Кем өчендер эт – биттән ялап, чабып уйный торган сөекле йорт хайваны булса, кайбер балалар аны бөтенләй башкача кабул итә. Бу мәкаләм 1нче курс студенты булган, кичә генә авылдан килгән бала язмасы сыман тоелырга мөмкин. Ярый, шулай булсын. Язмыйча калдыра алмыйм.
Эштән йөгереп кайттым, балалар бакчасыннан кызымны алдым да, өйгә таба атлыйбыз. Әнисе белән кибет ишеге яныннан тыныч кына үтеп китә ала димени бала?! “Әни, әйдә миңа бер “тәмлүшкә” (без шулай дип сөйләшәбез) ал инде”, – дип, ипләп кенә кибеткә таба борды ул мине.
Ишек бусагасын атлап кердек кенә, пакетына яшелчәләр җыючы хатын-кыз янында телен чыгарып эте утыра. Мин, эт күрсә, кызымның куркып калуын яхшы беләм. Аңа: “Бу эт тими, курыкма, ул хуҗасы белән, ул бәйдә бит”, – диюнең мәгънәсе юк, ул мондый вакытта куркып елап җибәрә. Бу очракта да шулай булды. Әмма мин: “Нигә кибеткә эт белән кердегез?”, – дип әйтергә дә, хуҗага хәтта усал караш ташларга да, кызыма борылып аны тынычландырырга да өлгерми калдым, “иң яхшы саклану чарасы – ул һөҗүм”, – дигән кагыйдәне истә тотып булса кирәк, этнең хуҗасы (тавыш күтәреп!), олы кеше белән сөйләшкән сыман, 5 яшьлек кызыма: “Кызый, ник елыйсың, сиңа тияме әллә ул?” – ди.
Мин бу очракта һәр әни кеше баласын яклап җавап бирә торган сүзләрне әйтәм: “Бала курыкты бит этегездән!” Хуҗабикә усал карашын (кызымнан алып!) миңа юнәлтә: “Эшләгез балагыз белән” (сөйләшү рус телендә бара!) Мин: “Эшләрбез, анысы өчен борчылмагыз!” – дип җавап кайтарам. Бу вакытта минем башыма яшен тизлегендә: “Нигә кибеткә эт белән керәләр?” – дигән уй килә. Кибетчегә мөрәҗәгать итәм: “Әйтегез әле, кибеткә эт белән керергә ярыймыни?” Соравымны өч тапкыр кабатлыйм. Өчесендә дә этнең хуҗабикәсе: “Ярый, ярый, ярый”, – дип тәкрарлап, миңа тавыш күтәрә. Сатучы хатын башын күтәрми дә, калькуляторда хисаплаган кыяфәт чыгара. “Бутамагыз мине зинһар, саннар белән эшлим”, – дигән була.
Сүз дә юк, ул конфликттан качарга тели. Җитмәсә, балага караган сыман елмаеп эткә карый да, бу эт зур түгел бит инде, ди. Ярый, бигрәк тә Рамазан аенда сүз куертмыйлар, монда нәрсәдер әйтү урынсыз, дип нәтиҗә ясап, мин кызым янына урамга чыгам. Хуҗабикәнең “койрыклы дус”тын ияртеп кибеттән чыкканын көтәбез. Кызык! Нигә мин бала белән кибет төбендә этнең аннан чыкканын көтәргә тиеш?! Биш-алты минуттан соң кибет буш кала. Без кереп, кирәкле әйберебезне алабыз да, чыгып китәбез. Сатучыдан: “Сеңлем, каты курыктыңмы әллә?” – кебек бер кәлимә сүз дә юк! Ә әйтелергә тиеш иде, минемчә.
Ярый, хәерле булсын, без өйгә таба атлыйбыз. Кызым елмая, нидер сөйли, әле минем күңелне күтәрергә дә кәефе бар. Мин миңа да кызык булган сыман кыяфәт чыгарам, ясалма рәвештә көлеп җибәрәм, ә тамакта төер, күңелдә әллә нинди аңлатып булмый торган халәт... Һәм башта һаман бер генә сорау: кибеткә кем керергә лаеклырак: этме, баламы?
Темадан әз генә читкә китеп, шуны да әйтеп узыйк: сүз дә юк, хайваннар – Аллыһының мәхлуклары һәм безнең аларны рәнҗетергә хакыбыз юк, әмма урамда караучысыз йөргән һәм хәтта кайвакыт хуҗалары белән булып та, борынчыксыз урамга чыккан этләрнең балаларга ташланган очраклары бихисап. Аларны шәһәр фатирларында асраулары сәбәпле, еш кына лифтта, подъезд эчендә, баскыч янында бу “тугры дус”ларның балаларны куркытканнарын да беләбез. Шәһәр урамнарында да этләрнең көтү белән йөргәннәрен еш күзәтәбез. Дөрес аңлагыз: мин югарыда искә алган эт урамда кеше өстенә ташлана торган этләр исемлегеннән түгел, сүз аның кибеткә керүе турында бара!
Бу хәлләрне язуым газета битен сарыф итү максатыннан түгел иде. Эт сөюче хөрмәтле кешеләр! Һәрнәрсәнең тәртибе бар. Тәрбиялисез икән, башкаларның, бигрәк тә эттән шүрләп калучы балаларның хәленә керергә тырышыгыз. Сезнең өчен ул эт – биттән ялап, чабып уйный торган сөекле йорт хайваны, кемдер өчен ул бөтенләй дә башкача кабул ителә. Җәмәгать урыннарында, парк, скверларда, балалар мәйданчыкларында этләре олы йомышларын башкарып китеп, шулар артыннан берни булмагандай, “койрыклы дус”ларын ияртеп узып киткән “ханымнар, әфәнделәр”не дә еш күрәбез. Шелтә белдерүнең мәгънәсе юк! Алар сине “ишетми”, чөнки “эт кадере” зур. Күп урыннарда урнаштырылган махсус пакетларның файдасы юк, алар аны “күрми”. Шунда балалар йөри. Яңа гына атлап киткәннәре әле бөтенләй дә җирдән аерылмаган бит: әллә ничә мәртәбә шул “чиста” урыннарга егылып тора, куллары белән тотына, йөзләре белән орына. Бу мәсьәләдә дә бераз игътибарлы булыгыз, башкаларга хөрмәт белән карагыз!
Шуны да әйтим: мин урамда эт белән барган кешегә канәгатьсезек белдермәдем, ә аны ияртеп, кибеткә кергән кешегә гаҗәпкә калдым. Закон буенча караганда, кибетнең ишегенә “Эт белән керү рөхсәт ителми” дигәнне аңлата торган рәсем куелса, аларга эт белән керергә ярамый икән. Менә ачыклыйсы гына кала: ул рәсем әлеге кечкенә генә кибетнең ишегендә бар идеме икән, әллә юкмы? Сүз уңаеннан, кибет кечкенә генә, сүз зур кибет хакында бармый. Димәк, анда бала белән кереп, кибетнең икенче почмагына китү мөмкин түгел! Әгәр анда бу рәсем булмаса, мин аны анда яхшылап ябыштырып куяр идем, чөнки күп кибетләргә ул эленгән.
Һәм соңгысы: кешелеклелек ягыннан карыйк әле, сезгә кем кызганычрак: түргә кереп утырган, җитмәсә, хуҗабикәсенең яклавы астында икәнен тоеп, горур басып торган этме, әллә аннан куркып, ишек төбендә елап басып калган 5 яшьлек баламы?! Һәркем үзе җавап бирсен: кибеткә эт керергә лаегракмы, әллә баламы?!
Айсылу Юлдашева.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар