16+

Ай саен 320 кешегә бушлай азык-төлек җыелмасы таратылган

“Ярдәм-Помощь” хәйрия фондының 2021 елгы эшчәнлеге белән фондның тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова таныштырды.

Ай саен 320 кешегә бушлай азык-төлек җыелмасы таратылган

“Ярдәм-Помощь” хәйрия фондының 2021 елгы эшчәнлеге белән фондның тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова таныштырды.

– Узып бара торган ел барыбыз өчен дә гади булмады. Пандемия белән бәйле авырлыкларга карамастан, куйган бурычларыбызны үти алдык. Безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше – күрмәүчеләр өчен социаль тернәкләндерү. Безнең “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты ике тапкыр Россия Президенты грантына лаек булды. Беренче елны проект 2018 елның иң яхшы 100 проекты арасына керде. Узган ел ул тагын бер тапкыр грантка ия булды. Әлеге курслар күрмәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, медицина, психологик ярдәм күрсәтүне үз эченә ала. Аны киләсе елга да дәвам итәчәкбез, – диде ул журналистларга.

Быел хәйрия фонды “Күңел күзе белән укыйм Коръәнне” дигән акция дә башлап җибәрде. Күзләре күрмәүчеләргә 100 комплект Коръән тапшырылган. Комплект Луи Брайль шрифты белән басылган алты томлык Коръәннән гыйбарәт.     

Фондның игътибарга лаек тагын бер акциясе – “Тормыш юлы”. Пандемия чорында старт алган бу акция барышында мөмкинлеге чикләнгәннәргә, күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәгеләргә бушлай ризыклар таратыла. Һәр 15 ай дәвамында ай саен 320 кешегә азык-төлек җыелмасы таратылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading