16+

Бушлай газ кертү - уртача 80 мең сум?

Укучыларыбыз:”Менә әкәмәт, 80 мең сум түләгәч, ничек бушлай була инде ул?” - дип, сәерсенер, әлбәттә. Ләкин зәңгәр ягулык рәхәтенә ирешү тагын да кыйммәткәрәк төшәр иде әле. Киләчәктә җир кишәрлеге чигенә кадәр генә түгел, ә өй эченә газ кертү дә бушлай булуы ихтимал.

Бушлай газ кертү - уртача 80 мең сум?

Укучыларыбыз:”Менә әкәмәт, 80 мең сум түләгәч, ничек бушлай була инде ул?” - дип, сәерсенер, әлбәттә. Ләкин зәңгәр ягулык рәхәтенә ирешү тагын да кыйммәткәрәк төшәр иде әле. Киләчәктә җир кишәрлеге чигенә кадәр генә түгел, ә өй эченә газ кертү дә бушлай булуы ихтимал.

Алда - якты киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында йортларга бушлай газ үткәргечләре сузу (догазификация) башлангычы белән чыккан иде.

— Федераль программада газ үткәргечләрне җир кишәрлеге чигенә кадәр генә китерү каралган, моның өчен кешеләрдән түләү алынмый, - диде “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов 7 декабрьдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.

Димәк, билгеле бер ераклыктагы газүткәргечтән үзебез түләп торба суздырырга теләсәк, шактый түгәрәк саннар белән эш йөртергә туры киләчәк. Күп кешенең моңа акчасы да җитмәс иде.

— Кишәрлек чигенә кадәр сузылган торбадан йорт эченә газ кертү уртача ничә мең сумга төшә? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

Илебездә ясалган газ аппаратларын урнаштырган очракта, өй эченә газ кертү уртача 80 мең сум була. Киләчәктә җир кишәрлеге чигенә кадәр генә түгел, ә өй эченә газ кертү дә бушлай булуы ихтимал,- дип җавап кайтарды Рөстәм Усманов.

Татарстан - иң газлы төбәк

Татарстанда газлаштыру буенча 2019-2023 елларга исәпләнелгән республика программасы да гамәлгә ашырыла.

— Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте газ кертүдәге бюрократия киртәләрен киметү максатында нәтиҗәле чаралар күрә. 2020-2021 елларда 222 чакрым үткәргечләр сузылды, торбалар 4 мең җир кишәрлеге чигенә җиткерелде. Киләсе елда, торбаларны 2 мең 800 өйгә кадәр җиткереп, гомум исәптә, 161 чакрым үткәргеч сузу планлаштырыла, - диде “Газпром трансгаз Казань” җитәкчесе.

Республикада торак пунктларның 99,6 процентына газ кертелгән. Рөстәм Усманов әйткәнчә, Россия төбәкләре арасында Татарстан - иң газлаштырылган төбәк.

Торбалар - якынлаша, йортлар - ераклаша

Җир кишәрлеге чигенә кадәр газ торбасы сузуны сорап, гражданнардан 6,5 мең гариза тупланган. Ел ахырына кадәр 687 йортка газ тоташтырылачак, тагын 923 йортка кагылышлы килешү кабул ителгән.
Федераль программа ярдәмендә республикадагы 903 торак пункттан 18 мең гаилә (кеше) үзенең җир кишәрлеге чигенә кадәр газ торбасын бушлай суздыруга өметләнә. Яңа өйләр төзелә, инде төзелгәннәренә газ торбалары сузу буенча эшләр күп, шунлыктан, республика һәм федераль программа 2023 елдан соң да дәвам итәр дип уйлыйм, - диде Рөстәм Усманов.

Каймарда коймак пешәр әле

— Сокуры, Каймары авыллары тирәсендә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. Әлеге булачак торак пунктларны газлаштыру мәсьәләсе чишелеше ни хәлдә? - дип чираттагы соравымны бирдем.

— Бу мәсьәләдә муниципаль берәмлекләр башлыкларының активлыгы зарур. Алар булачак торак пунктларда ничә йорт хуҗалыгына газ үткәргече сузу кирәклеге турында исемлек-гариза тапшырсыннар. Шушы ихтияҗ республика программасына алынып, әле күп балалы гаиләләрнең авылы барлыкка килгәнче үк үзәк газүткәргечләрне салып калдырып булыр иде, - диде Рөстәм Усманов.

Кечкенә авылларга - ”утын”

Федераль программада Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы, кечкенә һәм үзәк газүткәргечләрдән еракта урнашкан авылларга газ сузу каралмаган. Рөстәм Усманов аңлатканча, андый пунктларда өйләрне җылытуны электр энергиясенә көйләү турында уйланыла.

Бакчачылык ширкатьләренә газ торбалары бушлай бакчачылык чигенә кадәр китерелә. Бакчачылык эчендәге өеңә газ торбасын үз акчаңа сузарга туры килә.

Федераль программада катнашу шартлары:

— торак пунктка газ үткәргечләренең инде сузылган булуы кирәк;

— йортның (өй) һәм җир кишәрлегенең дәүләт теркәвендә булуы зарур;

— йорт (өй) газ үткәргечтән 200 метрдан да еракта урнашмасын;

— газ куллану күләме сәгатенә 7 кубометрдан да артмасын;

— эшкуарлык максатлары күздә тотылган очракта, җир кишәрлеге чигенә бушлай газүткәргеч сузылмый.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading