16+

Бездә 8-9 кешенең берсе булса да 100 меңнән артык хезмәт хакы ала

Тормышлар рәтләнергә тора. 62 елдан. Гомер агышын туктатып булмый, ул үзен тоттырмый да.

Бездә 8-9 кешенең берсе булса да 100 меңнән артык хезмәт хакы ала

Тормышлар рәтләнергә тора. 62 елдан. Гомер агышын туктатып булмый, ул үзен тоттырмый да.

Без куар-кодка ия булган-булмаганнарга бүлгәләнеп, кафе ишеге төбендә, яки автобус тукталышында таптанганда, тормыш янәшәдән генә үтеп бара икән бит.
Пандемия безне шулхәтле артта калдырды, безнең буын аның элеккеге дәрәҗәгә җитүен күрә дә алмас ахры. Социаль үсеш индексы нәтиҗәләре шулайрак фаразлый.

Җир йөзендәге 163 илдә яшәгән 7 миллиард халыкның тормыш дәрәҗәсен өйрәнгәннән соң (социаль һәм экологик күрсәткечләр, медицина хезмәте күрсәтү, шәхси куркынычсызлык, белем алу дәрәҗәсе), коронавирусның кешелекне дистә елларга артта калдырганы ачыкланган. Хәерчелек, белем алу мөмкинлеге, климатның үзгәрүе белән көрәшнең уңай нәтиҗәләрен 2030 елларда күрә башларбыз дияргә дә юк – ул 62 елга кичектерелә. 2092 еллларда, барысы да ал да гөл булып бетмәсә дә, күп кенә уңай үзгәрешләр булырга тиеш икән. Киләчәк буыннарны якты киләчләк көтә дип өметләндерәләр үзләре.

Әмма безгә әле бүген яшисе. Россиядә барлык эшләүче халыкның 8,8 проценты 100 меңнән күбрәк хезмәт хакы алуы белән мактана алабыз. Аларның күпчелеге Чукоткада яши. Мондый күрсәткечелеләрнең икенче-өченче баскычында – Ямал-Ненец округы белән Магадан. Аңлашыла инде, кырыс табигый шартлар, ташламалар, өстәмә түләүләр – болар белән беркем бәхәләшми һәм күбесенең шундый шартларда яшәргә риза булып күчеп китәсе дә килми. Мәскәү белән Петербургныкылар да шулай итә, төньяк белән себер, көнчыгыш регионнарга күченмичә генә, андагы югары керемле сәнәгатьнең штаб-фатирларын үзләрендә ачып, аларның финанс үзәге булу йөкләмәләрен үз җилкәләренә ала. Бу ике башкалада табигый шартлар кырыс түгел, мәңге туң җир өстеннән йөрмиләр, ләкин бу аларга шулай ук иң күп керемлеләрнең югары баскычларын биләргә комачауламый.

Алардан соңгы баскычларда килүчеләрнең 70 проценты югары хезмәт хакы алучылары белән мактана алмый. Татарстан хезмәт хаклары рейтингында 37нче урында. Республикада ул күрсәткеч 21-43 мең сумны тәкшил итә. 10 регионда биш эшченең берсе 15 мең сумга эшли. Иң аз хезмәт хакы алучлар арасында беренчелекне Чечня белән Дагыстан бүлешә, аннан соң Төньяк Осетия килә. Кавказның биш республикасын бергә караганда, биш кешенең берсе әлеге дә баягы 15 меңгә хезмәт куя.

Мәгълүм булганча, без булмаган җирдә гел яхшы. Бигрәк тә чит илләрдә. Барып яшәп, тотып-капшап, тәмен татып карамагач андагылар шәп яшидер кебек. Хезмәт хакларын чагыштырып карасак, без 54нче урында барабыз. Бездән берничә баскыч өстә Босния һәм Герцеговина, Хорватия, Черногория тора. Нәрсә исәбенәдер керемнәре күбрәк. Безнеке шикелле керемле себерләре дә, төньяк регионнары да юк үзләренең, штаб-фатирлары да Европаның көнбатыш өлешендә. Юкка-барга да шатлана, булганына шөкер итә белеп, өлкән балалар кебек гомер кичереп ята бу европалылар. Мактанырлык нәрсәләре дә юк үзләренең, карлары да иртән явып, төшкә чаклы эреп бетә. Бездә исә 8-9 кешенең берсе булса да 100 меңнән артык хезмәт хакы ала. Безнең шундый кешеләр белән бер дәвердә, бер җирдә гомер кичерәбез дип горурланырлыгыбыз бар. 2092 елдан соң бөтенләй томырылып алга китәрбез әле, коронасы гына бетсен...

Дамир Бәдриев фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X