16+

Алдалаган акчага рәхәт күреп буламы?

Лаеклы ялдагы укучыбыз дөрес тема күтәргән бит: көн дә алданабыз, көн дә алдыйбыз

Алдалаган акчага рәхәт күреп буламы?

Лаеклы ялдагы укучыбыз дөрес тема күтәргән бит: көн дә алданабыз, көн дә алдыйбыз

Сүзсез калдым
Авылыбызда бер генә кибет, анысы да шәхси. Конкуренты юк. Бәяләре район үзәгендәге кибетләр белән чагыштырганда, шул бер тирә инде. Аннан соң 5-10 сум аркасында гына 18 чакрым үтеп бармассың бит.
Беркөнне кунаклар кайтыр алдыннан, бераз тәм-том алырмын дип, киттем кибеткә. 700 сумлык товар җыйдым. Ишек төбенә тезелеп куелган карбызларга күзем төште.
– Үлчәп бирегез әле, – дим сатучыга. Кибетнең хуҗабикәсе үзе товар артыннан киткәндә, урынына бер яшь кызны калдыра иде.
Сайлап алдым бер карбыз, 10 килолы булды ул.
– Ничә сумнан?
–  55, – ди кыз күзен дә йоммыйча.
Әле бер атна элек кенә 25 сумнан сатып алган идек. Шул арада арткан микән, дип уйлап, яхшысынмыйча, сумкама салып куйган карбызымны кире куймадым. 550 сумымны чыгарып салдым.
Бу хәлгә дүрт көн үтте, янә йомышым төшеп, кибеткә сугылырга булдым. Бу юлы хуҗабикә үзе иде. Теге карбыз турында тәки эчемдә корт кимереп тора бит.
– Берничә көн элек карбыз алдым, теге яшь кыз иде. 55 сумнан сатты, әллә соң бәясе арттымы? – дим.
– Юк инде, шул 25 сумнан, – диюдән узмады хуҗабикә. Сатучының ялгышуы, әллә алдашуы өчен гафу үтенер дип көттем бит, югыйсә. Артык алган акчаны кире кайтарыр дип өметләнгән идем. Гарләнеп, кибетчеләр өчен үзем оялып, кайтып киттем ул көнне.
...Күңелем белән әйткәләшә-әйткәләшә кайта торган мәлем. Ишегалдында күрше әбиләр утыра, шуларга эчемдәгесен сөйләп бирдем. Шаккатып тыңладылар. Кибет хуҗасына ирештергәннәр бит сүзләремне. Икенче көнне шалтырата бу, авыл буйлап сүзе таралмасын дип борчыла торгандыр инде.
– Апа, вакытыгыз булганда, кибеткә кереп чыгыгыз әле.
Гөмбәдән кайтышым иде. Кердем.
– Ни бит, апа, яшь бит әле, ялгышкандыр инде, сорашкан идем: “Я эту тетю вообще не помню”, – диде. Була торган хәл инде, – дип миңа 250 сумымны сузды бу.
Сүзсез калдым, соң, икенче килүемдә бирергә ярамый идемени соң? 10 мең пенсия алып яшәгән авыл кешесенә ул 250 сум һич тә артык түгел. Гафу сүзләре дә юк. Кызарып, сүзсез генә чыгып киттем. Үзем дә элек кибеттә эшләгән кеше. Бер тиен өчен куркып тора идек бит. Ә хәзер яшьләр күзгә карап алдаша, кайда сезнең намус, вөҗданыгыз? Шул пенсионерларны алдалап алган акчага рәхәт күрерсез димени?
Әлкидән укучыгыз дип белерсез.

“Хәрәмләшүче урыны – тәмугта”
Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин алдашу турында фикерен сорашкач шулай диде.
–  Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) бер хәдисендә бер хәл тасвирлана. Пәйгамбәребез (с.г.с.) базарда сату итүче бер сәүдәгәр янына килгән. Нидәндер шикләнеп кулын бодай тулы капчыкка тыгып караган да, аның өсте генә коры, асты юеш икәнлегенә инанган. Ягьни капчыкның авырлыгын арттырып күрсәтү өчен сәүдәгәр махсус чи бодай саткан, ягъни хәрәмләшкән. Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең сәхәбәләренә әйтеп калдыра, кем алдалый, шул бездән булмас, ди. Тагын бер хәдисендә, җәннәткә кермәүчеләр арасында минем товарым яхшы дип алдалап сатучы, табыш артыннан куучы сәүдәгәрләр торачак, ди.
Ислам диненең төп максаты – кешеләр тыныч һәм бәхетле булсыннар өчен барлык шартларны тудыру, алдашу, хәрәмләшүләрдән читләшү, аны кире кагу.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай ди: “Башкалардан үрнәк алучы кеше – бәхетле (акыллы) кеше. Бәхетсез (акылсыз) кеше – үзенең начар хәле белән башкаларга сабак бирүче кеше”. Акылы булган мөселман яхшы кешеләрдән үрнәк ала һәм үз тормышында кулланырга тырыша. Шулай ук акыллы мөселман башка кешенең начар гамәленнән сабак ала һәм үзен андыйдан сакларга тырыша. Начар кешеләрнең тискәре гамәлләре нәтиҗәләреннән ул үзен саклый. Башкача әйткәндә, акылы булган мөселман үрнәкне һәм сабакларны башка кешеләрдән ала. Акылсыз һәм бәхетсез кеше барлык начар гамәлләрне үзе кыла, ә соңыннан, тискәре нәтиҗәләрен күргәч, кайгыга бата. Аның күңеленнән тынычлык кача, гаиләсе, мал-мөлкәте таркала. Шул рәвешле ул башкалар өчен сабак булып тора. Бары тик дин  юлы белән генә тормыштан сабаклар алып була. Йөрәгендә иман булган кеше үрнәк һәм сабак алудан бәхет таба. Йөрәкләре иман тулы кешеләр сабый бала гамәлләреннән дә үрнәк һәм сабак ала, – дип фикерен җиткерде Нурулла хәзрәт.       

«Сатып алучы уяу булсын»
Кызганыч, мондый очраклар белән көн дә очрашырга туры килә. Моңа һәрчак әзер булырга кирәк.
Кибетләрдә иң киң таралган алдалау очраклары турында “Шәһри Казан”ның даими киңәшчесе – юрист Марат Гайнуллин сөйләде.
– Сәүдә итүчеләр үз өсләрендә никадәр зур җаваплылык булуын тулысынча аңлап бетерми, әллә соң аңларга теләмиләрме. Күпчелек очракта моны сатучының клиентлар хисабына баерга теләве белән аңлатырга мөмкин. Хәтта кайчак моның ахыры суд белән тәмамлана, – диде ул безгә.

Аның сүзләренчә, товар астында бер бәя күрсәтелгән, ә аны икенче, ягъни кыйммәтрәккә сату очраклары еш кабатлана.
– Мондый хәл булмасын өчен кассалардан һәрвакыт чекларны алырга, шунда ук карарга кирәк. Сатып алучының бер-ике тапкыр чек караганын күрсә, сатучы башка болай эшләмәячәк, – дип киңәш бирде Марат Гайнуллин. –  Берәр проблемалы хәл килеп туган очракта, кассир янына барырга, администраторны, яки кибет хуҗасын чакыртырга кирәк. Барысын да аңлатып бирегез. Болай эшләүчеләр бик күп очракта акчасын кире кайтарып алуга ирешә, чөнки беркемгә дә эшне зурга җибәрү кирәк түгел.

Хокук белгече фикеренчә, әлегә күпләрдә уяулык юк, үз хокукларын белми. Күбесе 5-10 сум өчен генә тавышланып та йөрми. Алда әйтелгән очракта да бит, аңлавымча, апаның авыл сәүдәгәре белән мөнәсәбәтен бозасы килмәгән.
– Товар алганда иң беренче чиратта, аның гамәлдәге срогын карарга кирәк. Техника икән, ватыла-нитә калса, гарантия срогы бармы дип сорагыз. Боларның барысын да төпченеп, кыенсынмыйча сорашыгыз, бу сезнең, кулланучы буларак хокукыгыз. Сезне беркем дә төпченгән өчен куып чыгармаячак. Сатып алучылар үзләре уяу, сак булсыннар, закон бозу фактлары булса Роспотребнадзор бүлекләренә мөрәҗәгать итсеннәр иде, – ди юрист.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading