сораучыларга: «Аны ташлап әрәм итеп булмый бит инде, кипкәч ул өр-яңа кебек була, мин аны тагын пешереп эчәм», - дип җавап биргән ди. Үзе тапкан мал булгандыр, шуңа кадерен белгәндер. Югыйсә «Атай малы катай» гыйбарәсендәге кебек эш итәр иде. Икенче бер яһүд чәй кабын ташлаган баласын ачулана ди: «Җебе өзелде дип кенә ник чәйне ташлыйсың, тегеп куярга кулың юкмы әллә?» Болар, әлбәттә, мәзәкләр. Ләкин һәр мәзәктә асыл мәгънә, акыл ята. Менә хәзерге заман кешеләренең күбесенең әрәм-шәрәмнәргә бик исе китми. «Акча санаганны ярата» дигәндәй, карап, исәп белән тотсаң, һәр нәрсәдә әллә никадәр экономия ясарга мөмкин булуын чамаласак та, үтәп бетермибез. Әйтик, көндәлек сатып алулардан, коммуналь хезмәтләргә түләүдән һ.б.дан, белеп эшләсәң, хәйран гына табышны янга калдырырга мөмкин. Моның өчен кайбер кагыйдәләрне белү дә җитә.
Ял көннәрендә сәүдә үзәкләре халык белән тула, кешеләр атналык ризык запасын туплап кала. Кибет киштәләре шул кадәр матур, ялтыравыклы итеп бизәлгән ки, күз явын алырлык. Нәкъ күз күреме югарылыгында бик матур каплы кыйммәтле ризыклар тезелгән. Иң беренче шуларны күрәбез һәм тиз генә кәрзингә салабыз да. Ә арзанлыраклары, гадирәк кәгазьгә төрелгәннәре астагы киштәләрдә, алар күзгә күренеп тормый. Махсус шулай эшләнгән. Рәтләр буйлап йөри торгач, кәрзин тула, касса янына җиткәч, аны көч-хәл белән бушата башлыйсың. Кайбер товарларның чын бәяләре аның өчен түләгәннән соң гына ачыклана. Һәм ул бер дә безнең файдага булмый. Кибетчеләр дә аптырап калмыйлар: «Гафу итегез, без бәя язылган кәгазьләрне алыштырырга өлгермәгәнбез», - дип, ягымлы елмаялар. Нишлисең, аласың инде. Кирәк бит. Сатып алынган товарлар өчен акча түләгәндә кайчак күзләр маңгайга менә: шуның кадәр әйбер алганмынмы?! Ләкин соң инде. Өйгә кайтып сумкаларны бушатканнан соң, тагын да зуррак яңалыклар билгеле була: әллә никадәр бер дә кирәкмәс әйбер төяп кайтылган бит. Алдаганнар. Элек, өйдән-өйгә кереп, чегәннәр шулай күз буып, алдап йөриләр иде. Ә хәзер бу, заманча әйткәндә, маркетинг дип атала. Һәм аңа югары уку йортларында махсус укыталар. Моннан соң да алданмас өчен, нишләргә соң? Белгечләр, иң отышлы ысул, дип, кирәкле товарларның исемлеген өйдән чыкканчы ук төзүне күрсәтәләр. Шулай ук атналык менюны барлап, кирәкле ризыкларны күз алдында тотып бару да файдалы.
Кием-салым сайлаганда да билгеле бер кагыйдәләргә буйсыну акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Беренчедән, кием шкафын ара-тирә караштыргалап тору мәҗбүри. Күп вакытта без үзебезнең нинди күлмәкләребез бар икәнен дә онытып җибәрәбез. Онытылып торган кием әле генә сатып алынганы кебек тәэсир итә, шуның өстенә, ул синең тән җылыңны саклаган, кадерле. Кайбер киемнәрне икенче берләре белән парлап кияргә, ансамбль ясарга, яки яңа шарф яисә яулык белән яңартырга мөмкин. Бу очракта хатын-кызлыр яратып әйтә торган «Шкаф тулы кием, кияргә генә юк» дигән гыйбарә ял итә. Гаилә бюджетына тагын файда.
Мода артыннан куу да үтә байлар өчен генә. Чөнки яңа коллекция ул һәрвакыт кыйммәт була. Үз стилеңне табып, дөрес итеп сайланган аксессуарлар, сумкалар белән кораллансаң, һәрвакыт югарылыкта булырсың. Сезонлы ташламалардан файдаланып калырга тырышыгыз - аларда хәтта 70 процентка арзанрак кием-салым табарга була.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдән дә беркадәр экономия ясарга мөмкин. Энергия саклаучы лампалар (алар, бәяләре белән кыйммәт булсалар да, энергияне 3 тапкыр кимрәк сарыф итәләр, озак хезмәт итәләр), энергия файдалануда түбән класслы техника һәм җиһазлар, су счетчиклары («Аккан суның кадере юк», дисәләр дә, аны исәпләп тоту хәерле) - әнә шундыйлардан.
Экономия ясауда башка, беренче карашка вак-төяк булып тоелган нәрсәләр дә бар. Мәсәлән, күп кенә кыйммәтле чит ил даруларының арзанлы аналоглары бар. Алар составлары буенча берничек тә аерылмыйлар, димәк, тәэсирләре дә бер үк булачак. Ләкин алдан табиб белән киңәшләшү мөһим. Даруларны сатып алганчы, телефон аша төрле даруханәләрдән бәяләрен белешү дә ярдәм итә: кайвакыт бәяләрдәге аерма берничә йөз сумга кадәр җитә.
Гаилә бюджетын саклауның юлларын тормыш-көнкүрешнең һәрбер өлкәсендә табарга мөмкин. Мәсәлән, транспорт чыгымнарын киметү өчен юл карталары сатып алу, кино карау өчен иртәнге сеансларны сайлау һ.б. Заман үз юлларын тәкъдим итә. Мәсәлән, төрле товарлар, концерт-театрларга, спортклубларга ташламалы билетлар алуда интернет чараларыннан файдаланырга, хәзер бик модада булган интернет-ташламалар өчен купоннар (биглион, купонатор һ.б. сайтларда) сатып алырга мөмкин. Заманча булыгыз, әмма үзегезне алдарга юл куймагыз. Малларыгыз артып торсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: