16+

Картлыкка җитсәмме?! Өлкәннәр көне алдыннан киләчәгемне кайгыртып куйдым

1991 елдан алып Россиядә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Дөньякүләмендә аны октябрьдә уздыралар. Ә тагын Әбиләр һәм бабайлар көне бар, анысы 28 октябрьгә туры килә.

Картлыкка җитсәмме?! Өлкәннәр көне алдыннан киләчәгемне кайгыртып куйдым

1991 елдан алып Россиядә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Дөньякүләмендә аны октябрьдә уздыралар. Ә тагын Әбиләр һәм бабайлар көне бар, анысы 28 октябрьгә туры килә.

Белмәсәгез – белегез: башка илләрдә Әбиләр һәм бабайлар көне, Өлкәннәр көненә караганда да популяррак икән. Мисалга, Франциядә ул көн уңаеннан, кибетләрдә ташламалар ясыйлар, рестораннарда махсус бәйрәм ризыклары әзерлиләр. Скандинавия илләрендә бушлай концертлар, мәдәни чаралар тәкъдим ителә. Телевидениедә программага кадәр үзгәртәләр икән!

Замана әбиләре
Автобуста эшкә барам. Минем артта утырган ике апаның сөйләшкәне колакка “керде”.
– Ай бу яллар үтерә мине! Әле ярый ике генә көн! Әле ярый дүшәмбе бар, – ди 65 яшьләр тирәсендәге бер ханым янәшәдә утырып бара торган үзе яшендәрәк апага.

Икесендә дә чия кызылга буялган тырнак һәм ирен, берсе – эшләпәдән, икенчесе килешле итеп яулык бәйләгән.
– Әйе, эшкә барасы булмаса, атна буе миндә ятарлар иде. Шимбә иртән килеп тулалар, якшәмбе көч хәл белән озатам үзләрен, – дип җөпләп куя икенчесе. – Син бит минем подружка Розаны беләсең инде. Алар бит зур йорт салды. Һәр баласы саен бер бүлмә! Аныкылар җомга кичтән үк килеп утыралар, ди. Ике көн мунча керәселәре килә икән, бетләгәннәр диярсең! Алар киткәч дүшәмбе ятып ял итәм, ди Роза.
– Ай, Аллам икән. Минем бабай да квартира белән дачаны сатып, йорт алыйк әйдә, ди. Аламмы соң болай булгач! Җәй бөтенләй дә бездән китми бит алар аннары!
– Конечно! – дип хуплый иптәше дә. – Әни янында рәхәт бит. Кызым чәй дә ясап эчми, әни ясаганны эчәсем килә, дип тик йөри. Аларга ашарга әзерләп, ничә тренировкамны калдырдым инде...

Менә бу заманча, шәһәр әбиләре! Безнең әби ничек түзде икән?! 8 онык белән җәй буе мәш килеп, сыерын да сауган, печәнен дә әзерләгән, бер гектарлы бакчада чүп тә утаган алар. Без эшкә ярый башлаганчы, күпме караган, тәрбияләгән ул безне! Бер генә тапкыр да, бу җәйне кайтмагыз әле, мин арыдым, дигәне булмады!

Хәзер әбиләр дә заманча шул. Юк, аларны гаепләп әйтмим. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үзгәрә дигән фикерне генә җиткерәсем килә. (Алайса, гел яшьләрне сүгәләр бит).
Мин бала чакта 65 яшьлек кеше миңа инде өлкән әби, бабай итеп тоела иде. Хәзер миңа – 30 һәм кайбер өлкәннәрнең ул яшьтә әле яши генә башлавын аңлыйм.
Мисал өчен, бер энем Кырымда яши. Анда Себер якларыннан, Россиянең башка төбәкләреннән күченеп килүчеләр арткан икән. “Пенсиягә чыгалар да, тегендәге фатирларын сатып, диңгез буенда йорт яисә фатир алып, рәхәтләнеп яшиләр”, – ди ул.

Спорт заллары, бассейннарда әби-бабайлар, шифаханәләргә караганда күбрәк хәзер. Алар үзләрен карый, сәламәтлеген кайгырта һәм бу бик яхшы! Безнең Россиядә пенсиягә чыккан кеше дача, бакча һәм оныклар сырхауханә арасында гына йөрергә димәгән бит инде! Әнә, чит илләрдә апа-абыйлар тиешле елларын хезмәт куя да, китә сәяхәткә! Америкада бөтенләй башка тормыш: өлкәннәр онык түгел, балаларын да “алдан язылып” кына кабул итә!
Күз алдына китерәсезме, 5-6 баш малын, тавык-чебешен калдырып, әти-әниегезнең Европа буйлап сәяхәткә китүен? Мин юк. Безнекеләр өчен бу, беренчедән, акча туздыру. (Бездәге пенсияләр белән ул акчаны җыясы да бар бит әле!) Икенчедән, алар китсә, сез нәрсә, йорт тарала бит! 30-40тан узган балалары ун көн хуҗалыкны алып бара ала мени ди сиңа?! Чит илгә түгел, Татарстандагы шифаханәгә барыр өчен дә күндерү авыр. Иң мөһим – балаларының ипотекасы түләнгән, кредиты беткән, өстәлендә тәмле ризыгы булсын!

Кайчагында боларның барысын да уйлыйм да, бәхетле бала, бәхетле онык икәнемә тагын бер кат төшенәм! Без – әби-бабай тәрбиясендә үскән балалар! Ә аларга үзләренеңң әби-бабасы тәрбия биргән. Буыннардан килгән тырышлык, өлкәннәргә хөрмәт һәм рәхмәтле була белү ничә гасырлар буена каныбызга сеңгән, сеңдерелгән төшенчәләр!

Исән булып, картлыкка җитсәм, минем дә үземнең ак әбием кебек буласым, оныкларымны каршы аласым, аларны мич коймаклары, самавыр чәйләре белән сыйлыйсым, аларга догалар өйрәтәсем килә!
___________________________________________________

Өлкәннәр шундый ул
Өлкәннәрнең җитештерүчәнлек күбрәк. Йокы туйдырыр өчен аларга 5-6 сәгать җитә. Шуңа да алар иртән, баш яхшы эшләгәндә инде күп эш башкара

Россиядә пенсионерлар 70 яшькә кадәр эшли

Өлкәннәр 70-80 яшь аралыгында күбрәк үлә. Югары белеме булганнар озаграк яши

Өлкәннәр акчасын даруга тотмыйча, оныкларына бүләк ясауны кулайрак күрә

Кеше өлкәнрәк булган саен сирәгрәк юына башлый

80 яшьтәге кешеләрнең күбесе даими рәвештә 2-3 кеше белән генә аралаша

Өлкәннәрнең күбесе дини

Өлкән машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре сирәгрәк була

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading