31 май – эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр барлыкка килү көне иде.
Бала һәм җинаять сүзләре тиңдәш түгел. Беренчесенең күңеле чиста, саф, гөнаһсыз булса, икенчесе зур кара шәүләгә тиң.
Әмма кайбер очракларда ни өчен соң бу ике сүз бергә кулланыла. Яшь буынның күңелләрне тетрәндерә торган юлларга басу сәбәпләре нидән килә, ни өчен без моны туктата алмыйбыз соң? Татарстан Эчке эшләр министрлыгы “Савиново” полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Алсу ТУХТАЕВА әйтүенчә, биредә һәр очракны да шәхси күзлектән алып карарга кирәк.
– Күбесенчә мондый хәлләр тормышын шактый кыенлыклар белән очын-очка ялгап барган гаиләләрдә күзәтелә. Шул ук вакытта имин, җитеш хәлле гаиләләрне дә куркыныч, салкын җилләр читләтеп үтми калмый. Бер карасаң, биредә тәрбияләнүче балаларның бар нәрсәләре бар, канәгать кебек. Тик көне-төне эш, акча табу белән мәшгуль булган ата-ананың игътибары җитешмәве сабыйларны тайгак юлга кертеп җибәрә. Шуның белән бергә, мәктәп, урамдагы ишләренә үз-үзләрен, ягьни мин-минлекләрен күрсәтә, аларның алдында өстенрәк булу һәм калышмау фикере белән тәүге ялгыш адымнар да ясала.
Әмма турыдан-туры тәрбияләү, аң-белем бирү белән шөгыльләнәсе урында кыек юлга этәрүче, шуңа өйрәтүче әти-әниләр дә юк түгел. Әйтик, 13 яшьлек Катяны (исеме үзгәртелгән) туры куллы булмаган әтисе (моңарчы берничә тапкыр кулда булган) һәрчак үзе белән җинаять кылуга алып йөргән. Үсмергә ничек фатирга үтеп керү юлларын, ишекне ачу ысулларын өйрәткән. Кыз бала әнисе өчен чын бәлагә әйләнгән, укуы, тәртибе буенча да аны мәктәпкә күпме чакыртканнар. Чарасызлыктан ул безгә килеп елый иде, әни кеше тәртипле, эчми-тартмый, әмма шул әтиләре әлеге гаиләне түбәнлеккә тартып торган. Катя балачагыннан ук бездә исәптә тора, фатирларталап йөргән ул. Моны күңел ачу өчен эшли. Катяны без, балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия, тикшерү органнары белән берлектә, Башкортстандагы Ишембай шәһәрендәге ябык типтагы махсус учреждениегә урнаштырдык. Биредә ул һөнәри училищеда белем алган. Өч ел үткәч, кыз кире әйләнеп кайтты. Аның белән очраклы гына күрештек, бу хәлләрдән соң биш ел үткән иде. Кияүгә чыккан, тормышы җайланган, баласы бар икән. Менә шунда ул миңа: "Туры юлга кертеп җибәрүегез өчен рәхмәт”, – диде.
– Балалар бәлән әңгәмә коруы, аларның ышанычын яулап алуы нык кыен бит...
– Нинди генә җинаять кылынса да, бары тик балаларны гына гаепләргә кирәкми. Алар җәмгыятебездә яши, бар нәрсә дә аларның күз алдында, һәр нәрсәгә сизгер, күзәтүчән алар. Кабатлавымча, әти-әниләрне балаларыннан дөнья артыннан кууы аера. Дуслар, укытучыларның аңлый торганы очрап ярдәмгә килә алса, яхшы да бит. Әлбәттә, полиция тарафыннан төрле чаралар күрелә. Мәктәп укучылары белән әңгәмә корулар, аңлату, кисәтү, полициягә исәпкә бастыруның файдасы булмыйча калмый. Әгәр мондый чаралар ярдәм итә калса, баланың киләчәгендә алар күренмәячәк һәм эшкә урнашканда да бернинди каршылыклар булмаячак. Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор эшендә беренче чиратта сизгерлек, әдәплелек, баланы аңлый белү, алар өчен чын дус, кирәк чакта кырыс, таләпчән дә булу кирәк.
- Ачлы-туклы гаиләләрдә яшәгән балалар өчен йөрәк сыкрана, андый гаиләләр белән ничек эшлисез, нинди ярдәм чаралары күрәсез?
– Балаларны гаиләдән тартып алуы шундый авыр. Ике бала әнисе буларак, һәр бала өчен чын күңелдән борчылам. Бу процесста берничә тапкыр катнашырга туры килсә дә, моңа ияләшә алмыйм. Ни генә булмасын, сабыйларны эчкече әти-әниләре белән куркыныч хәлдә калдырырга ярамый. Мин бик хисчән кеше һәм барысын да йөрәгем аша үткәрәм, үз “карамагымда” булганнар өчен борчылам.
– Теге яки бу баланың кырын юлга басуы хакында белгәч тә, нинди гамәлләр кулланыла?
– Иң элек безнең игътибарга эләккән баланың яшәү рәвешен, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне өйрәнәбез, торак-көнкүреш шартларын тикшерәбез. Гадәттә, хокук тәртибе бозу, җинаять юлына эчкече, беркайда да эшләмәүче ата-аналар тәрбиясендә үсүче балалар баса. Мондый тормыш алып барган ата-аналарны тәртипкә чакырабыз, яшәү рәвешен үзгәртергә өндибез. Аннан соң материалларны туплап балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырабыз. Комиссия утырышларында мондый гаиләләргә ярдәм итү юллары, чаралары эзләнелә.
Нинди авыр характерлы егет яки кыз белән эшләргә туры килсә дә, аны аңларга, проблемаларына төшенергә, үземне аның урынына куеп карарга тырышам. Түземле булу, аның ышанычын аклау да бик мөһим. Ничек кенә булмасын, без балаларны урам йогынтысыннан, яман гадәтләрдән араларга, аларга сәләтләрен ачарга ярдәм итәргә, әйбәт кешеләр булып үсәргә булышырга тиешбез.
Шуны онытмыйк, ата-ананың бурычы баласын ашату-эчертү, киендерүдә генә түгел, аны гаиләгә, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләүдә дә.
– Баланың өйдән чыгып китү сәбәпләренә дә тукталыйк әле...
– Алар күптөрле: әйтик, әти-әнисе белән килешә алмый, алар аның өчен абруйга ия түгел. Әти-әнисе аны кимсетә, җәберли, өйдә түзеп тора алмаслык авыр шартларда яши... Биредә иң беренче чиратта мәктәп, дәвалау учреждениеләре сагаерга тиеш. Һәрдаим мәсхәрә күргән, җәберләнеп яшәгән бала бөтенләй икенче була. Игътибарлы укытучы баладагы үзгәрешләрне күреп тиешле органнарга әйтергә тиеш.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләре хезмәткәрләре шундый үсмерләр белән эшләүгә психологларны һәм социаль педагогларны җәлеп итә. Үсмерне суицидка илтеп җиткерү сәбәпләрен ачыклау максатында, инспекторлар һәм педагоглар алдына психик яктан ныгып җитмәгән, үз-үзен тота алмаган балаларны барлау һәм алар белән эзлекле эш алып бару бурычы тора. Биредә безгә укытучылар ярдәмгә килә. Укытучы балага аеруча игътибарлы булырга, балага ярдәмгә мәктәп табибларын, хакимият җитәкчелеген тартырга һәм үзе дә аның белән сөйләшеп торырга, баланы психологка, психотерапевтка, психиатрга күренергә мәҗбүр итәргә тиеш. Күңеле җәрәхәтле бала үзе белән булган куркыныч хәлләр турында беркайчан да онытмый. Алар аның күңел түренә кереп урнашкан да, тиешле бер мизгелне көтә. Йә ул әти-әнисенә, йә әйләнә-тирәдәгеләргә карата юнәлтелгән булачак. Ул читтән караганда гына тыныч сыман күренә. Биредә без тиешле белгечләргә, әйтик, психологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Белгеч безнең хаталарыбызны аңлатачак, бала белән ата-ана арасындагы каршылыкның сәбәбен, аларны чишү юлларын ачып салырга ярдәм итәчәк. Менә шул рәвешле, кайбер җинаятьләр дә кылынмый кала.
– Әлеге һөнәрне сайлап алуыгыз өчен үкенгәнегез булмадымы?
– Монда бик еш кына була торган хәвеф-хәтәр дә, кеше гомеренә куркыныч янардай мизгелләр булмаса да, инспекторларның йокысыз төннәре җитәрлек. Чөнки без яшь буынның иминлеге һәм куркынычсызлыгы өчен җавап бирәбез.
Лилия Гайнуллина.
Комментарийлар