Шәһри Казан

Аның кадәр акчам юк, доктор! - Ә күпме бар?

Түләүсез сырхауханәнең чиратларында талоннар өчен сугышып арыгач, танышым түләүлесенә киткән. Телевизордан көн-төн рекламаланган бер клиникага барып кайткач, андагы хезмәткәрләрне «чегәннәр» дип атады бу. Фотосурәте клиниканың беренче катындагы «почетлы табиблар» исемлегендә булган хезмәткәр - чын табибларны кимсетмәс өчен, шулай атыйм әле - белән моның аралашуын язам. Пациент белән доктор сөйләшүенә караганда,...

Түләүсез сырхауханәнең чиратларында талоннар өчен сугышып арыгач, танышым түләүлесенә киткән. Телевизордан көн-төн рекламаланган бер клиникага барып кайткач, андагы хезмәткәрләрне «чегәннәр» дип атады бу.
Фотосурәте клиниканың беренче катындагы «почетлы табиблар» исемлегендә булган хезмәткәр - чын табибларны кимсетмәс өчен, шулай атыйм әле - белән моның аралашуын язам. Пациент белән доктор сөйләшүенә караганда, чүпрәк сатучы чегән белән сатып алучыныкы төслерәк ул. Кайсы җире авыртканын сораган, анализларын караган, бик эшлекле кыяфәт белән клавиатурада нәрсәдер яза ди үзе. Аннары диагнозын әйтеп биргән - бу бик куркыныч чир икән. Әмма дәвалап була. Турыдан бәргән бу:
- Дәвалау курсы 38 мең, хәлегез җиңеләячәк, дөрес, ярты елдан тагы килергә туры киләчәк. Әмма безнең даими клиентларга ташламалар бар...
- Теге ни, доктор, 38 мең бик күп, аның кадәр акчам юк...
Доктор да төшеп калган егет түгел:
- Ә күпме бирә аласың?
Ул арада «үзең белән күпме акчаң бар» дип кызыксына башлаган. Кесәгә генә керми инде ди. Акча юк дигәнне ишетми, дәвалау курсын башлап җибәрүен игълан иткән, рецепт та яза башлаган. Бик сирәк һәм кыйммәтле дарулар, имеш, клиниканың үз даруханәсеннән алса, ташлама белән алып булачак икән. Зур акчадан өреккән танышым да алданмагаем дип, куркуыннан «чегән»не күзәтә икән. Никтер гел компьютер экранына карый ди доктор дигәннәре.
Бәхетенә, кемдер кереп, докторны чакырган. Танышым чыгып качмаска вәгъдә биргәч кенә табиб дигәннәре чыгып киткән.
Танышым бик кызыксынучан кеше буларак, әдәп саклап тормаган, компьютер экраныннан үрелеп, нәрсәләр язганын караган. Караса-а!!! Моның симптомнарын интернеттагы «Яндекс» сайтына язып эзләгән дә диагноз куйган икән бу! Интернеттан карап, диагнозын куйган, шуннан ук даруларын да язып алган.
Качкан бу. Соңрак ачыкланганча, «яндекс диагноз» дөрес булып чыкмаган...
Мондый хәлгә аптырыйсы да юктыр - түләүсез медицина бар ул, әмма сине түләүле медицинага яшәү шартлары төртеп кертә. Ә адым саен ачылган медицина үзәкләренә, ишегалды саен икәү булган стоматология клиникаларына каян табиб табып бетермәк кирәк? Менә җыялар кем эләгә шуны. Ә клиникалар табыш китерсен өчен, күп клиент кирәк тә түгел - андагы бәяләр аз санлы клиентлар белән дә табышка эшләргә мөмкинлек бирә. Ә авыру, чын диагнозын ачыклаганчы, ыштанын салачак, чире тышка бәреп чыккач кына диагнозы беленәчәк.
Дәүләтнең бу өлкәдә тәртип салачагы юк. Андый контрольне көтү дә урынсыздыр.
Скандинавия илләрендә, мәсәлән, мондый өлкәләрне халык контрольдә тота. Һәр кеше нинди дә булса иҗтимагый оешмада әгъза булып тора, нинди дә булса өлкәгә күзәтчелек итә. Бездә моңа ерак - башкалар кылган кыек эшне күрмәскә тырышабыз да, үзебез берәр кыенга тарысак, ришвәт биреп котылу ягын карыйбыз. Клиникаларда жалу кенәгәсе кебек системаны да кертә алырлар иде, анысы да юк.
Шуңа да телисеңме-юкмы, сайлыйсың: яки озаклап шәхси клиникада эшләүче намуслы табибны табасың, яки түләүсез клиникадагы озын чиратларда көнеңне уздырасың, яки интернеттан үзеңә диагноз куясың, яки аптекага барып, зарыңны сөйлисең - алар табып бирәләр шәп даруны...
Әмма бер нәрсә хак - кеше чынлап торып яшәргә теләсә, түләүле медицина да көчсез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: