16+

Ана капиталы өчен тудырылган баланы кем карый?

Сезнең берәр кайчан уйлаганыгыз булдымы, бүгенге әти-әниләргә балалары тормыш яме түгел, ә ниндидер өстәмә эш кебек кабул ителә кебек. Язманы ахырына кадәр укыгыз, югыйсә мондый фикер өчен сүгә башлавыгыз ихтимал. Бу хакта “Именно Шулай” дигән телеграм-каналда да яздым, кызык дип тапсагыз, кереп карагыз. 

Ана капиталы өчен тудырылган баланы кем карый?

Сезнең берәр кайчан уйлаганыгыз булдымы, бүгенге әти-әниләргә балалары тормыш яме түгел, ә ниндидер өстәмә эш кебек кабул ителә кебек. Язманы ахырына кадәр укыгыз, югыйсә мондый фикер өчен сүгә башлавыгыз ихтимал. Бу хакта “Именно Шулай” дигән телеграм-каналда да яздым, кызык дип тапсагыз, кереп карагыз. 

Балалар бакчасында шундый аяныч картина белән очрашабыз: әти яисә әни кеше сабыен алып килә дә, тиз генә ычкыну ягын карый, шул вакытта малаена яисә кызына бернинди дә игътибар бирми. Алар өчен аны тәрбиячегә тапшырып, үзенең тормышында яшәвен дәвам итү мөһим. Мин аңлыйм, кемдер каршы килер, янәсе, хәзер дөньясы шундый, гел хәрәкәттә булырга кирәк, бөтен кеше дә эшли, шуңа күрә дә иртән ашыгалар. Бәлки шулайдыр, әмма ата-аналарның йөзләренә һәм кыламышларына карыйм да, балалары кирәк түгел икәнен чамалыйм.

Ә ни өчен мондый хәл килеп чыга соң? Чөнки әниләре аларны акча өчен, безнең очракта, ана капиталы өчен табалар. Кемдер шуның аркасында ипотекасын яба, икенчеләре яңа машина ала, өченчесе үзенең бүгенге халәтен яхшырта. Кыскасы, аерым бер халык өчен баланың тууы материаль байлык яисә нинди дә булса проблеманы хәл итү инструменты булып тора. Ә аны әле үстереп, аннан кеше ясарга кирәклеген аңламыйлар. Менә хәзер бакчага йөртәләр инде, шул ук вакытта миссия үтәлгән, акча алынган дигән фикер белән яшиләр. 

Мин барысы да шундый димим, әмма андыйлар бар. Аннары баланы тәрбиялибез дигән сылтау белән яңа чыганак эзли башлыйлар, әйтик, әти-әни ниндидер социаль түләүләргә, пособие һәм субсидияләргә дәгъва белдерә башлый. Акчасы беткән була бит, ә сабый әле үсеп җитмәгән, шунлыктан төрлечә кыланалар. Ни өчен шндый хәл килеп туа? Ата-аналар балалары туганнан соң аларны яңадан да карап торырга исәпләмәгәннәр, үзләреннән торган нәрсәне эшләгәннәр, ана капиталы инде кулланылган. Бәлки мин ялгышамдыр, ялгышасым килә, әмма чынбарлыгы шундый. 

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading