16+

Казан ярминкәсе авылларны дәррәү кузгатты

Татарстан башкаласында 11 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр һәр шимбәдә декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Казан ярминкәсе авылларны дәррәү кузгатты

Татарстан башкаласында 11 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр һәр шимбәдә декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы чатындагы мәйданда узган шимбәдә Бөгелмә, Кайбыч, Балтач, Арча, Зәй, Буа, Югары Ослан муниципаль районнары агропредприятиеләре һәм фермерлары сәүдә гөрләтте. Өстәлләрдә җаның ни тели шул бар: парлары чыгып торган сыер, бозау, сарык һәм кош итләре, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кондитер ризыклары. Продукция ветеринария тикшерүе узган.

-Казан ярминкәсе шәхси хуҗалыкларны дәррәү кузгатты. Ярминкәгә кешеләрнең бакчаларында үскән яшелчәләрне төяп килдек. Биш капчык бәрәңгене биш минутта сатып алып бетерделәр. Шәһәрдәге ярминкәләрдә ел саен теләп катнашабыз, чираттагы килүебездә бәрәңгене күбрәк тутырырга булыр инде,-ди Кайбыч районының Кошман җирле үзидарә башлыгы Лилия Сафина.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция бәяләре:

сыер ите-320-380 сум,

сөт (литры)-35 сум,

йомырка (дистәсе)-60-85 сум,

он-30 сум,

шикәр комы-42 сум,

бәрәңге-18 сум,

кишер-20 сум,

кәбестә-20 сум,

суган-25 сум,

кызыл чөгендер-20 сум, алма-40-70 сум.

Ямашев проспектындагы ярминкәдә халык кырмыска оясы кебек кайнап торды. Сәүдәнең шулай гөрләве күңелле күренеш, әлбәттә. Ләкин, замана зәхмәте коронавирусны “оныту” һич ярамый. Сатучыларның да һәм сатып алучыларның да шактые медицина битлеге кимәгән яки битлекләр ияк астына төшерелгән. Балык сатучы егет үзенә хезмәттәш тапмагандыр инде, күрәсең. Сатып алучылар тартмалардагы балыкларны ялан кул үзләре сайлап тутырырга мәҗбүр. Адоратский урамындагы вакытлы базарда диңгез балыгы сатучы апайлар да ярминкәгә килеп сыенган. Ярминкәләрдә сәүдә һәм санитар таләпләр саклансын иде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X