16+

Казанда бу язда түбәдән кар-боз төшүдән 3 кеше зыян күргән инде

Шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин йорт һәм бина түбәсеннән кар төшерү мәсьәләсенә җаваплы карарга, эшне вакытында башкарырга чакырды. Түбәләрдәге боз сөңгеләре – язның тәүге сәламе. Кояшның якты нурларында бәллүр-пыяла кебек җемелдәгән бозларга карап хозурланабыз. “Бушлай туңдырма”, – дип, ялап та барабыз әле. Авылда өй яки абзар түбәсеннән сынып төшкән боз кешене имгәтерлек түгел, анысы.

Казанда бу язда түбәдән кар-боз төшүдән 3 кеше зыян күргән инде

Шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин йорт һәм бина түбәсеннән кар төшерү мәсьәләсенә җаваплы карарга, эшне вакытында башкарырга чакырды. Түбәләрдәге боз сөңгеләре – язның тәүге сәламе. Кояшның якты нурларында бәллүр-пыяла кебек җемелдәгән бозларга карап хозурланабыз. “Бушлай туңдырма”, – дип, ялап та барабыз әле. Авылда өй яки абзар түбәсеннән сынып төшкән боз кешене имгәтерлек түгел, анысы.

Шәһәрдә 5 катлы йорт түбәсеннән, 9 катлы йортның чыгып торган өлешләреннән (козырек) кар-боз килеп төшсә, Аллаһ сакласын, шунда ук җан-тәслим кылуың да ихтимал.
– Һава температурасы үзгәреп торган, аеруча, температура “ноль” градустан күтәрелгән чор хәвефле. Авыш түбәләрдәге кар катламы 30 сантиметрдан артырга тиеш түгел. Көн җепшектә аз калынлыктагы карны да  көрәп төшерү сорала, – диде шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.

Түбәләрдәге карны төшерүгә идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәләре һәм торак-төзелеш кооперативлары җаваплы. Административ-техник инспекция, эшне тиешенчә башкармаганнары өчен, кыш дәвамында оешмаларга 135 беркетмә тутырган.
 Йорт түбәләрендә кар артык күп тупланган мисалларны “Открытая Казань” хезмәтенә язарга яки 236-41-23 телефонында хәбәр калдырырга кирәк. Түбәләрне кардан чистартуны сорап, казанлылардан “Открытая Казань” электрон хезмәтенә 1 850 мөрәҗәгать алынган.

Йорт болконына үз белдегендә түбә ясаган кеше әлеге болкон түбәсеннән кар төшерүгә шәхси җаваплы яки ул идарәче компания белән килешү төзергә тиеш.
Идарәче компанияләр йорт түбәләреннән кар төшергәндә “автокиртә” каршылыгына юлыкты. Җиңел автомобильләр кайбер йортларның диварларына кадәр терәп куелган. “Түбәдән кар төшерү башкарыла. Машиналарыгызны күчереп тору сорала”, – дигән игълан-белдерүләргә дә битараф кайберәүләр. Түбәдән кар төшерүчеләр машина хуҗалары судка бирер, дип курка. Монда йорт өлкәненең, ширкәт рәисенең дә таләпчәнлеге зарур.

Торак йортларны карау, түбәләрдән карны һәм бозны үз вакытында төшерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен идарәче компания җитәкчеләре һәм оешмалар Административ хокук бозулар кодексының 7.22нче маддәсе нигезендә административ җәзага тартыла.
 Штрафлар: җитәкчегә – 4 мең сумнан 5 мең сумга, ә оешмаларга – 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр. Әгәр, түбәдән төшкән кар яки боз кеше сәламәтлегенә зыян салса, 293нчы маддә нигезендә җинаять эше дә кузгатыла.
 Яз кешеләрне имгәтмичә, су басулары белән җафаламыйча гына килсен иде, дип телик. Йорт һәм бина түбәләре астыннан узганда сак булсак, зыян итмәс.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading