16+

Исерек килеш руль артына утыручыларга законнар кырысланды

Россиядә 2014 елның 31 декабрендә кабул ителгән юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы 528 нче Федераль закон быелның 1 июленнән гамәлгә керде. Закон актларындагы үзгәрешләр турында аңлатмалар бирүен сорап, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиковка мөрәҗәгать иттем. - Игорь Геннадьевич, әңгәмәне законнардагы яңалык­лардан башлыйбызмы, әллә саннарданмы? -...

Исерек килеш руль артына утыручыларга законнар кырысланды

Россиядә 2014 елның 31 декабрендә кабул ителгән юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы 528 нче Федераль закон быелның 1 июленнән гамәлгә керде. Закон актларындагы үзгәрешләр турында аңлатмалар бирүен сорап, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиковка мөрәҗәгать иттем. - Игорь Геннадьевич, әңгәмәне законнардагы яңалык­лардан башлыйбызмы, әллә саннарданмы? -...

Россиядә 2014 елның 31 декабрендә кабул ителгән юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы 528 нче Федераль закон быелның 1 июленнән гамәлгә керде. Закон актларындагы үзгәрешләр турында аңлатмалар бирүен сорап, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиковка мөрәҗәгать иттем.
- Игорь Геннадьевич, әңгәмәне законнардагы яңалык­лардан башлыйбызмы, әллә саннарданмы?
- Башта саннарга һәм фактларга тукталыйк, ул мәсьәләне тирәнтенрәк аңларга булышыр. Казанда ел башыннан спиртлы эчемлекләр, наркотик яки башка психотроп матдәләр кулланып руль артына утырган, шулай ук медицина тикшерүеннән баш тарткан 2,5 мең кешегә административ беркетмә тутырылды. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләр гаебендә утыз өч авария теркәлде, аларда өч кешенең гомере өзелде, 45 ир-ат һәм хатын-кыз, төрле авырлык­тагы имгәнүләр алып, хас­таханәгә эләкте. Законнар нәкъ менә спиртлы эчемлек яки наркотик кулланып руль артына утыручыларга карата кырысландырылды.
Өреп чыгарылган һаваның бер литрында этил спирты 0,16 миллиграммга җитсә, транспорт чарасын идарә итүчегә административ эш кузгатыла.
- Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган кешене нинди җәза көтә?
- Утыз мең сум күлә­мендә штраф салына, транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 1,5-2 елга кадәрле срокка алына. Рульне исереккә тапшырсаң да, шундый ук җәза каралган. Йөртү таныклыгы булмаган яки таныклыгыннан вакытлыча мәх­рүм ителгән кеше исерек хәлдә транспорт чарасын йөртсә, 10-15 тәүлеккә административ кулга алына. Административ кодекс нигезендә кулга алу ярамаса, утыз мең сум штраф түләттерелә. Әгәр спиртлы эчемлек кулланганы өчен инде бер мәртәбә таныклыгын алдырган кеше кабат исерек хәлендә транспорт чарасын идарә итеп тотылса, аңа илле мең сум штраф һәм таныклыгыннан өч елга кадәр мәхрүм калу яный.
- Закондагы яңалык нәрсәдән гыйбарәт?
- Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә иткәне яки медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен инде бер мәртәбә административ җаваплылыкка тартылганы, шулай ук 264 нче маддәнең икенче, дүртенче һәм алтынчы өлешләре яки Кодексның 264 нче маддәсе нигезендә хөкем ителгәне булган кеше кабат исерек хәлендә автомобиль, трамвай яки башка механик транспорт чарасын идарә итеп тотылса, ике йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Моннан тыш, мәҗбүри хезмәт, аерым вазифаларны башкару хокукын чикләү, ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары да кулланылыр­га мөмкин
Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә кабат руль артында эләксәң, яңа закон нигезендә, 200-300 мең сум штраф яки ике елга кадәр төрмә яный.
- Уйландырырлык һәм күңелгә шом салырлык яңалык.
- Автоинспекциядә хез­мәтемнең 22 елы дәвамында уйланам мин исерек шоферлар һәм автоһәвәскәрләр турында. Хезмәтемне өлкән сержант дәрәҗәсендә юлда дежур торудан башладым. Исерекләр китереп чыгарган коточкыч аварияләрне күп күрдем. Казанда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен уртача 70-100 кешенең гомере өзелә. Кайбер авылларда шушы чама халык яши, димәк, без ел саен һич мәгънәсезгә бер «авылны» югалтабыз. Тәүлек саен уртача 14-15 кеше спиртлы эчемлек кулланган хәлендә транспорт чарасын идарә итеп эләгә. Казан өчен бик күп бит бу сан. Транспорт чарасын исерек килеш идарә итеп тотылган кешеләргә бернинди ташламалар булмаячак, чөнки алар үзләренә генә түгел, башкаларның гомеренә дә куркыныч тудыра. Гомумән, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашканда үзара игътибарлы булсак иде. Казанда ел башыннан барлыгы 673 авария теркәлде, 27 кеше үлде. Бу саннар артында күпме гаиләнең кайгы-хәс­рәте торганлыгын онытмыйк.
Өреп чыгарылган һаваның бер литрында этил спирты 0,16 милли­грамм­га җитсә, транспорт чарасын идарә итүчегә административ эш кузгатыла.
Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә кабат руль артында эләксәң, яңа закон нигезендә, 200-300 мең сум штраф яки ике елга кадәр төрмә яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading