16+

Аяксыз булу өметсезлеккә бирелү түгел әле ул

Юл һәлакәтендә бер аяксыз калган Илнур Ханнанов турында газетабызның узган саннарында язган идек.

Аяксыз булу өметсезлеккә бирелү түгел әле ул

Юл һәлакәтендә бер аяксыз калган Илнур Ханнанов турында газетабызның узган саннарында язган идек.

Егет, мотоциклда барганда юл һәлакәтенә очрап, бер аягын югалткан. Хәзер заманча протезлар ярдәмендә хәрәкәтләнә. Физик як- тан мөмкинлекләре чикле булса да, Илнур үзен башкалардан ким хис итми. «Егылсам, мине күтәрегез дип көтеп ятмыйм, тырмашып булса да, үзем аякка басарга тырышам», – дигән иде ул әңгәмәсендә. Чынлап та, аяксыз килеш тә тулы тормыш белән яшәргә мөмкин булуны күп тапкырлар раслады егет

Протез аягы белән, йорт түбәсен дә япкан, эшкә урнашкан. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылган «Автобабай» бәйгесендә дә беренчелекне бирми. Кыш көне Әлмәттәге 1 мең километр биеклектәге «Ян» тавыннан бер аякта сноубордта шуып, барысын да шаккатырган иде. Хәзер менә Илнурның гамәлләренә тагын сокланмый мөмкин түгел. Гаиләсе белән экологияне кай- гырта ул. Агачлар утырта, үз аллеясен дә булдырган. Ханнановлар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Азаматка – 8, Азалиягә 12 яшь.

«Табигатьне ярату миңа кечкенәдән сеңгән. Әти-әниләр белән алмагачлар утырта идек, гел өмәләрдә катнаштык. Мин дә үз балаларыма экологияне сакларга өйрәтәм»,– ди Илнур. Әтисе белән агачлар утыртканын бүген дә хәтерли әле ул. Ул үсентеләр инде Илнурдан да биегрәк булып үсеп киткән. Шулар яныннан узып киткән саен, егет яшьлеген, балачагын исенә төшерә. Балаларына да бу агачларның тарихын сөйли. «Тормышта изге гамәлләр кылырга тырышырга кирәк. Кәнфит кәгазен җиргә атсаң, еллар буе череми зыян чыгарып ята. Син ул кәгазьне күргән саен үзеңнең дөрес эшләмәгәнеңне белеп борчылачаксың, ә менә агач утыртсаң, еллар дәвамында аның киң ябалдашларын, үскәнен күреп сөенеп кенә торасың», – ди Илнур.

Ханнановлар гаиләсе экологияне саклауга багышланган төрле бәйгеләрдә, акцияләрдә актив катнаша. Гел беренче урыннар яулыйлар. «Балалар белән ел саен макулатура тапшырабыз. Аның урынына безгә үсентеләр бирәләр. Үзебезнең бакчада алмагачлар, эрбет агачлары да утырттык. Минзәлә елгасы янындагы авылда үз аллеябызны булдырдык. Зәңгәр чыршылар да үсә биредә», – ди Илнур.

Хәзер аллеяда 60ка якын агач исәпләнә. Минзәлә елгасына балыкка төшкәч, егетне сулыкның пычрак хәлдә булуы да борчыган. Кешеләр чүпләрне тиешсез урынга ташлап, күлне чүп-чар баскан. «Балалар күлдә йөзеп йөргән калдыкларны күреп миннән: «Кем мондый әшәкелек эшләде?»– дип
сорый. Минем йөрәк таштай ката. Ни дип әйтергә дә белмим. Үзизоляция режимы вакытында кемгә мөрәҗәгать итәргә, кая шикаять юлларга да белмәдем. Кыскасы, тоттык да, чүп-чарны үзебез җыештырырга булдык. Дүрт көн чистарттык күлне. Хатыным, балаларым да булышты. Хәзер биредә рәхәтләнеп ял итәргә була. Тиздән Илнур тагын ике эко- проектны тормышка ашырырга җыена. Аның авылдагы иске күперне төзекләндерәсе килә. Икенче хыялы – кое казыту. «Авылда ике кое бар иде безнең. Ул тора-тора таушалды, җимерелә башлады. Коеларны күмәргә кушмыйлар бит. Шуңа уйладык та, бу урында яңа кое казырга булдык», – ди Илнур. Егетнең кулыннан килмәгән эше юк, агачтан да төрле әйберләр ясый ул, тимердән ниләр генә коймый. Тормышны яратучы, тырыш бу егет- кә саваплы гамәлләре өчен Аллаһы сәламәтлек бирсен иде

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading