16+

Горький шоссесы «җир астына» кереп китәчәк

Башкалада юл төзелеше һәм ишегалларын рәткә китерү эшләрен башкару өчен шәһәр казнасында, илкүләм проектлар чыганакларыннан һәм республика бюджетыннан бирелгән финанслар белән бергә, 22,1 миллиард сум каралган. Акчаның зур өлеше Казанның Зур боҗра юлы һәм шәһәрдән чыгу магистральләре төзелешенә тотылачак.

Горький шоссесы «җир астына» кереп китәчәк

Башкалада юл төзелеше һәм ишегалларын рәткә китерү эшләрен башкару өчен шәһәр казнасында, илкүләм проектлар чыганакларыннан һәм республика бюджетыннан бирелгән финанслар белән бергә, 22,1 миллиард сум каралган. Акчаның зур өлеше Казанның Зур боҗра юлы һәм шәһәрдән чыгу магистральләре төзелешенә тотылачак.

Юлның да бар “игезәге”
– Горький шоссесына янәшә юлның Адмиралтия буасыннан Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр храм-гыйбадәтханәсенә кадәрге 4,7 чакрым өлешендә юл төзелеше дәвам итә. Хәзер биредә яктырткычлар, терәк диварлар, тавыш йоткычлар урнаштырыла, яшел зона барлыкка китерелә. Беррәттән, юлның М-7 автотрассасына кадәрге өлешендә проект эшләре башкарыла. 
Горький шоссесында Музыкаль урамыннан М-7 автотрассасына кадәр 11,4 чакрым аралыкта светофорсыз хәрәкәт оештыру буенча проект-тикшеренү эшләре бара, – дип чыгыш ясады Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Горький шоссесы яңарышы
Несмелов урамындагы юл төзелешләре белән генә чикләнмичә, Горький шоссесының үзендә дә 3,6 миллиард сумлык үзгәртеп төзү эшләре гамәлгә ашырыла. Горький шоссесындагы “боҗра” урынында юл-транспорт чишелеше барлыкка киләчәк. Анда тоннель һәм күпер-эстакада ясала. Шоссе 6 полосага киңәйтелә, барлыгы 7 юл-транспорт чишелеше төзү күздә тотыла.

Горький шоссесы өстеннән узган тимер юл күпере асты киңәйтелә, алынган җир-ныгытма урынына таштан яңа терәк торгызыла. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен тимер юл дамбасында аерым “тишекләр” булдырыла. 

 “Салават күпере” юллары
Киров районындагы “Салават күпере” торак комплексыннан чыгу урынында юл-транспорт хәлен яхшырту максатында, Осиново урамының 1,4 чакрым өлешен үзгәртеп төзүгә әзерлек чаралары күрелә. Мондагы эшләрне быелның ноябренә тәмамлау бурычы куелган.

Вознесение тракты
Гомум озынлыгы 12 чакрымны тәшкил иткән Вознесение трактында эш кайный. Проектта җәяүлеләр өчен 5 җир асты һәм 2 җир өсте юл кичүе, 4 юл чишелеше һәм Нокса елгасы аша күпер төзү каралган. Вознесение трактын 2023 елда файдалануга тапшыру ниятләнелә. Шәһәр эченнән М-7 автотрассасына тоташачак бу магистраль Мамадыш трактындагы транспорт ташкынын киметер, дип уйланыла. Мамадыш трактында хәзер бөкеләр атна ахырында гына түгел, ә һәр көнне күзәтелә.

Зур боҗра
Казанның Зур боҗра юлы төзелеше кысаларында, Мехчылар урамының 1,7 чакрым өлешендә инженерлык челтәрләре күчереп урнаштырыла, юл 4 полосалы итеп киңәйтелә. Төзелеш “Имин сыйфатлы юллар” федераль проектыннан да финанслана.
 
Бәхетле урамнар
Әмирхан, Четаев, Энергетиклар, Восход, Николай Ершов урамнарына, шулай ук Салмачы бистәсендәге Үзәк урамына да “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектыннан өлеш эләкте, әлеге урамнарда юллар яңартыла. Казанлылар зарланган Ямская, Альберт Халиков, Машина төзүчеләр, Кече Армавир урамнары юллары төзекләндерелә. Яшьләр урамындагы яңгыр-кар сулары канализация коллекторы быел кабаттан сафка бастырыла. Биредәге магистраль коллектор тишелү сәбәпле, юл өслеге дә ишелеп төшкән иде. Шунлыктан монда 2018 елдан хәрәкәт ябылды. 
“Горки” метро станциясе тирәсендәге 18нче шәһәр хастаханәсе һәм “Максат” футбол манежы янында Мәүлетов урамы аша җир асты юл кичүе төзелә.
Казанда 377 мең квадрат метр юл өслегенә юл билгеләре төшерелә.

Җиләкләр чәчелмәс
Авиатөзелеш районындагы “Садовод-11”, “СТ-2 “Элекон” һәм Совет районындагы “Подгорный”, “Смородинка” бакчачылык ширкатьләренә илтә торган юлларга ремонт үткәрелә. Бакчаларга чокыр-чакырлы юллардан барып-кайтып йөрүләр тарихка күчә. 

Президент утлары
“Ильич утлары” дигән канатлы сүзгә Казан бистәләрендә яшәүчеләр “Президент утлары” дип өсти ала. Татарстан Президенты башлангычындагы республика программасы нигезендә, башкала бистәләрендәге 130 урамга 1,7 мең яктырткыч куела.
Татарстан Президенты тәкъдимендәге “Безнең ишегалды” республика программасы илкүләм проектка әверелде. Казанда бу җәйдә 466 ишегалды яңартыла, 193 ишегалдында төзекләндерүләр бара инде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading