16+

...алдакчыларга көн бетә

Кешенең ялган сөйләгәнен белә торган яңа җайланма уйлап тапканнар дип ишеттем. Кеше үзен тикшерүләре турында белми дә кала, имеш. Вадим Шакиров, Казан Нижегородскиның лингвистика университетында «фонетик ялган тоткыч»ны уйлап табып, патентлаганнар инде. Аның гадәти ялган тоткычтан аермасы шунда, тикшергәндә кешенең бер җиренә дә датчиклар беркетелми. Яңа җайланма махсус программа нигезендә...

...алдакчыларга көн бетә

Кешенең ялган сөйләгәнен белә торган яңа җайланма уйлап тапканнар дип ишеттем. Кеше үзен тикшерүләре турында белми дә кала, имеш. Вадим Шакиров, Казан Нижегородскиның лингвистика университетында «фонетик ялган тоткыч»ны уйлап табып, патентлаганнар инде. Аның гадәти ялган тоткычтан аермасы шунда, тикшергәндә кешенең бер җиренә дә датчиклар беркетелми. Яңа җайланма махсус программа нигезендә...

Кешенең ялган сөйләгәнен белә торган яңа җайланма уйлап тапканнар дип ишеттем. Кеше үзен тикшерүләре турында белми дә кала, имеш.
Вадим Шакиров, Казан
Нижегородскиның лингвистика университетында «фонетик ялган тоткыч»ны уйлап табып, патентлаганнар инде. Аның гадәти ялган тоткычтан аермасы шунда, тикшергәндә кешенең бер җиренә дә датчиклар беркетелми. Яңа җайланма махсус программа нигезендә эшли. Сөйләмнең авазлар составы нигезендә ул кешенең дулкынлануын да, тыныч халәттә булуын да ачыклый ала һәм махсус мониторда бу сөйләмгә үз билгесен дә куя. Сөйләшеп торучы кеше берничек тә контрольдә тота алмый торган нечкәлекләрне дә сизә ди ул. Хәзер бу программаның кәрәзле телефоннар өчен яңа версиясе эшләнеп ята. Ул кешеләрне телефон аша алдаучылардан сакларга тиеш. «Акыллы» җайланма киләчәктә махсус хезмәтләргә дә, шәхси детективларга да, клиентның үзе турындагы мәгълүматларны биргәндә алдашмавын белер өчен банк хезмәткәрләренә дә бик уңайлы булачак диләр. Детектор сатуга чыккач, аның белән теләсә кем файдалана алачак.
...өч елсыз ташламагыз
Әбинең өстәл тартмасы әллә кайчангы квитанцияләр белән тулган. 10 ел дәвамында берсен дә ташлаттырмый, җыеп бара ул аларның. Торак- коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре ничә ел сакланырга тиеш?
Гөлназ Садриева, Казан
«Хуҗалар фатир өчен түләгән квитанцияләрне сакларга тиеш дигән закон юк, - ди юридик фәннәр кандидаты Заира Шавлохова. - Һәр районның бердәм хисап үзәкләрендә мәгълүмат электрон рәвештә саклана бит инде. Кәгазь квитанцияләрнең гомере бетеп бара диярлек, күпләр төрле хезмәтләр өчен Интернеттан яки банкоматтан гына файдалана хәзер». Хәер, алардан да квитанцияләр чыгартып алып була анысы, алар берәр төрле аңлашылмаучылык килеп туу очрагына кирәк. Коммуналь хезмәтләр өлкәсендә эшләүчеләргә берәр дәгъвагыз булганда да квитанция ярдәмгә килә ала. РФ Гражданнар кодексының 196 нчы маддәсе нигезендә андый дәгъва очраклары 3 елга кадәрге вакыт аралыгында карала. Нәкъ менә шуннан чыгып кына караганда да квитанцияләрне 3 елдан артык саклауның әһәмияте юк.
...тизрәк бүлеп куегыз
Ярты ел элек уңышлы гына эшмәкәргә кияүгә чыктым. Әмма соңыннан аның әллә никадәр кредитлары, бурычлары барлыгы ачыкланды. Хәзер ирем дә, аның кредиторлары да акчаны миннән таләп итәләр, имеш, аның бурычларын мин капларга тиеш. Нишләргә?
Ландыш Туктарова, Казан
Ирегез дә, кредиторлар да хаклы түгел. Гаилә кодексының 45 нче маддәсе нигезендә ирегезнең бурычларын каплау өчен кредиторлар бары тик аның өйләнгәнче булган милкенә генә «кул суза» ала. Сезнең кияүгә чыкканчы булган милкегезгә беркем дә тия алмый, ул сезнеке генә. Ә менә өйләнешеп яшәгән ярты елда җыйган мөлкәтегез тигез итеп икегә бүленергә тиеш. Кредиторлар аның да ирегезгә тигән өлешенә генә өметләнә ала. Кредиторларның милекне бүлү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткәннәрен көтмәгез, сезгә бу эшне үзегез башласагыз отышлырак булыр.
...телефоннарын белеп торыгыз
Районнарның хәрби комиссариатларының телефон номерларын бирә алмассызмы икән.
Илшат Шәрифуллин, Буа
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча идарәнең ТР хәрби комиссариаты белән берлектә эшләп чыгарган белешмәлегендә Казан районнары һәм ТР районнарының хәрби комиссариатларының телефоннары бирелгән.
Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссариатыныкы - (843) 571-74-17;
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссариатларыныкы - (843) 533-10-90;
Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариатыныкы - (843) 520-61-90;
Казан шәһәре Совет районы хәрби комиссариатыныкы - (843) 272-73-41;
Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча көнбатыш префектураларныкы - (8552) 46-97-39;
Чаллы шәһәренең үзәк һәм көнчыгыш префектураларыныкы - (8552) 52-77-11;
Әгерҗе районы ХК - (85551) 2-53-36;
Азнакай районы ХК - (85592) 7-30-60;
Аксубай районы ХК - (84344) 2-71-64;
Актаныш районы ХК - (85552) 3-09-61;
Алексеевск районы ХК - (84341) 2-53-62;
Әлки районы ХК - (84346) 2-02-51;
Әлмәт районы ХК - (8553) 43-64-00;
Апас һәм Кайбыч районнары ХК - (84376) 2-12-74;
Арча һәм Әтнә районнары ХК - (84366) 3-21-41;
Баулы һәм Ютазы районнары ХК - (85569) 5-25-14;
Балтач районы ХК - (84368) 2-52-41;
Бөгелмә районы ХК - (85594) 6-71-93;
Буа районы ХК - (84374) 3-48-14;
Югары Ослан районы ХК - (84379) 2-11-41;
Биектау районы ХК - (84365) 2-35-25;
Чүпрәле районы ХК - (84375) 2-21-09;
Алабуга районы ХК - (85557) 7-86-40;
Зәй районы ХК - (85558) 7-15-52;
Яшел Үзән районы ХК - (84371) 5-96-85;
Кама Тамагы районы ХК - (84377) 2-13-80;
Кукмара районы ХК - (84364) 2-61-05;
Лаеш районы ХК - (84378) 2-82-35;
Лениногорск районы ХК - (85595) 5-17-62;
Мамадыш районы ХК - (85563) 3-13-60;
Менделеев районы ХК - (85549) 2-10-59;
Минзәлә районы ХК - (85555) 3-12-60;
Түбән Кама районы ХК - (8555) 44-04-18;
Нурлат районы ХК - (84345) 2-46-16;
Питрәч районы ХК - (84367) 3-06-85;
Балык Бистәсе районы ХК - (84361) 2-25-30;
Саба һәм Теләче районнары ХК - (84362) 2-35-41;
Сарман һәм Мөслим районнары ХК - (85559) 2-43-34;
Спас районы ХК - (84347) 3-03-51;
Тәтеш районы ХК - (84373) 2-50-47;
Чирмешән районы ХК - (84396) 2-27-73;
Чистай һәм Яңа Чишмә районнары ХК - (84342) 5-15-90.
...куян атарга рөхсәт
Мин элек җаваплылыкка тартылган кеше. Суд хөкеме әллә кайчан алынды инде. Хәзер мин утлы корал сатып ала аламмы?
Альберт Данилов, Казан
РГАИСның җинаять хокуклары һәм процесслары кафедрасы мөдире Денис Звягинцев сүзләренә караганда, РФ Җинаятьләр кодексының 86 нчы маддәсе (6 нчы бүлек) нигезендә суд хөкеме алынган чакта аның белән бәйле булган барлык хокукый чикләүләр дә алына. Димәк, сезнең утлы корал сатып алуга лицензия алу хокукыгыз бар дигән сүз.
...витаминны әфлисуннан эзләмә
Көз җитә башласа, С витамины кергән ризыкларны күбрәк кулланырга тырышабыз. Өстәлдән әфлисун өзелми. Әмма С витамины анда бик аз икән дип ишеттем.
Ләйсән Рәхимуллина, Казан
С витамины тирене начар йогынты ясаучы ирекле радикаллардан саклый һәм картаюны кичектерә. 30дан узган кешеләргә С витамины булган ризыклар аеруча кирәк. Әмма аны цитруслардан эзләү әллә ни зур нәтиҗә бирмәячәк. Бу файдалы витамин-антиоксидант булган 11 продукт арасыннан беренче урынны гөлҗимеш алып тора. Аннары чират буенча баллы кызыл борыч, кара карлыган, сырганак, алма, баллы яшел борыч, петрушка, брюссель кәбестәсе, укроп, бакча җиләге, цитруслар китә. Күргәнегезчә, цитруслар бары соңгы баскычта гына урнашкан.
...урлап кына карасыннар
Пластик картаны югалу яки урлану очракларыннан иминиятләштереп була икән дип ишеттем. Моны ничек эшләргә?

Диана Идрисова, Казан
«Ингосстрах» ОСАО финанс институтларын иминиятләштерү идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Шапошников сүзләренә караганда, пластик картаны урлану яки югалу очракларыннан гына түгел, ә банкоматтан акчаларны алганнан соңгы таланудан да иминиятләштерергә була. Иминиятләштерү компаниясе, алар карта белән бергә урланган очракта, ачкычлар һәм документларны кабат ясату чыгымнарын да үз өстенә алырга мөмкин. Иминият полисын иминиятләштерү компаниясе офисыннан яки банк бүлекчәсеннән алырга була.
...сагыз хәтергә «бәрә»
Кибетләрдә, киоскларда сатыла торган баллы сагыз (жевательная резинка) хәтерне начарайта дип ишеттем. Шул сүз дөресме икән. Оныгымның авызыннан ул сагызның төшкәне дә юк бит.

Марат Салихов, Арча
Кызганычка, бу дөрес. Англиянең Кардифф университетындагы бәйсез психологлар сагызның кыска вакытка исәпләнгән хәтерне начарайтуын ачыклаганнар. «Кыска вакытка исәпләнгән хәтер мәгълүматны бары тик берничә минут кына тотып тора. Ул безгә тиз арада карар кабул итәр өчен кирәк. Кирәге бетүгә үк ул мәгълүмат онытыла», - ди психолог Юлия Гуревич. Товарның әле генә карап киткән бәясенең, очраклы гына танышкан кешенең исеменең бераз вакыттан онытылуы кыска вакытка исәпләнгән хәтер билгеләре. Башка нәрсә турында уйлап, үз өебез эчендә механик рәвештә каядыр куеп калдырган күзлек яки ачкычларны эзләп йөрүебез дә кыска хәтер билгеләре. Аңсыз рәвештә ясалган бертөрле теләсә нинди хәрәкәт, мисалга, шул ук сагыз чәйнәү, нәрсәне дә булса хәтергә беркетеп калдырырга комачаулый. Шуңа да сагыз чәйнәгән кеше бик таркауланырга, бер минут элек кенә нәрсә эшләгәнен дә хәтерләми торганга әйләнергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading