16+

Республика халкының 7,5 проценты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне иде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башында инвалидлар ункөнлеген үткәрү традициягә керде.

Республика халкының 7,5 проценты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне иде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башында инвалидлар ункөнлеген үткәрү традициягә керде.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга хәбәр иткәнчә, республика халкының 7,5 процентын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тәшкил итә.

Алар өчен 18 тернәкләндерү үзәге эшли. Шуларның уникесе – балалар, бишесе – олылар, берсе күзләре күрмәүчеләр өчен. Ел дәвамында 18 мең кеше аларда тернәкләнү уза.

Республикада инвалидлар өчен «Уңайлы мохит» программасы уңышлы эшләп килә. Аның нигезендә Татарстанда соңгы ун ел эчендә 921 объект төзекләндерелгән. Быел бу эшләр 12 объектта алып барылган.
– Уңайлы мохит булдыру ул пандуслар урнаштыру гына түгел, электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген дә булдыру. Пандемия шартларында электрон форматта эшли башладык, инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белгечләрдән консультацияне дистанцион формада алды, – диде министр.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаштыру буенча Татарстандагы күрсәткеч ил буенча алганда югарырак. Татарстанда ул 30,3 процентны тәшкил итә, Россиядә әлеге күрсәткеч 26,5 процент. Бүген 25,8 мең кешенең эш урыны бар. Быел ун кеше, мәшгульлек үзәге ярдәмендә, үз эшен ачкан. Кемдер башлыклар тегә торган цех ачкан, кемдер юридик хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә.

Министр социаль ярдәм чаралары турында да искә алды. Бу максатларга федераль бюджеттан 1,471 млрд, республиканыкыннан 14 млн сум акча бүленеп бирелгән. Алар субсидия һәм компенсацияләргә тотыла.

«Татарстанның медик-социаль экспертиза бюросы» җитәкчесе Ригель Низамов сүзләренчә, быелның унбер аенда 18 яшьтән олырак булган 12 676 мең кеше һәм 1435 бала инвалид дип табылган. Олылар арасында инвалидлыкка китергән төп сәбәп – яман шеш авыруы (37 процент), ә балаларда – психик тайпылышлар (31 процент).


2 декабрь көнне, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, “Ярдәм” хәйрия фонды республика инвалидлар оешмалары өчен мәҗлес оештырды. Чарага йөзләп кеше килгән иде. Алар арасында начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр, инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр дә бар иде. Бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләре катнашында концерт та оештырылган. Һәр кунакка продуктлар тутырылган пакетлар да өләшенгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading