Шәһри Казан

Ирле-хатынлы Улар нанай авылын торгыза

Ерак Көнчыгышның төп халкы булган нанайлар Россиядәге иң аз санлы халык санала. Интернет мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә аларның саны 12 мең генә.

Ә шул ук территориядә яши торган ульч халкының саны аннан да азрак. Әлеге ике халыкның культурасын, традиция-йолаларын саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан ирле-хатынлы Улар Хабаровскидан ерак булмаган нанай авылы Сикачи-Алянга кайтып, якташ торлагын булдырган. Торлак ул күчмә халыкларның тукталу урыны дигәнне аңлата. Ә фамилиядә бернинди дә ялгыш китмәде.

– Александрга У фамилиясе Кытайдагы сәүдәгәр туганыннан калган. Кытай халкы белән туганлашу нанайлар гаиләсендә еш күзәтелә торган хәл. Алар янәшә территориядә яшәгәннәр һәм бернинди дә чик булмаган, – дип аңлата Елена.   

Елена – Ерак Көнчыгышта яшәүче һәм шулай ук аз санлы ульч халкы вәкиле. Ә ире Александр – нанай. Икесе дә укытучылар. Александр кечкенәдән милли спорт төрләре белән шөгыльләнгән, физик культура укытучысы булып эшләгән. Хәзер авылда килгән кунаклар өчен балык чистарту, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрә. Нанайларның милли уеннары белән таныштыра. Елена борынгы нанай һәм ульч халкының тарихын өйрәнгән, музейда этнограф булып эшләргә дә өлгергән. Төньякның аз санлы халыклары хокукларын яклап йөрүчеләрнең берсе дә ул булган.
Мин иң беернче булып алардан «нанай» сүзенең аңлатмасы белән кызыксындым. “На” – җир, ә “най” кеше дип тәрҗемә ителә икән.

– Нанай халкы Амур елгасы ярында яши. Шуңа да аларның төп шөгыле балыкчылык белән бәйле. Балык алар өчен туклану чыганагы гына булмаган. Аның тиресеннән өс киеме дә, аяк һәм баш киемен дә, хәтта сумкаларга кадәр теккәннәр. Балык тиресе су да, җил дә үткәрми һәм ул тәнне дә сулата, – дип сөйли Елена. – Сөякләреннән көнкүреш кирәк-яраклары, уенчыклар эшләсәләр, балык тәңкәсеннән җилен кайнатканнар. Хәзер инде алардан алка, беләзекләр һәм сувенирлар гына ясыйлар. Кыш көне аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Болардан тыш гөмбә, җиләк, төрле тәмләткечләр ясау өчен үләннәр җыйганнар.

Реклама

Нанайларның милли киемнәре дә үзенчәлекле. Кимонога охшаган халат формасындагы киемне ир-атлар да, хатын-кызлар да кигән. Киемгә бизәкләрне балыкның үт куыгыннан ясалган җилен ярдәмендә ябыштырганнар. Ә ул орнаментлар нанай халкында бик мөһим урын алып тора. Киемнең җиңенә, якасына һәм итәгенә куелган бизәкләр аның хуҗасын явыз рухлардан саклап торган. Алар ышануынча, авыруларны, бәлка-казаларны аларга явыз рухлар алып килгән. Бизәкләрдә күбесенчә кош, аю, юлбарыс, болан, балык һәм үсемлекләр сурәтен күрергә була.

– Борынгылардан калган йолалар да саклана. Безнең халык ышануынча, яшәгән урыныбызның үз энергетикасы, ә әйләнә-тирәбездәге һәр нәрсәнең җаны бар. Шулай ук Амур елгасына да табыну калган, чөнки ул безнең терекле чыганагы, – ди Елена.        
Амур ярында яшәгәч, төп ризыклары да балыктан әзерләнә. Иң популяр ризык – тала. Ул чи билыктан ясалган салат. Кыш көне катырылганә җәен яңа тотылган балыктан ясыйлар аны.

Сикачи-Алян авылы туристлар арасында нанай халкының милли символы булган петроглифлар – кыяларга төшерелгән рәсемнәре белән дә популяр. Алар базальт (вулканик тау токымы) зур йомры ташларга төшерелгән.
– Ташларда чокып ясалган ат, поши, ау вакытындагы күренешләр, көймәдә утырган кеше фигураларын күрергә була. Борынгы петроглифлар неолит чорына, безнең эрага кадәр 12-11 гасырларга карый. Сурәтләр таштан ясалган корал белән төшерелгән. Соңгырак чордагылары тимер инструментлар белән ясалган. Археологлар әйтүенчә, сурәткә төшерелгән кыргый атлар бозлык чорында яшәгән. Петроглифлар арасында мамонт сурәте төшерелгәннәре дә бар. Бу борынгы халыкның мамонтларны да аулавы турында сөйли, – ди Елена.

***
Тала рецепты
Тала өчен сазан, ала балык (сиг), таймень, ленок, чуртан (щука) балыгы әйбәт.
Катырылган балыкны саламлап турыйбыз. Вак итеп туралган саен яхшы. Шуңа суган яки кыргый сарымсак, тоз, борыч кушалар. Чи кыяр, кәбестә дә куша аласыз. Чи балык ашарга курыккан кеше лимон яки аш серкәсе дә куша ала.  




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: