16+

Бер бүлмәле фатирлар кыйммәтләнде

Беренче кварталда башкалада фатир бәяләре уртача 3,5 процентка күтәрелгән. Казан күчемсез милек порталы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Март ахырында икенчел базарда торакның 1 кв метры уртача 59120 сумнан тәкъдим ителгән.

Бер бүлмәле фатирлар кыйммәтләнде

Беренче кварталда башкалада фатир бәяләре уртача 3,5 процентка күтәрелгән. Казан күчемсез милек порталы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Март ахырында икенчел базарда торакның 1 кв метры уртача 59120 сумнан тәкъдим ителгән.

Узган өч ай йомгаклары буенча, бәяләрнең сизелерлек үсеше икенчел торак базарындагы бер бүлмәле фатирларда күзәтелә. Алар уртача 4,3 процентка кыйммәтләнгән. 2014 ел башыннан бер бүлмәле фатирларның 1 кв. метры уртача 63мең сумнан тәкъдим ителгән булса, март ахырына ул 65690 сумга җиткән.
Ике бүлмәле тораклар да беркадәр кыйммәтләнгән. Ел башында аларның 1 кв метры уртача 55980 сум торса, хәзер 58115 сум, ягъни үсеш 3,8 процент тәшкил итә. Ә менә өч бүлмәле фатирларда бәяләр үзгәреше динамикасы аерыла. Икенчел базарда әлеге сегментка караган фатирлар 2,1 процентка арзанайган. Март ахырында шундый торакларның 1 кв метры уртача 56540 сум торган.
Беренче кварталда торак бәяләре үсеше башкаланың һәр районында күзәтелгән. Шулай да иң зур үсеш Идел буе районында теркәлгән. Биредә фатирлар 5,3 процентка кыйммәтләнеп, 1 кв метры 57100 сум тора. Экспертлар фикеренчә, узган ел районда торак бәяләре бик акрын үзгәргән, шуңа, быелгысы зур үсеш булып күренә. Бу чорда торак бәяләре үсеше буенча Авиатөзелеш (4,1 процентка), Совет (3,1 процент) һәм Вахитов (3 процентка) районнары да лидерлар арасында. Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнарында торак бәяләре үсеше кимрәк - 2,1-2,8 процент. Мәсәлән, башкаланың иң кыйммәтле районы саналган Вахитов районында фатирларның 1 кв метры уртача 67260 сумнан, иң арзанлы саналган Киров районында уртача 54647 сумнан тәкъдим ителә.
Яңа йортлардагы фатирларга килгәндә, аларның бәясе 3,4 процентка арткан. Бу әле беренче карашка. Төзелеп кенә килүче йортлардагы бәяләр үсеше динамикасы әзер йортлардагыдан сизелерлек аерыла. Әзер йортлардагы фатир бәяләре март ахырына 3 процентка үскән, аның 1 кв метры өчен 62670 сум сорыйлар. Ә менә төзелеп кенә килүче йортлар бу чорда 6,9 процентка кыйммәтләнгән. Аларда 1 кв метр мәйдан уртача 54030 сум тора.
Башкаланың күчемсез милек агентлыкларының берсендә риэлтор булып эшләүче Рәүф Хәмидуллин шәрехләмәсе:
- Беренче кварталда бер бүлмәле фатирларга сорауның үсүе аларның кыйммәтләнүенә китерде. Валюта курсының тотрыксызлыгы һәм банкларның лицензиясе алыну дәвам итү шартларында, кешеләр, кулдагы акчаны кая салырга, дигән уйга калды. Алар хәлдән чыгуның бердәнбер юлын бүген фатирлар сатып алуда күрә. Бер бүлмәле фатирларга сорау зур, чөнки алар арзанрак тора, сатып җибәрергә дә күпкә җиңелрәк. Ике бүлмәлеләргә дә сорау яхшы. Ә менә 3 бүлмәле фатирларга ажиотаж юк. Алар акчаны вакытлыча салып тору өчен файдалы түгел. 3 бүлмәлене сатып җибәрү кыен, шуңа күрә аны, гадәттә, яшәү өчен генә сайлыйлар. Узган өч ай нәтиҗәләреннән чыгып шуны әйтә алам: беренчел торак базарында да, икенчел базарда да сорау бер үк дәрәҗәдә. Әзер йорттан гына түгел, төзелеп ятучы йорттан да фатир сатып алырга теләүчеләр күп. Барысы да төзелеш фирмасының репутациясеннән тора. Әгәр фирма үзен намуслы итеп таныткан икән, йортка субай гына сугылган булса да, аннан фатирлар алалар. Ә менә кайбер проблемалы фирмаларга караган әзер йортлардан торак алуга клиентлар бик сак карый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading