16+

Бүгенге уртача хезмәт хакы да күпләр өчен фантастика

Россиядә уртача хезмәт хакы 47 мең сум һәм ул бик аз дип белдергән вице-премьер Татьяна Голикова.

Бүгенге уртача хезмәт хакы да күпләр өчен фантастика

Россиядә уртача хезмәт хакы 47 мең сум һәм ул бик аз дип белдергән вице-премьер Татьяна Голикова.

Аның фикеренчә, әлеге санны уникегә тапкырлагач, бер ел эчендә алынган керемнең күләме бик аз килеп чыга. 2017 елдан бирле минималь хезмәт хакы күләмен арттыру буенча актив эш башкарыла, 2024 елга ярлылык дәрәҗәсе ике тапкырга кимергә тиеш дип тә ышандыралар. Бүгенге уртача хезмәт хакы да күпләр өчен фантастика булгач, киләчәктәгесе бөтенләй адәм ышанмаслык булыр инде.

Әлеге 47 меңгә Мәскәү белән тагын берничә регионның хезмәт хаклары  кермәсә, күрсәткечләр күпкә кими (Магаданда ул 100 меңнән артып китә,  Чукоткада - 96, Мәскәүнең үзендә – 78, ә өлкәсендә 50 мең). Узган ел эшләүче россиялеләрнең 7 проценттан чак кына күбрәге аена 100 мең керем алган, 250 меңнән арттыра алганнары – 0,7 процент. Шуларны бергә буташтырып санаганнан соң 47 мең килеп тә чыга. Быел беренче кварталда тагын кемнәр керемнәрен арттыра алгандыр, уртача хезмәт хакы хәзер 48 меңнән дә артып киткән.

Бар да яхшы булыр иде, әгәр начар булмаса. Уртача хезмәт хакы гына җәмгыятьтәге катламнарның төгәл торышын тасвирламый, андагы аермалыкның арта баруы кәгазьдәге саннардан гына күренми. Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе турында бик озак гәпләшергә була, керемнәр һәм уртача хезмәт хакларын санауның ысуллары күп, аларның һәркайсы төрле нәтиҗәләргә китереп чыгара. Стандарт булган кулланучылар җыелмасы бәяләреннән чыгып санаганда, иң бай Федераль округлар – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш. Бай шәһәрләр исемлегендә беренче – Мәскәү (анда уртача хезмәт хакына 3,83 җыелма сатып алып була), икенче – Южно-Сахалинск (3,81), өченчедә исә Салехард (3,35). “Озын берлек” табарга өметләнүчеләр  шушы шәһәрләрне исендә калдыра ала. Хәер, Мәскәү кайчан үзен оныттырганы бар әле?

Без булмаган җирдә гел яхшы булганы мәгълүм, башкаларда хәлләр ничегрәк икән соң? Уртача хезмәт хакы күләме буенча дөньяда беренче урында Швейцария тора – 6244 доллар (378 мең сум). Аерма, әлбәттә, бик зур, әмма салымнар да төрлесендә төрлечә. Икенче урында баручы Даниядә уртача хезмәт хакы 6192 доллар, шуннан 52,5 процент салымны алгач, кулга керәсе өлеш 2942 доллар (182400 сум) гына кала икән. 182 меңе белән Швейцарияне дә куып җитә алмый инде бу Дания. Ә Россия бу исемлектә 54 урында бара.

Күңелле яңалыклар да юк түгел. Өч ел эчендә уртача хезмәт хакы күләме 10 меңгә артырга тиеш. Киләсе елга ул – 51066, 2023 елга – 57675 сум булачак икән. Әлеге проект Хезмәт министрлыгында имзаланып, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре комиссиясенә юлланган. Анда да уңай җавап булган очракта, хезмәт хакларын артканын көтәсе генә кала. Әмма уртача дигәне генә шикләндерә бераз, анда гади эшчеләрнең 20-25 меңе дә, башлыкларның миллионы да бергә кушылып санала. Спортчыларның хезмәт хакы билгеле бер чикне узарга тиеш булмаганы кебек, түрәләрнекен дә бераз тәртипкә салсалар, уртача хезмәт хаклары алай ук фантастик та булмас иде бәлки. Тәртипле-тәртипсез хезмәт хакы алып иза чигәләр...

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading