16+

Авылда яшәр идегезме?

Укучыларыбыз бу хакта ни уйлый икән? Сүз аларга.

Авылда яшәр идегезме?

Укучыларыбыз бу хакта ни уйлый икән? Сүз аларга.

Сергей Семеркин,
журналист:

– Казанда туып-үстем, шунлыктан каядыр күченү турында уйлаган да юк. Акча яклары мөмкинлек бирсә, шәһәр читендәге бистәдә өй төзер идем, әлбәттә. Әлеге бистәгә юллар кергән булуы да шарт, юл бөкеләре дә күзәтелмәсен иде. Килгәндә яки кайтканда бөкедә вакыт әрәм итәсе килми. Өй янында мунча, теплица төзер идем. Этләрне һәм мәчеләрне яратам, авыл өендә аларга да урын табылыр иде.

Мөршидә Кыямова,
әдәби хезмәткәр:

– Авылга төпләнеп яшәргә күченергә ниятем юк, ләкин үз йортың булып торса, начар түгел. Пенсия­гә чыккач, авылга яшәргә кайтыр­га исәп бар. Шәһәр тормышына бер ияләшкән халыкны авылга кире кайтару – кыенрак мәсьәлә. Авылларда агропредприятиеләр, заводларның филиаллары оештырылсын иде. Эш урыннары булганда, яшьләр дәррәү шәһәрләргә кузгалмас иде. Авылда яшәп, шәһәргә эшкә йөрүчеләр дә шактый.

Радмир Әхияров,
рәссам:

– Бүген үк кайтып китә алыр идем. Һөнәрем электрон технология­ләр белән бәйле. Компьютер һәм интернет челтәре генә кирәк, авылда да рәхәтләнеп эш башкарырга була. Ләкин бөтен кеше дә компьютерчы түгел бит. Берничә авыл халкын эшле итәрлек предприятиеләр, яшь гаиләләр яки күченеп кайткан кешеләр яшәр өчен аренда йортлары төзергә кирәк. Шушындый шартлар тудырылса, халык авылга кайту турында уйланыр иде.

Евгения Ефремова,
студент:

– Мин – шәһәр кызы, шәһәрне яратам. Авылга кайтырга җыенмыйм, анда яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. Яраткан кешем: «Әйдә авылга яшәргә күченәбез», – дип тәкъдим ясаса, кистереп кенә әйтерлек җавабым да юк икән әле. Үзем сөйлим, үзем уйлыйм: яраткан кешем белән авылга кайтып китә алыр идем, ахрысы. Авылда тормыш-көнкүреш шартларын яшьләрне кызыктырырлык дәрәҗәгә күтәрү кирәк.

Михаил Гадоев,
студент:

– Казанда инженер белгечлегенә укыйм. Татарстан башкаласы бик тарихи һәм матур шәһәр икән. Биредә халык шулкадәр дус-тату. Милләтләр дуслыгы саклансын. Авылга яшәргә кайту турында әлегә уйланганым юк. Башта укуны тәмамларга кирәк. Сайлап алу шарты куелса, Казанны сайлар идем. Казанда хезмәт һәм һөнәри яктан үсеш өчен мөмкинлекләр зур.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading