Күченгәндә, бер генә документ та югалырга тиеш түгел
Татарстан Дәүләт архивы Казанга якын урнашкан Столбище бистәсенә күченә. Бу хәбәргә архив эшенә якын торган кешеләр битараф кала алмас, мөгаен. Беренчедән, шәһәр үзәгендә моңарчы кул сузымында булган күп кенә фондларда эшләү, ияләшкән мөрәҗәгать итү урыннарында үзгәрешләр көтеләчәк.
Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, архив күченә, әмма Казанда да кайбер уку заллары элеккеге режимда эшләячәк. Аңлашыла, моңарчы Себер тракты, 8 март, Кремль урамнарында урнашкан, шулай ук Декабристлар урамындагы корпусларда саклау урыннары белән хәлләр мактанырлык түгел иде.
Аларда саклау урыннары 120-150 процентка тулыланган булган. Никадәр яңартылса, төзекләндерү эшләре башкарылса, хәтта яңа корпуслар төзелсә дә, бөтен шартларына туры китереп, тиешенчә яхшырту мөмкин эш булмый. Столбище бистәсендә яңа архив шәһәрчегенә башта Росреестрның Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән тупланган кәгазьләре сакланырга тиеш булган, тик алар документларны Казанга күчерүдән баш тарталар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге бинаны Дәүләт архивына тапшырырга карар кыла. Шулай итеп, админстратив 2 катлы бинадан тыш, 6 катлы саклау фондлары урнашкан йортка күченү эшләре башланып киткән.
– Яңа бинаның мәйданы – 23,6 мең квадрат метр, элеккеге хәлдә Дәүләт архивының бөтен мәйданы 16 мең квадрат метрны тәшкил итә иде. Яңа биналар бөтен тиешле таләпләр буенча төзелде. Анда заманча янгын сүндерү системасы, бүлмәләрне җилләтү, тиешле дымлылыкны саклау системасы булдырылган. Хәзер барлык документларны тиешенчә тутырып, тартмаларны кләймәләп ябыштырып ташый башладык. Бөтен архив фондын күчерү өчен 34 көн вакыт кирәк булачак. Моның өчен көн саен 4 фураны 80 якын йөкче тутырачак. Яңа архив шәһәрчегендә стеллажлар урнаштыру, барлык документларны кабул итеп һәм куеп бару өчен эш алып барыла. Бер генә документ та югалырга тиеш түгел. Бөтен эшчеләр белән махсус килешүләр төзелде, – дип сөйли баш архивчы Гөлнара Гадрахманова.
Яңа архив шәһәрендә документларны укып-эшкәртү үзәге, генеология үзәге, документларны цифрлаштыру үзәге, “Гасырлар авазы–Эхо веков” журналы редакциясе, күргәзмәләр һәм уку залы, ашау урыны булачак. Биредә эшләячәк белгечләрне вахта автобуслары йөртәчәк. Ә техник хезмәткәрләрне Столбище бистәсеннән җыярга мөмкин булачак. Бистәгә якын яшәүчеләр шулай ук кабат шушы юнәлештә укып, архивка эшкә килә алачак.
Бер үк вакытта, Министрлар Кабинетыныда үткәрелгән брифингта әйтелгәнчә, 8 март урамындагы уку залы элеккеге режимда эшләвен дәвам итәчәк. Фондлардан кирәкле материаллар уку залына китереләчәк. Билгеле булганча, республикада бердәм архив мәгълүматлаштыру системасы эше җайга салынган. Анда җибәрелгән сорауны шунда ук күреп алып, архивка килүчегә вактында ярдәм күрсәтеләчәк. Белгечләр әйтүенчә, кайбер мәсьәләләрне муниципаль район архивлары ярдәмендә дә хәл итеп булачак. Моның өчен Столбищега килеп йөрүнең әһәмияте булмаячак.
Бүгенге көндә кызыксындыру уяткан күп документлар цифрлаштырылган. Аларны уку залларына килеп бушлай карап та өйрәнеп булачак. Ә өйдә алып укырга теләүчеләр өчен түләп уку тәртибе кертелгән. Акча күчерелгәннән соң, сез карарга теләгән документлар дәүләт хезмәте порталындагы шәхси битегезгә җибәреләчәк. Күбрәк кешеләрне нәсел, авыл тарихын өйрәнгәндә ревизия әкиятләре, метрикә кенәгәләре кызыксындыра икән. Партия язулары, комсомол кәгазьләре – иң аз кулланылган документлар исәбендә. Дәүләт архивларында, гомумән, 6 миллионнан артык документ саклана. Арада уникаль язмалар да бар.
Татарстан дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков әйтүенчә, архив – ул саклау урыны гына түгел. Ул тере организм кебек. Документларны саклауның да, аларны куллануның да мөмкинлекләре төрле.
Бу уңайдан ул архивтагы кайбер әзерләнүче проектларга да тукталды. Әйтик, барыбызны да кызыксындырган “Ядкәр” проекты. Берничә елдан дәүләт архивы порталында һәркем үзенең нәсел агачын үзе төзи алачак. Әлегә бөтен республикадагы шәҗәрә агачына, нәсел-авылларны эзләү тарихына бәйле барлык документларны программага урнаштыру эше алып барыла. Якын өч елда ул ачык кулланылышта булачак. Шулай ук документларның сакланышы, фотосурәтләрне тану, кулъязма текстларны мәгънәви яктан уку һәм тәрҗемә итү буенча да зур эшләр алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар