Шушы көннәрдә һәркемнең авызында бер генә сүз, имештер, агымдагы елның ахырына кадәр үзләренең пенсиягә тупланма өлешен (пенсионные накопления) дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчермәгән гражданнарның пенсия өлешенә китә торган акчалары элек планлаштырылганча 2 процентка кадәр кимемәячәк, ә гомумән бетереләчәк.
Радио-телевизордан да сөйлиләр моны, интернет та шуның ише хәбәрләр белән тулган. «Известия» газетасы ачыклык керткәнчә, бу илнең бюджет керемнәренең кыскаруына борчылган һәм көн саен диярлек чыгымнар өлешен киметү буенча башлангычлар белән чыга торган Финанслар министрлыгы тәкъдиме генә түгел, ә Хезмәт министрлыгы белән килешенгән һәм Россия Пенсия фондының 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорына бюджет проектында исәпкә алынган карар.
Пенсиягә тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчермәгән гражданнарны икенче төрле «дәшмәүчеләр» дип тә атыйлар. Каян килеп чыккан сүз соң бу дисезме? 2002 елгы пенсия реформасы нигезендә һәр кешенең пенсия счеты ачылып, эш бирүчеләр анда хезмәт хакы фондыннан кул астында эшләүченең хезмәт хакына бәйле рәвештә 22 процент акча күчереп барырга тиеш. Ул 22 процентның 6 проценты - база, 10ысы - иминият өлешендә, 6сы тупланма өлештә туплана. Белгәнегезчә, тупланма өлеш 1967 елда туучыларга һәм алардан яшьрәкләргә кагыла. Әлеге тупланма өлешне кайберәүләр Россия пенсия фондында, ягъни дәүләткә буйсынган «Внешэкономбанк»ка туплап барса, икенчеләр шул елларда ачылган шәхси Идарәче компанияләр (алга таба - ИК) яки Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында туплады. Югарыда әйтеп киткән пенсиягә тупланма өлешен «Внешэкономбанк»ка туплап баручылар шул «дәшмәүчеләр» санала. Ә хәзер әлеге дә баягы «дәшмәүчеләр»не пенсиянең тупланма өлешеннән мәхрүм итмәкчеләр дигән хәбәргә әйләнеп кайтыйк. Быелның ахырына кадәр «дәшмәүчеләр» Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (алга таба - ДБФ) күчмәсәләр, тупланма өлешенең 4 процентын иминият өлешенә кертеп, ул 2 процентка гына калачак. Тора-бара тупланма өлешен бөтенләй бетереп, бөтен сумма да иминият өлешенә күчәргә мөмкин, диләр. Ә Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына кергәннәрнеке ул, элеккечә, 6 процент булып калачак. Әлеге вазгыятьне истә тотып, күпләр Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчү турында уйлый башлады. Ләкин халыкта, алар ышанычлымы икән соң, дигән шик тә уяна. Дәүләтнеке булмаган фондларның кайсын һәм ничек сайларга кирәк? Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, без РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсенең оештыру һәм инвестиция процессын исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Вадим Николаевич Силин белән элемтәгә кердек.
- Тупланма өлешен ике процентка калдырачаклармы яки бөтенләй бетерәчәкләрме - бу уңайдан фикер алышулар бара гына әле. РФ Хезмәт министрлыгы сайтына теләге булганнарга ДБФ яки ИКгә күчү срогын ел ахырына кадәр түгел, ә өч елга сузу турындагы закон проекты эленде. Халык өч ел дәвамында үзе сайлаячак: тупланма өлешеңне йә ДБФта туплыйсың, яки Дәүләт пенсия фондында калып, тупланма өлешең иминият өлешенә күчә дә нульгә әйләнә. Миңа калса, аны ике процентка калдырып утырмаслардыр, чөнки ике процентка күпме генә туплыйсың? «Дәшмәсәгез», ягъни ИК яки ДБФка күчмичә, тупланма өлешсез калсагыз да, карарыгызны алдагы ике ел дәвамында, ягъни 2016 елга кадәр үзгәртә аласыз. Ләкин бу әле закон проекты гына. Тупланма өлешсез калу кем өчендер отышлы, кемгәдер киресенчә булырга мөмкин. Мин закон проекты кабул ителгәнне көтәргә киңәш итәр идем.
- ДБФ бездә күпме соң?
- Алар 2004 елдан башлап эшләп китте, хәзерге вакытта йөзгә якын ДБФ үз эшчәнлеген алып бара һәм аларны күп кенә вәкаләтле органнар, структуралар, әйтик, Финанс министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, прокуратура, финанс базары буенча федераль хезмәт тикшереп тора. Тагын бер яңа закон проекты эшләнгән, аның буенча ДБФлар эшчәнлеген Россиянең үзәк банкы көйләп тотарга җыена. Димәк, пенсиянең тупланма өлеше берничек тә югала алмый һәм алар һәр кешенең үз счетында саклана.
- Мин үз керемнәремне ничек контрольдә тота алачакмын?
- Акчагыз кайда ятуына карамастан, алар контрольдә тотыла һәм хисаплап барыла. Контрольдә тотуның берничә чарасы бар: иң киң таралганы - дәүләт хезмәтләре сайтына теркәлеп, пароль аласыз да интернет ярдәмендә анда кереп, шәхси счетыгызның хәлен, күпме керемегез барын, акчаның кайда ятуын белә аласыз. Икенчесе - идарәгә килеп, документларыгызны күрсәтеп, гариза бирәсез һәм «бәхет хаты»н почта аша ала аласыз. Өченчесе - пенсия фонды кайбер банклар белән килешү төзеде, алар безнең арадашчылар булып тора. Теләсә кайсы билгеле бер банк бүлекчәсенә килеп, сезне кызыксындырган мәгълүматлар язылган выписка аласыз.
- Мин бер ДБФтан икенчесенә күчә аламмы? Аның рөхсәт ителгән бер вакыты бармы?
- Әйе. Рәсми рәвештә елга бер тапкыр сайлый, алыштыра аласыз. Әйтик, сез 2 гыйнвар көнне бер ДБФ белән килешү төзедегез ди. Ел дәвамында сез башка ДБФка күчмәсәгез, акчагыз шул фондка китә. Әгәр дә инде берәр айдан башка ДБФка күчсәгез, гариза соңгы тапкыр кайсы фондка язылган булса, пенсиягезнең тупланма өлеше шунда бара. Фондны һәр көнне алыштырып тора аласыз, ә бер елда тупланган акчагыз шул соңгы тапкыр кергән фондка китә.
-ДБФ банкротка чыкса, минем акчалар белән нәрсә була?
- Мин югарыда, фондларны бик нык контрольдә тоталар, дип әйтеп киткән идем инде. Димәк, ул аларның банкротка чыгу мөмкинлеген булдырмый.
- ДБФларны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Башта яхшылап өйрәнергә кирәк. Беренчедән, исеме. Алар барысы да ниндидер корпорациягә керә. «ВТБ», аңлашыла, банкка карый. «Сбербанк» дигәне дә, «Райффайзен» да шулай ук банкка. «Газфонд», «Транснефть», «Лукойл-Гарант»лар, «Электроэнергетики», «Сургутнефтегаз», аңлашыла инде, электр энергиясе, нефть, газ сәнәгате белән бәйле. Икенчедән, фонд кайчаннан бирле эшли? Тотрыклы эшләп киләме? Кереме белән дә кызыксыныгыз. Алар акчаны кая тота, клиентлар саны күпме, нинди программалар тәкъдим итәләр - барысын да өйрәнегез. ДБФ һәм ИК турындагы мәгълүматны Финанс базары буенча федераль хезмәт (Федеральная служба по финансовым рынкам) сайтыннан алырга була. ИК хисапны безнең пенсия фонды алдында тота, шуңа алар эшчәнлеге белән безнең сайтка кереп таныша аласыз. Пенсиянең тупланма өлешенә караган яңалыклар, гомумән,
пенсиягә кагылышлы хәбәрләр Россия Пенсия фонды һәм Хезмәт министрлыгы сайтларына эленеп тора. ДБФларның үз сайтлары да бар. Шуны әйтәсем килә: безнең Татарстан халкы бу өлкәдә бик актив, киләчәкләренә битараф түгел. 2004 елдан 2012 елга кадәр 1 миллион 800 кеше (халыкның 40 проценты) теләгәннәрен сайладылар инде. Монда, Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка субъектларында яшәп безнең бүлек аша узганнар да керә.
Ә сез киләчәк пенсиягезне ничек хәл итәргә булдыгыз?
Илфак Шиһапов, журналист:
- Мин яңа елдан соң булачак үзгәрешләр турында ишеттем ишетүен. Үзем исә әлегә бернинди карарга да килмәдем. Ничек бар, шулай калып торсын. Пенсиягә чыгарга әле 15 елым бар. Пенсия яшенә җитәрменме-юкмы - анысы да билгесез. Пенсиямне болай итсәм ничек булыр, тегеләй итеп карасам ничегрәк икән дип баш вату, миңа калса, мәгънәсез бер эш. Пенсиягә чыга калсам, бәрәңге үстереп, бер кәҗә асрап көн итәрмен. Безнең әби, 12 сум пенсия алып, шулай яшәде, ачтан үлмәде.
Фаил Гыймадов, «Болгар» радиосының алып баручысы:
- Минем әле моның турында ишеткәнем юк. Алайса кызыксынырга, өйрәнергә кирәк булыр инде.
Тәнзилә Сафиуллина, газета укучы:
- Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары вәкилләре аптыратып бетергәч, шуларның берсенә күчтем. Барыбер кайчан да булса күчәсе була дидем тә тәвәккәлләдем. Хәзер игътибар итәм - күпләр шул күчү-күчмәү турында уйлана башлады. Күчеп дөрес эшләгәнмендер дип уйлыйм.
Комментарийлар