16+

Банк картасын кулланудагы төп ялгышлар

Банк карталарын машинада сакламау һәм аны төрле сайтларга бәйләмәү хәерле.

Банк картасын кулланудагы төп ялгышлар

Банк карталарын машинада сакламау һәм аны төрле сайтларга бәйләмәү хәерле.

Бу хакта Россия Банкы һәм Роскомнадзорның Үзәк банк телеграм-каналында басылган уртак тәкъдимнәрендә әйтелә, дип яза “Российская газета”

Банк картасын күзәтүсез калдырырга ярамый. Ягъни аның буенча теләсә нинди операцияләр бары тик хуҗасы катнашында гына үткәрелергә тиеш. Мәсәлән, официантларга һәм кассирларга карта белән китәргә рөхсәт итәргә ярамый, түләү өчен терминал китерүне сорарга кирәк, дип ассызыклыйлар Үзәк банкта. Намуссыз кешеләр сезнең карта мәгълүматларын күчерә яки фотога төшерә ала. 

Шулай ук онлайн-сатып алулар өчен хезмәт хакы картасын кулланырга кирәкми. Моның өчен аерым дебет картасын булдыру һәм аны интернетта түләү өчен кирәкле сумма белән тулыландыру яхшырак. Онлайн түләү вакытында тагын бер мөһим киңәш: банк карталарын сайтларга һәм сервисларга бәйләргә кирәкми. Әгәр сайт ватылса яки мәгълүматлар таралса, түләү реквизитлары мошенниклар кулында калачак ди.

Моннан тыш, мөһим документлар кебек үк, банк карталарын автомобильдә сакларга кирәкми. Бу кыйммәтле әйберләргә (магнитолага түгел) автокараклар хәзер беренче чиратта игътибар итәләр. Әлбәттә, карта белән бергә аның пин-кодлы кәгазен сакларга ярамый, өстәвенә картаның үзенә үк пин-код язу тыела. Әгәр дә банк карталары берничә булса, һәрберсенә үз пин-кодын урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта саннарның гади комбинацияләрен уйлагыз: мошенникларга "1234", "0000" яки "1111" тибындагы вариантлар сайлап алу кыен булмаячак. Шулай ук социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда карталар яки документларның фотографияләрен җибәрергә кирәкми, дип киңәш итәләр Үзәк банкта.

Ә менә банктан үз смартфоныңа хәбәр итү хезмәтен (пуш-уведомлениене) тоташтыру ярап куя: карта буенча хуҗасыннан тыш эшләнгән операцияләр турында белеп алып, аны блокларга мөмкин. Гадәттә, ул хезмәт түләүсез. Төймәле телефоннарга хәбәр смс аша килә. Өстәвенә, смартфонда куркынычсызлык өчен җайланманың блокланган экранында хәбәрнамәләрне чагылдыруны сүндерү яхшырак, диелә. Ул вакытта мошенниклар кәрәзле телефонын югалту яки урлау вакытында банктан хәбәр булганны күрмәячәкләр.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading