16+

Газүткәргеч өй чигенә кадәр бушлай төзеп бирелә

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында газүткәргечләре булган торак пунктларда шәхси өйләр чигенә кадәр газ торбасын бушлай сузу турында күрсәтмә биргән иде.

Газүткәргеч өй чигенә кадәр бушлай төзеп бирелә

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында газүткәргечләре булган торак пунктларда шәхси өйләр чигенә кадәр газ торбасын бушлай сузу турында күрсәтмә биргән иде.

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, Россия Президенты күрсәтмәсен гамәлгә ашыру максатында, төбәк штабы оештырылган.
— Торак пунктка үткәргеч инде электән сузылган булса, андагы өйләргә, шулай ук яңа төзелгән өйләргә газ тоташтырылачак. Өй торак пункт эчендәге газүткәргечтән 200 метрдан ерактарак урнашкан очракларда да газ торбасы өй чигенә кадәр китерелә. Бер шарт бар-күчемсез милек рәсмиләштерелгән булырга тиеш,- диде Марат Минибаев.

 Ташламалар каралган

Шәхси кишәрлек чигенә кадәр торбалар салынганнан соң, эчке эшләр кала бит әле. Ахыргы этапта: өй эченә торбалар кертүнең һәм газ җиһазлары урнаштыруның иң кулай бәясе -80 мең сум.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, инвалид бала тәрбияләүчеләргә өй эчендә газ кертү эшләре башкарган өчен 80 мең сум субсидия бирелә, ягъни чыгымнар дәүләт тарафыннан каплана,- диде Марат Минибаев.

 Без әле 18 мең

“Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Михаил Фролов таныштырганча, Татарстанда газлаштыру 99,62 процентны тәшкил итә.
— Муниципаль районнар төзегән исемлеккә караганда, өй чигенә кадәр бушлай газ торбасы сузуга 903 торак пункттан 18 меңнән артык гаилә исәп тота ала. Узган ел 1 мең өй чигенә кадәр газ торбасы сузылды,- диде Михаил Фролов.

 Гаризаны кая тапшырырга?

Өй чигенә кадәр газ торбасы сузуны сорап 9,5 мең заявка тапшырылган инде. Гаризаны районнардагы эксплуатация-җитештерү идарәләренә (ЭПУ) һәм газ хезмәтләренә (РЭГС) бирергә кирәк.
— Заявканы дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы (Госуслуги) һәм газлаштыруның бердәм операторы (ЕОГ) порталы аша да биреп була. Электрон гаризалар бердәм исемлеккә туплана,- диде Михаил Фролов.
 
 Белеп торыгыз

“Газпром трансгаз Казань” оешмасының сайтында өй чигенә кадәр бушлай газ торбасы сузу тәртипләре турында барлык мәгълүмат куелган.
Татарстанда быел 8 мең өй чигенә кадәр газ торбасы сузу ниятләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading