16+

Фатир бәяләре төшәргә мөмкин

Белгечләр илдә кризис булачак, дип кисәтә. Нефтькә бәя төшү, долларның үсүе, коронавирус сәбәпле кешеләрнең үзизоляциядә өйдә утырырга мәҗбүр булулары үзенекен итә.

Фатир бәяләре төшәргә мөмкин

Белгечләр илдә кризис булачак, дип кисәтә. Нефтькә бәя төшү, долларның үсүе, коронавирус сәбәпле кешеләрнең үзизоляциядә өйдә утырырга мәҗбүр булулары үзенекен итә.



Гади халык та, үзмәшгульләр, эшмәкәрләр дә алда нәрсә булачак, дип борчыла. Илдә катлаулы вазгыять вакытында кризисны югалтуларсыз кичерү хакында эшмәкәр, “Таймас-групп” төзелеш компанияләренең генераль директоры Динар МИНӘХМӘТОВ белән сөйләштек.

– Доллар үсә бара, нефть арзаная. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Тәэсире нидә чагылыр?
 – Долларның артуы нефтькә бәя төшү, коронавирус белән дә бәйле. Алга таба доллар әллә ни күпкә артмас та, төшмәс тә дип уйлыйм. Бер тирәдә тирбәлеп торыр ул. Ә менә нефтьнең бер барреле өчен 50-60 сум булган чаклар тиз генә кире кайтмас, мөгаен. Хәтта, Үзәк банк та доллар буенча фаразлар бирми. Аның бәясенә тәэсир итә торган факторлар бик күп. Долларның күтәрелүе бөтен өлкәләргә дә төрле стадияләрдә кагылачак. Азык-төлек бәяләренең 10-20 процентка артуы бар, безгә чит илдән кертелә торган товарлар кыйммәтләнәчәк. Бу инде хәзер үк күзәтелә. Долларның артуына, коронавирус, үзизоляция дә килеп кушылу сәбәпле, күп компанияләрнең банкротка чыгуы бар. Алда безне җитди кризис көтә. Кайбер кешегә эшсез калу куркыны яный.

– Товар бәяләре артачак дисез, хәзердән үк азык-төлек запасы туплап куяргамы әллә? Әнә сарымсак, имбирь өчләтә кыйммәтләнде бит?
– Сарымсак, имбирьнең кыйммәтләнүе спекуляция күренеше генә. Сораучы булганда, акча эшләп калырга тырышалар. Бу – вакытлыча. Иң борчыганы – медицина битлекләренең булмавы, аларга бәя арту. Бу мәсьәләне дәүләт тә контрольдә тотмады башта. Битлек белән әйбәт акча эшлиләр. Кешенең кырып-себереп ярма җыюының да файдасы юк. Азык-төлек кыйммәтләнә дигәч тә, ул артык сизелерлек булмас дип уйлыйм. 2 меңлек товар 200-300 сумга кыйммәтләнергә мөмкин. Ләкин кибет киштәләреннән товар юкка чыкмаячак. Шуңа да күпләп азык-төлек алуның мәгънәсе юк.

– Белгечләр сумны долларга алыштырудан мәгънә юк, диләр. Булган акчаны нинди өлкәгә кертергә киңәш итәсез?
– Хәзер чынлап та сумны долларга алыштырмый торсаң яхшырак. Акчаны кайсы өлкәгә дә кертергә белмәссең? Бизнес ачу шикләндерә. Күчемсез милеккә килгәндә, акчага торак сатып алу отышлы түгел. Чөнки алга таба илдәге вазгыять белән бәйле рәвештә кайбер белгечләр төзелеш компанияләре торакка бәяне 30 процентка ук киметергә мөмкин, диләр.

- Димәк, әлегә фатир сатып алмаска?
 - Җыелган бар акчага, “наличкага” торак сатып алырга киңәш итмәс идем. Хәзер иң отышлысы – ипотекага торак сатып алу. Беренчел кертемне акчалата түләп, калган сумманы кредитка алу ни өчен яхшыракмы? Чөнки ипотека кредитының еллык ставкалары киләчәктә артачак, дип көтелә. Аны хәзер ташламалы шартларда алып калу дөрес булачак. Әйтик, хәзер елына 2,7 ставка белән генә авыл ипотекасы тәкъдим ителә. Аның буенча Казан янындагы бер бистәдән арзанга гына торак алып куярга була. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк.

– Машина сатып алуга ничек карыйсыз?
– Машина хаклары төшмәс, киресенчә, күтәрелер. Хәзер бәлки әле кыйммәтләнеп өлгермәгәндер, акцияләрдән файдаланып, бик кирәк булса гына автомобиль алырга булыр дип уйлыйм.

– Кредит алыргамы соң ?
– Кредитны өч төргә бүлеп карарга кирәк. Кулланучы кредиты, автокредит һәм фатир алу өчен кредит. Теләсә кайсы кредитны алганда да, кешенең запас кереме булырга тиеш. Әгәр иртәге көнгә ышаныч юк икән, бик кирәк булмаса, кредит алмый тору хәерлерәк.

– Кризис кайсы өлкәләргә аеруча зыян китерер дип уйлыйсыз?
– Барлык өлкәләргә дә күпмедер дәрәҗәдә кагылачак ул. Беренче чиратта, җәмәгать туклануы өлкәсе зыян күрәчәк. Әйе, ризыкны интернет аша алырга була. Әмма, ресторанның барлык сатуларында интернет аша сатып алу уртача бары 7-10 проценты гына тәшкил итә. Кайбер рестораннарның, кафеларның ябылуы, бөлгенлеккә төшүе бар. Туризм, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе – боларның берсенә дә җиңел булмаячак. Президент үзизоляция вакытында хезмәт хакларын ничек бар шулай саклап калырга, диде. Бу бик авыр. Керемсез эшләгәндә, күп эшмәкәрләрнең “запас”ы минималь, бер айдан артыкка җитми. Эшмәкәрләрнең чыгымнары җитәрлек: милеккә салым түләргә кирәк, моннан тыш эшләүчеләргә хезмәт хакы, коммуналь хуҗалыклар өстәлә. Хәзер күп оешмаларның төп максаты – акча эшләү түгел, мондый шартларда исән калу. Бары көчлеләр генә җиңеп чыга алачак.

– Кризис чорында югалып калмас өчен нишләргә?
– Бизнеска оптимизация шартларында эшләргә туры киләчәк. Мәгълүмати технологияләр юнәлешен сайларга була, физик хезмәт хакы азрак кергән, автоматлаштыруга корылган өлкә отышлырак. Читтән торып эшләү системасын куллана башларга вакыт. Чыгымнарны ничек тә киметергә кирәк. Акчаны юк барга әрәм итмичә, дөрес кулланырга өйрәнә торган чак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading