16+

 Алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең 13 проценты хатын -кызлар

 Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров “Суд приставлары-балаларга” Бөтенроссия мәгълүмат акциясе йомгаклары белән таныштырды.

 Алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең 13 проценты хатын -кызлар

 Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров “Суд приставлары-балаларга” Бөтенроссия мәгълүмат акциясе йомгаклары белән таныштырды.

Приставлар тотса якаңнан

Алимент түләттерү максатында, суд приставларында 26 мең башкарма эш теркәлгән булган, шуның 5,5 меңе быел кергән. 
—  Бурычлылардан быел 239 миллион сум алимент түләттерелде. 23 майдан 1 июньгә кадәр дәвам иткән “Суд приставлары-балаларга” акциясе барышында 17 миллион сум акча балаларга барып ирештерелде. Алимент түләүдән читләшеп йөргән 1100 кешегә административ беркетмә тутырылды. 4 мең кеше алимент түләүдән катгый рәвештә баш тарта, алимент түләмәүче 500 гә якын кешегә җинаять эше кузгатылды. Хәзер 20 мең башкарма эш буенча чаралар гамәлгә ашырыла,- диде Әнвәр Закиров.

 Милеккә, аеруча, машинага арест салу бурычлыларны нык “айнытып” җибәрә икән.

— Бер миллион сум күләмендә алимент бурычы тупланган бер ирнең Чистайга кайтканлыгы турында хәбәр керде. Якшәмбе көне булса да, суд приставлары әлеге качып йөргән кешене табып, машинасын мәҗбүри рәвештә штраф мәйданчыгына куйды. Теге иптәш алиментларын түли башлады, чөнки машинасын штраф мәйданчыгыннан ала алмый,- дип сөйләде видеоэлемтә аша суд приставларының Чистай шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәнис Мөхәмәдиев.

Түбәнлеккә төшкән “аналар”

 Татарстанда алимент түләүләреннән читләшеп йөрүчеләрнең 13 проценты хатын-кызлар. 
— Сәрхүшкә әверелеп ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар болар. Аларның балалары да инде социаль учреждениеләрдә тәрбияләнә,-дип күңелне тетрәндерде Әнвәр Закиров.

27 хатын-кыз алимент түләмәгәне өчен административ җавапка тартылган. Сәрхүш хатын-кызны штраф белән генә акылга китереп булмый, минемчә. Аракыга ябышып, сабыйларының язмышын җимерүен күңеленең бер почмагында исән калган ана җаны белән аңласын иде икән ул. 

 Бер кулда “чыбыркы”

 Суд приставлары гел административ чара күрү белән генә шөгыльләнми, ә социаль теләктәшлек тә күрсәтә. 
Кайбер кешеләр алиментларын вакытында түли алмый. Андыйларның хәленә керәбез, эшкә урнаштыруда булышабыз, түләүләрне кичектереп тору да кулланыла. Алиментчыга хезмәт хакының минималь күләме калдырыла,- диде Әнвәр Закиров.

Татарстан буенча суд приставлары идарәсе һәр айның беренче җомгасында “туры элемтә” аша кабул итү оештыра. Киләсесе 1 июльдә булачак. Сорауларны 8 (843) 514-92-20; 8 (843) 514-92-21 телефоннары аша җиткерергә мөмкин. Узган “туры элемтә”дә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашкан.

 Бурычлы көн күрмәс

— Суд приставлары бурычлы кешеләргә төнлә телефоннан шалтыратырга хокуклымы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Административ эш кузгатылганлыгы турында телефоннан да искәртү ясала. Бу, фәкать, эш сәгатьләре вакытында гына башкарыла. Суд приставларының һәм шулай ук коллекторларның да бурычлы кешеләргә төннәрен телефоннан шалтыратып, бурыч түләргә кисәтү ясарга хокуклары юк,- дип җавап бирде Әнвәр Закиров.-Татарстанда алимент һәм башка түләү бурычлары булган 523 кешегә чит илгә чыгу чикләнгән. Җан тынычлыгы, бала хакы өчен бурычларны вакытында түләп бару кирәк. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading