16+

Балык Бистәсе белән Кама Тамагын элек «знать не знали»

Казанда 26-29 октябрьләрдә Яшьләр туристлык форумы була.

Балык Бистәсе белән Кама Тамагын элек «знать не знали»

Казанда 26-29 октябрьләрдә Яшьләр туристлык форумы була.

Әлеге яңалык “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
— Татарстанда тарихи урыннар күп, туристлык тармагы үсештә. Россиядә һәм чит илләрдә республикабыз белән кызыксыну зур. “Россия яшьләре” федераль агентлыгы теләктәшлегендә үткәрелә торган форумның монысына да илебез төбәкләреннән һәм чит илләрдән 600 заявка керде. Форумда 250 кеше, шулай ук Россиядән һәм чит илләрдән 35 эксперт катнаша. Аларның һәммәсенең дә куар-кодлары бар, санитар таләпләр катгый үтәләчәк,- диде республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

“Татарстан Республикасында туристлыкны үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган җәмгыятьнең генераль директоры Дилбәр Садыкова таныштырганча, форум 4 мәйданчыкка бүленеп эшли. Болар: Татарстан районнарын таныту (трэвел-блогинг); районнардан туристлык проектларын тәкъдим итү һәм хезмәттәшләр табу; Татарстанга туристлар җәлеп итүнең яңа алымнары; TatarstanTouristPass мобиль кушымтасына кертү өчен яңа чишелешләргә хакатон. Төрле тармаклар хезмәткәрләре һәм белгечләре бергәләшеп хакатон-бәйгедә туристлык өлкәсенә кагылышлы тәкъдимнәр уйлап чыгара.
— Тукай-Кырлай, Бөек Болгар яшьләрне кызыксындырамы, әллә алар тарихка битарафмы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән татарча сорау бирдем.
Аллага шөкер, татарча сөйләшәм. Яшьләрне Арчадагы Тукай урыннары да, Болгар белән Зөя шәһәрлеге дә кызыксындыра. Заманча тәкъдимнәр дә популяр. Мәсәлән, 2-3 ел элек Балык Бистәсе белән Кама Тамагы районнары туристлык маршрутларында гомүмән юк иде. Хәзер әлеге районнарда туристлык өлкәсе үстерелә һәм нәтиҗәсе дә әйбәт,- дип татарча җавап кайтарды Дилбәр Садыкова.

Кызганыч, матбугат конференцияләрендә, кайчак, татар чиновникларының ана телендә җавап бирмәүләренә разый кылып утырырга туры килә.
 Мәскәү, Мурманск шәһәрләреннән, Алтай, Красноярск өлкәләреннән, күршеләребез Башкортстаннан, шулай ук Әзәрбайҗаннан да киләләр форумга.

— Кырым Республикасыннан булачаклармы?-дип, чираттагы соравымны юлладым.
Алар беренче форумда катнашты, монысына килә алмыйлар. Коронавирус сәбәпле, Кырымнан чыгып йөрмәскә киңәш ителгән. Татарстан белән Кырымның яшьләр оешмалары арасында, гомүмән алганда, хезмәттәшлек бар. Кырымнан кунакханә бизнесын өйрәнергә Казанга килеп киттеләр. Студентларның төзелеш отрядлары Кырымда эшләде җәйге айларда. Кырымда татарстанлыларны яраталар, чакырып торалар,- диде Алла Кондратьева.

“Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе” җитәкчесе Никита Баталов сөйләгәнчә, Яшьләр туристлык форумда татар милли мәдәниятен пропагандалауга аерым игътибар бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading