16+

"Салон эчендә бер айлык бала үкереп елый...": балаларны машинада калдыру җинаятьме?

Балаларын машинада калдыручы ата-аналарны ничек акылга утыртырга һәм нинди катгый чаралар күрергә? Әлеге мәсьәлә һәрчак актуаль. Гадәттә, җинаять эше дә инде фаҗига булганнан соң гына кузгатыла.

"Салон эчендә бер айлык бала үкереп елый...": балаларны машинада калдыру җинаятьме?

Балаларын машинада калдыручы ата-аналарны ничек акылга утыртырга һәм нинди катгый чаралар күрергә? Әлеге мәсьәлә һәрчак актуаль. Гадәттә, җинаять эше дә инде фаҗига булганнан соң гына кузгатыла.

Автомобильләрдә балаларны йөртү үзенчәлекләренә кагылышлы юл йөрү кагыйдәләре 2017 елның 12 июленнән эшли башлады, шуннан бирле бернинди үзгәрешләр дә кертелмәде. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12.8нче пунктында “Транспорт чарасы туктап торганда, 7 яшькә кадәр балаларны машинада өлкәннәрдән башка ялгыз калдыру тыела”, – диелә анда.

Иреннән дә курыкты...
– Сәүдә үзәкләре ачылганнан соң, барчасы да кибетләргә агылды. Казан янындагы бистәдә яшибез, – дип башлады сүзен Руфинә. – Вак-төяк киемнәр алырга дип, ирем белән эре сәүдә үзәгенә килдек. Мин кереп киттем, Дима машинада калды. Ун минут вакыт үткәндер, ирем шалтырата, тавышы калтырый, тизрәк парковкага чык әле, берәр нәрсә уйлап табарбыз бергә, ди. Чаба-чаба чыктым. Күрсәм, Дима белән бер хатын чит машина янында бөтерелә. Салон эчендә бер айлык бала үкереп елый. Баксаң, хатын ачкычын машина эчендә онытып калдырып, багажниктан әйбер алырга гына чыккан икән. Менә шул санаулы вакыт эчендә килеп чыккан бу хәл. Беренче чиратта, без машина саклануын тәэмин итү, глонасс аша машинаның кайдалыгын әйтеп бирү хезмәтенә шалтыраттык. Спутник системасы аша машинаны ачтырмакчы идек, әмма юкка өметләнгәнбез. Аннары машина ишекләрен ачу хезмәтенә шалтыраттык – 15 минут эчендә килеп җитте үзләре. Хезмәтләре өчен 2-3 мең сум акча алалар. Анысы мөһим түгел, монда бит бала тормышы хәл ителә.
– Ана кеше үзен ничек тотты?
– Ниләр кичергәнен ул үзе генә беләдер, хәтта иренә шалтыратырга курыкты. Янәсе, шалтыратсам эләгәчәк. Белмим, аны гаепли алмыйм. Әмма аның урынында булсам, машина тәрәзәсенә кулыма ни эләксә, шуның белән тондырган булыр идем.

Җәза катгыймы?
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина фикеренчә, мондый очракларда ата-ана гаебен “Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган балаларны карау һәм тәрбияләү вазифаларын үтәмәү” маддәсе буенча административ җаваплылык кысаларында гына билгеләргә кирәкми. Ә Россия Җинаять кодексының “Куркынычта калдыру” һәм “Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү” маддәләре кысаларында бәяләү зарур. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең шул хактагы мөрәҗәгате Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә һәм хокук органнарына җибәрелгән.
Кызганыч, мондый хәлләр ел саен була. 2019 елда шәһәр уртасында парковкага дөрес куелмаган автомобильне, эчендә утырган бала белән бергә, штраф стоянкасына алып киткәннәр иде. Сабыйның ата-анасы кафега кереп киткән, ә бала берүзе автомобиль салонында калган. Бәхеткә, эвакуация вакытында балага бернәрсә дә булмый. Хәер, ата-аналарның банкка яки кибеткә кергәндә балаларны берүзләрен дә машинада калдыру гадәти хәлгә әйләнде, булса кирәк.

Чит илләрдә ничегрәк хәлләр?
Статистикага күз салсак, Америкада автомобильдә берүзе калып, эссе сугудан һәр ун очракта бала һәлак була икән. 15 ел эчендә 600гә якын шундый үлем очрагы теркәлгән.
Урамда температура +30 градус булганда, ябык машина салонында ул 60 һәм аннан күбрәк тә булырга мөмкин. Әгәр моңа кислород җитмәүне дә өстәсәң, инде 15 минуттан баш миендә хәл итә алмаслык үзгәрешләр башлана, ди табиблар.

Бу уңайдан, Америкада тәҗрибә ясап карарга булганнар. Биредә катнашучыларга эссе көнне машина эчендә бикләнеп калган баланың нәрсә тоюын белеп карарга тәкъдим ителгән. Әгәр дә ун минут булса да тора алсалар, һәркемгә йөз доллар түләргә вәгъдә бирелгән. Нәтиҗә билгеле: сынауларга беркем дә түзә алмаган.

Шул ук Америкада, Австралиядә яки Европада машинада баланы берүзен генә калдырсаң, штраф белән котылып кала алмассың, биредә хәтта ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү очраклары бар һәм төрмәгә утырырга да мөмкиннәр. Балалар зыян күргәнме яки юкмы икәнлеге дә мөһим түгел.
Россиядә исә фаҗига булган очракта гына җинаять эше кузгатылыр иде. Күп кенә ата-аналарга балаларны берүзләрен генә машинада калдырган өчен катгый җәза бирелсә, һәр адымнарын да уйлап эш итәрләр иде, мөгаен.

Марат ГАЙНУЛЛИН, хокук белгече:
- Әтием “ГАЗель”дә эшли иде, миңа җиде яшьләр тирәсе, рульне зурлар кебек борып карыйсы килә бит, машинаның ачкычы да шунда гына, бордым да, машина үзеннән-үзе өй янындагы сарайга кереп китмәсенме. Бәхеткә, әтинен иптәше шунда гына иде. Ул машинага йөгереп менеп, сүндерде машинаны. Әни-әнидән эләккәндер инде. Хәтерләмим. Әмма шунысын әйтәм, бәлки гомерлек сабак булгандыр, онытып җибәрү, яисә әй, биш минутка гына бит дип кибеткә кереп китү һәм баланы берүзен генә машинада калдыруны, юрист буларак, җинаять дип атыйм. Биредә Россия Җинаять кодексының 125нче  маддәсе (“Куркынычта калдыру”) эшкә җигелергә мөмкин. Алай гына да түгел, әлеге гаиләне опека һәм попечительлек органы да контрольгә алачак.

Айгөл ФӘЙЗРАХМАНОВА, хуҗабикә:
– Ике кечкенә балам бар: берсенә – 2 яшь, икенчесенә 2 ай. Дөресен әйтәм, берүзләрен генә машинада калдырганым бар, һәм ул һәрдаим килеп чыга. Чөнки ирем эштә, мин алар белән көнозын берүзем. Шул ук ягулык станциясен генә алыйк, биредә бит аларның икесен дә утыргычларыннан аласы, янәдән аларны беркетәсе. Менә шуларны уйлыйм да, калдырам.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading