16+

Ана капиталыннан бала караучыга да өлеш тиешме?

Ана капиталын балага белем бирүгә юнәлтергә мөмкин икәнен беләбез.  Әмма белем бирү дигәне, ул югары уку йорты өчен түләү генә түгел.

Ана капиталыннан бала караучыга да өлеш тиешме?

Ана капиталын балага белем бирүгә юнәлтергә мөмкин икәнен беләбез.  Әмма белем бирү дигәне, ул югары уку йорты өчен түләү генә түгел.

Әйтик, ата-аналар шушы акчаны чит телләр өйрәнү яки машина йөртү курсларына тота ала. Шулай ук ана капиталы ярдәмендә бала караучы, шәхси балалар бакчасы, үсеш түгәрәкләренә дә түләргә мөмкин.

Мөһим шарт: белем бирү оешмасы Россиядә урнашкан һәм белем бирү эшчәнлегенә лицензиягә ия булырга тиеш.    
Акчаны теләсә кайсы балаңны укытуга тотарга мөмкин. Үз балаңмы бу, тәрбиягә алынган баламы – аерма юк. Сертификат сабыйны теркәгәннән соң 15 көннән “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетта барлыкка киләчәк. Әмма акчаны балага 3 яшь тулганнан соң гына кулланырга мөмкин. Искәрмә булып ясле яки балалар бакчасы гына тора.

Бу хезмәттән ничек файдаланырга?
Ана капиталын баланы укытуга тотарга телисез икән, дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ яки социаль фонд аша гариза бирергә кирәк. Әгәр дә гариза хупланса, акчаны турыдан-туры уку йорты исәбенә күчерәчәкләр.

Гүзәл Насыйбуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading