16+

Июль алып килгән яңалыклар

Ай башыннан халыкны яңа үзгәрешләр көтә: бәяләр күтәрелә, пенсияләр арта...

Июль алып килгән яңалыклар

Ай башыннан халыкны яңа үзгәрешләр көтә: бәяләр күтәрелә, пенсияләр арта...

Путин тагын баета
Июль аенда Владимир Путин 16 яшькә кадәр балалары булганнарга 10 мең сум күләмендә тагын акча бирергә вәгъдә итте. Ул автомат рәвештә күчәчәк һәм моның өчен өстәмә гаризалар тутыру таләп ителми.

Үзмәшгульлек тамыр җәя
1 июльдән үзмәшгульлек системасы ил буйлап таралачак. Әлеге статуста 18 яшьтән түгел, 16 яшьтән теркәлергә мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Россиядә 700 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. В.Путин фаразларынча, мондый системада ким дигәндә тагын 3 млн россияле “рәсми һәм тыныч кына” эшли алачак. Яңа гына теркәлгән үзмәшгульләргә эшләрен үстерергә ярдәм итү максатыннан минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы бирү дә күздә тотыла.

Ниһаять, курортка барабыз!
1 июльдән Россия төбәкләре туристларны кабул итә башлаячак. Моңа кадәр кунакханәләр субъектның үзендәге кешеләрне генә кабул итсә, хәзер исә читтән килгәннәр дә сәламәтлекләрен ныгыта ала. Билгеле инде, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү шарты белән. Медицина лицензиясе булган шифаханәләр генә түгел, кунакханәләргә дә юл ачыла.

15 июльдән халыкара авиарейслар да яңартылыр дип көтелә. Әлегә БДБ илләре белән элемтәне яңарту хакында сүзләр йөри.
Дарулар, аяк киемнәре һәм тәмәке маркасы

Җәйнең икенче аена аяк басуга дарулар, аяк киемнәре һәм табак та маркировкалы булырга тиеш. Бу таләпләр тәмәке һәм папиросларга күптән куелган иде инде. Хәзер башка төр табак эшләнмәләренә дә кагылачак.

Бу, беренче чиратта, товарның сыйфатын тикшерү өчен эшләнелә. Бигрәк тә ялган дарулар арткан заманда актуаль гамәл. Дару җитештерү, чит илдән кертү яисә саклау белән шөгыльләнә торган компанияләр дарулар хакында мәгълүматны мониторинг системасына кертергә тиеш була. Цифрлы кодлары булмаган препаратларны әйләнештән алачаклар. Ә 2020 елның 1 июленә кадәр чыгарылган дарулар исә куллану срогы чыкканчы сатуда булачак.
Ел азагына кадәр әлеге исемлеккә духи, шиналар, эчке кием, фотокамералар һәм кайбер төр кием-салым өстәлергә мөмкин. 2024 елга кадәр Россиядә сатуда булган барлык товарларга да маркировка сугулары ихтимал.

Пенсияләр арта
1 июльдән пенсионерларны бәхет баса! Аларның пенсияләре артачак, дөрес, барысыныкы да түгел.
Мисал өчен, 18 яше тулмаган оныкларының опекуны яисә попечителе булганнарның пенсияләре индексацияләячәк. Моңа кадәр әлеге пенсиянең күләме 3-4 мең сум иде һәм шуңа да ул пенсионерларны эшләүче пенсионерлар исемлегенә керттеләр. Шул сәбәпле пенсияләре дә ел саен индексацияләнмәде.
Март аенда Дәүләт Думасы законга үзгәрешләр кертте. Яңалык якынча 30 мең кешегә кагылачак.

Шулай ук 1 июльдән эштән туктаган эшләүче пенсионерлар баер дип көтелә. Аларның пенсияләрен яңадан исәпләячәкләр. 75 яшьтән өлкәнрәкләргә өстәмә түләүләр булачак. Моңа кадәр пенсия 80 яшьтән узгач кына арттырыла иде. Мондый ярдәм пенсионерларның яшәү шартларын яхшырту максатыннан булдырылган.
Моннан тыш, эшләми торган пенсионерның кереме ике минималь хезмәт хакыннан ким булса (якынча 24300), кредитларны кичектереп түләү (рассрочка) мөмкинлеге булачак.

Электрны яңа счетчиклар исәпли
1 июльдән ил буйлап электр счетчикларын алмаштыра башлаячаклар. “Акыллы” электр җайланмалары урнаштыручыларга квитанцияләр тутырып азапланасы да булмый. Күрсәткечләрне җайланма автомат рәвештә хезмәт күрсәтүче оешмага тапшырмаячак. Счетчикларны яңа төзелгән йортларга куячаклар, ә иске йортлардагысын акрынлап алмаштыру күздә тотыла.

Дөрес, электр энергиясеннән файдалану өчен вакытында түләмәгәннәр утсыз калуы ихтимал.
Хезмәт күрсәтә торган оешма күрсәткечләрне кәрәзле телефон, өйдәге WI-FI яисә счетчикта урнаштырылган сим-карта аша алырга хокуклы. Счетчикларны бушлай урнаштырачаклар. Шуңа да мошенниклар тозагына эләгә күрмәгез!

Машина йөртүчеләр колагына
1 июльдән иң күп яңалыклар машина йөртүчеләргә кагылачак. Мисал өчен, медицина тикшерүе узган вакытта нарколог машина йөртүчене алкоголь яисә наркотик куллануда шикләнә икән, ул очракта өстәмә рәвештә кан һәм бәвел анализлары бирергә туры киләчәк. Бу законны узган елның ноябрь аенда ук кабул итәселәр иде, әмма депутатларны Владимир Путин туктатып калды һәм закон проектын яңадан карадылар. Нәтиҗәдә, наркологның “шиген” уятмаганнар элеккеге ысул белән генә медицина тикшерүе уза алачак.

Машиналарын тюнингларга теләүчеләр өчен дә яңалыклар бар. Хәзер бу процедураны башкарырга теләгәннәр техник лабораторияләр аша узарга тиеш була.

Электрон хезмәт кенәгәсе

Хезмәт базарына килгәндә, 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр Россия халкының эшли торган өлеше электрон хезмәт кенәгәсен яисә гадәти кенәгәне сайлауларын белдереп, гариза язарга тиеш була.

Лилия ЛОКМАНОВА

Анна АРАХАМИЯ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading