16+

Казанда бөкеләр бетәчәк

Россия төбәкләреннән килгән кешеләр һәм федераль җитәкчеләр Казандагы юлларның яхшы булуын әйтә. Без исә, булганы белән бик үк канәгатьләнмичә, тагын да әйбәтрәккә омтылабыз. Казандагы быелгы юл төзү-төзекләндерү эшләренә 24 миллиард сум билгеләнгән, шуның 1 миллиард сумы “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты хисабыннан. 

Казанда бөкеләр бетәчәк

Россия төбәкләреннән килгән кешеләр һәм федераль җитәкчеләр Казандагы юлларның яхшы булуын әйтә. Без исә, булганы белән бик үк канәгатьләнмичә, тагын да әйбәтрәккә омтылабыз. Казандагы быелгы юл төзү-төзекләндерү эшләренә 24 миллиард сум билгеләнгән, шуның 1 миллиард сумы “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты хисабыннан. 

План үтәлеше ничек?
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында, 12 юл участогы яңартыла. Аның гомум озынлыгы 10 чакрым. Әлеге программага Ленинград, Пржевальский, Вересаев, Ударная, Камчатка, Айдаров, Адоратский урамнары кертелгән. Шулай ук Отары торак массивындагы Аркылы Отары, Үзәк Отары һәм Самосыр торак массивындагы Городская, Хәсән Туфан, Коләхметов, Мир урамнары алынган. 
Төзекләндерү барышында юлның асфальт өслеге һәм тротуар яңартыла, иминлек рәшәткәләре, юл билгеләре, яктырткычлар, светофорлар куела. Хәзер Ленинград, Пржевальский, Вересаев, Айдаров, Аркылы Отары, Колахметов урамнарында эш бара, план үтәлеше 22 процент. 

Зарлануның файдасы
Урам-юл челтәрен ремонтлау программасына 35 юл участогы алынган. Болар: Лукин, Туринская, Горная, Школьная, Яңа Дәүләки, Гаяз Исхакый, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми һәм башка урамнар. (Казан мэриясе сайтында тулы исемлек белән танышырга була). Урам юлларын ремонтлау исемлеген оештырганда казанлылардан кергән зарлар һәм хәбәрләр исәптә тотылган. 

Нокса елгасы яры буенча юл төзү дәвам итә. “Кояшлы” торак массивында да юл төзелә. Борисоглебск, Киндери бистәләрендәге күперләр төзекләндерелә.

Серов сазлыгы
Серов урамындагы яшел зонаны су басулардан һәм сазлык барлыкка килүдән туктату максатында, “Ярдәм” мәчете яныннан Серов урамы буенча коллектор сузыла. Аның озынлыгы 600 метрны тәшкил итә. Эш тәмамлангач биредә экологик тәртип урнашачак, матур яшел зона барлыкка киләчәк.

Көн дә бакчага йөрерсең
Казанның Идел буе районындагы “Мечта”, “Ивушка”, “Автомобилист”, “50 лет Победы”, “Волга”, “Кварт” ябык акционерлык җәмгыяте бакчачылык ширкәтләренә асфальт юл җиткерелә.

Горький шоссесы хикмәтләре
Горький шоссесына алмаш – янәшә юлның Адмиралтия бистәсеннән Барлык диннәр храмына кадәрге 4,7 чакрым өлеше быел файдалануга тапшырылды. Храмнан башлап М-7 автотрассасына кадәрге участокка проект эшләнгән, ул уңай бәяләмә алган. 

Горький шоссесына үзгәртеп төзү барышында җәяүлеләр өчен 3 җир асты һәм 5 җир өсте юл кичүе сафка бастырыла, транспорт чаралары өчен юл чишелешләре ясала. Биредә тротуарлар һәм велосипед юллары да була. Төзелеш эшләре тәмамлангач, Горький шоссесының үткәрүчәнлеге сәгатенә хәзерге 4300-7000 берәмлек автомобильдән 10 мең 800 берәмлеккә җитәчәк, дип фаразланыла. Музыкальная урамыннан М-7 “Волга” автотрассасына кадәрге аралыкта светофорлар һәм җәяүлеләрнең җир өслегендәге юл кичүләре бетерелә. Юлның әлеге өлешен үзгәртеп төзү эшләре 2024 елда тәмамланачак.

Вознесение тракты 
Ел ахырына Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 3,8 чакрым өлеше эш режимында файдалануга бирелә. Вознесение трактының тулаем озынлыгы 12 чакрым. Гвардия урамында, Җиңү проспектында һәм М-7 “Волга” автотрассасында Вознесение тракты өчен юл-транспорт чишелешләре (җир өсте күперләре) төзелә. Җәяүлеләр өчен 5 җир асты һәм 2 җир өсте юл кичүләре була. Нокса елгасы аша күпер салына.

Назарбаев күпере
Назарбаев урамындагы күперне быелның октябрь аенда төзеп тапшыру ниятләнелә. Күпернең автомобиль хәрәкәте полосалары 8гә җиткерелә, элеккесендә 6 полоса иде. Инженерлык корылмасының авырлык күтәрүчәнлеге күчәргә 15 тоннадан 25 тоннага арттырыла. Түбән Кабан күле тарафыннан велосипед юлы барлыкка китерелә, җәяүлеләр зонасы киңәйтелә. 

Фото: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мамадыш трассасында да бетэр микэн берэр заман ходай кушып бу бокелэр?

    Мөһим

    loading