Бүген IT-технологияләр һәм космосны өйрәнү буенча күп эшләр башкарылган чорда, арабызда электән килгән һөнәрләрне үзләштерүчеләрне дә күрәбез.
Алар бернигә дә карамастан әлеге шөгыльләрен яраталар һәм кечкенә дөньяларында кайныйлар. Шундыйларның берсе – Минзәләдән Ольга Гыйләҗетдинова. Ул агач буяу һәм рәсемнәр ясау белән шөгыльләнә, каен кабыгына да рәсемнәр төшерә, чүлмәкче һөнәрен дә өйрәнгән.
Ольга Чаллыдагы педагогика институын тәмамлаган, анда сәнгать һәм графика факультетында укыган. Шуннан соң Минзәләгә кайтып, балалар иҗаты йортына эшкә кергән. Үзе әйтүенчә, аның сәнгатькә мәхәббәте яшь вакытта ук ачыла. Районда хезмәт куйганда каен кабыгына рәсемнәр ясау белән мавыгып китә һәм тиз арада аның асылына төшенә. Иң зурысын 1 метрга 60 сантиметр мәйдан алып торган кисәктә эшләгән. Өйрәнгәндә ул хаталарына анализ ясап, нәрсәне яхшыртырга кирәклеген чамалый. Каен кабыгына килгәндә, аны тере агачтан алмый, җиргә төшкәнен яисә утын әзерли торган урыннардан барлый. Гыйләҗетдинова гади картиналар да ясый, әле зур стеналарга да рәсемнәр төшерә. Аны еш кына төрле учреждениеләрне, мәктәп, балалар бакчасы һәм спорт залларын матурларга чакыралар икән.
Бу гына түгел, Ольга әле агачка буя белән дә шөгыльләнә. Ә Чаллыда узган бер ярминкәдә ул сыбызгы ясарга өйрәнгән. Аның эш бүлмәсендә алары да күренде, әле балчыктан ясалган әйберләрне дә чамаладым. Гыйләҗетдинова бигрәк күпкырлы шәхес булып чыкты. Балчыктан төрле нәрсәләр эшләү турында ул күптәннән кызыксынган, хәзерге вакытта шушы осталыкка укый, махсус курсларга йөри. Дөрес, моңарчы Минзәлә районында әлеге төр шөгыль хакында барысын да белешкән булган. Шунысын да әйтергә кирәк, аның чүлмәкләре хәзер дә бик матур килеп чыга. Һөнәрне тагын да ныграк яхшыртырга теләге булган кешегә кем сүз әйтсен инде. Өстәвенә, Ольга әлеге эшләре белән үзе генә шөгыльләнеп калмый, балаларны да өйрәтә. Быел ул “Татнефть” оешмасыннан грант җиңгән, ул акчага муфельле мич һәм ике чүлмәкче боҗрасы сатып алган. Балалар иҗаты йортында хәйрия дәресләре оештырырга ниятли, теләгән һәрберсенә үзе белгән серләрне төшендерәчәк.
Ольганың теләге – оста чүлмәкче булу. Аның турында район җитәкчелеге дә белә, аны еш кына төрле чараларга чакыралар. Алабуга, Чаллы һәм Казан шәһәрләренә барып, андагы ярминкәләрдә үзе ясаган әйберләрен тәкъдим итә.
— Ни өчен шушы борынгы заманнардагы һөнәрләргә кереп китәргә булдыгыз? Моңа нәрсә этәрде сезне? – шундый сорауны бирмичә булдыра алмадым.
— Мин иҗат иткәндә гармония хисе кичерәм. Эш беткәч исә, килеп чыккан әйбергә карап үземнән кәнагәть калам. Аларны ясаганда да ниндидер рәхәтлек сизелә, ул бит күбрәк күңелдән чыккан фантазия, эчтәге хис-кичерешләрнең тотып карап була торган нәрсәдәге чагылышы. Борынгы
һөнәрме ул, заманчамы –анысы мөһим түгел, иң кирәклесе – күңел халәте, ә мин шул эш белән шөгыльләнгәндә үземне бәхетли хис итәм. Хәзер исә тагын да җаваплырак, чөнки балаларга өйрштәчәкмен”, – дип җавап кайтарды Ольга Гыйләҗетдинова.
Һөнәрчеләр беркайчан да югалмас дигән сүз бар. Минзәләдә моңа тагын бер инанып кайттым.
Рәсим Хаҗиев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар