16+

Блатың булса, чиратсыз да бәбәйләп була

И дуслар, шушы интернетта актарынып утырганда, төрле хикмәтле хәлләр турында укыйсың да, хәтер төпкеленнән йә үзең кичергән, йә кемдер сөйләгән берәр тарих калкып чыга.

Блатың булса, чиратсыз да бәбәйләп була

И дуслар, шушы интернетта актарынып утырганда, төрле хикмәтле хәлләр турында укыйсың да, хәтер төпкеленнән йә үзең кичергән, йә кемдер сөйләгән берәр тарих калкып чыга.

Менә монысы Себердә яшәгәндә күрше хатыны Люба сөйләгәннәрдән.
Авылда яшәгәндә бала тудыру йортында беренче баласын ничек тапканын сөйләп көлдергән иде ул. Тулгак белән район хастаханәсенә илтеп куя аны төн уртасында Генасы.

Теге бала тапканчы ята торган палатага кертеп салалар инде аны. Анда булып караганнар белә инде андагы хәлләрне, искә төшсә, әле дә йөрәкләр жу итеп куя, уч төпләренә кадәр тирләп чыга. Кемдер кычкыра, кемдер ыңгыраша, кемдер ирен “матур сүзләр” белән искә ала, кемдер әнисен чакыра.
 Менә шушы палатага 19 яшьлек яп-яшь авыл хатыны Люба да килеп эләгә инде. Җиде кешелек палатада өч хатын, дүртенчегә менә Люба үзе. Палатага керүгә, күңеленнән чират ала инде үзенчә. Аннан инде таң атканчы тагын ике хатынны китерәләр. Против греха дигәндәй, теге хатыннар, чиратны бозып, Любадан алда бәбәйләп тә куялар. Менә шунда тулгак әчесенә гарьлек әчесе дә килеп кушыла инде. Монда да блат икән, блатың булса чиратсыз да бәбәйләп була икән. И дөнья, кемнеңдер тулгагы сәгать эчендә булганын, ә кемнекедер тәүлекләргә сузылганын каян белсен авылдан да чыкмаган яшь хатын. Тәҗрибә яши-яши килә шул, дөнья бабаң барысын да өйрәтә ул.

Кибетләрдә бөтен нәрсәгә дилбегә буе чиратлар сузылган заманда шул бер чиратсыз урын бала тудыру йортында булгандыр да әле ул. Люба-Любаша әнә анда да чират алган булган да бит, ну анда да "чиратсыз" гына "по блату" үтүчеләр табылган бит әле.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading