16+

Алмаз Хисаметдинов: “Ветеринария хезмәткәрләре республика иминлеге өчен зур эш башкара”

31 августта ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге көн уңаеннан алар бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә җыелды.

Алмаз Хисаметдинов: “Ветеринария хезмәткәрләре республика иминлеге өчен зур эш башкара”

31 августта ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге көн уңаеннан алар бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә җыелды.

Тантаналы чарада катнашкан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп узганча, ветеринария агросәнәгать тармагының киңкырлы эшчәнлек төре. Ветеринария табиблары республикадагы эпизоотик вазгыятьне саклау һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертә.

– Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Республиканың киләчәген кайгыртып башкарган хезмәтләрегездә зур уңышлар юлдаш булсын. Профессиональлегегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, – диде ул залдагыларга. Чыгышы ахырында ул бертөркем хезмәткәрләргә, фидакарь хезмәтләре өчен, диплом һәм грамотлар тапшырды.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та, хезмәттәшләрен бәйрәмнәре белән котлап, ветеринария хезмәткәрләренең республика иминлеге өчен зур эш башкаруларын ассызыклап үтте.

Кукмара районының "Рассвет" агрофирмасы баш ветеринария табибы Рәсүл Нәҗметдинов, Балтач районының "Яңа тормыш" АҖ баш ветеринария табибы Искәндәр Батыршин, «Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесенең ветеринар табибы Гөлсинә Низамиева,Түбән Кама шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринар-санитар эксперты Зөлфия Шакирова,   Татарстанның "Республика ветеринария лабораториясе" дәүләт бюджет учреждениесе эпизоотик отряды ветеринар табибы Рафат Хәмзин, Тукай районы ветеринария берләшмәсенең Иске Абдул участогы мөдире Рафис БикмөхәммәтовТатарстанның атказанган мал табибы исеменә лаек булдылар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading