16+

Балаларга вакыт табыйк

Телефонга береккән кешене күреп, көләсе дә, елыйсы да килә кайчак.

Балаларга вакыт табыйк

Телефонга береккән кешене күреп, көләсе дә, елыйсы да килә кайчак.

Балалар бакчасында тәрбиячеләр дә шуны күзәтә: баласын бакчага алырга килгәч, аның  көне буе ни белән шөгыльләнгәнен сорау урынына, баланың соравына да җавап кайтармыйча, әти-­әни телефоннан сөйләшә. Кайвакыт шул кадәр интернетка бәйләнәбез ки, баланың бакчага килә алмавы, теге яисә бу кирәк-яракларның онытылуы, сабыйның үзен начар хис итүе турында тәрбиячегә хәбәр итәргә дә онытабыз.


Интернет, телефоннан аз гына аерылып, балаларыбызга вакыт тапсак иде. Аларга көзге булыйк. Алар олылардан куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнсен. Балаларның сәламәтлегенә дә, куркынычсызлыгына да, киләчәгенә дә әти-әнисе йогынты ясый. Без – балаларның маяклары.

Рузилә Абдуллина,
Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading