16+

Казанга илнең иң яхшы барменнары җыела

1-3 июль көннәрендә Казанда беренче тапкыр BarproofStreet халыкара бар культурасы фестивале узачак.

Казанга илнең иң яхшы барменнары җыела

1-3 июль көннәрендә Казанда беренче тапкыр BarproofStreet халыкара бар культурасы фестивале узачак.

Өч көнгә Казан ярминкәсе бар үзәгенә әвереләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар. Фестивальгә илнең 70 шәһәреннән һәм дөньяның 14 иленнән танылган барменнар киләчәк. Аларның һәрберсе эксклюзив меню, махсус программалар тәкъдим итәчәк. Үзенчәлекле коктейль дә ясарга, хәтта лекцияләр укырга да өлгерәчәкләр.

Теләге булган һәр кеше чарада катнаша ала. Төп таләп – кунакның яше 18 дән узган булу. Үзең белән документың булу да мәҗбүри.
Чараны оештыручыларның берсе булган Валентина Скибинская әйтүенчә, барменнар алар эчемлекләрне бер-берсенә кушу белән генә шөгыльләнми, алар үзенә күрә бер сәнгать барлыкка китерә дип атарга була.  

Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, фестиваль кысаларында конгресс та оештырыла. Анда бар белгечләре укый алачак. Иң яхшыларына пермия дә тапшырылачак.
– Казан гастрономия башкаласы исемен йөртә һәм фестиваль бар индустриясендәге белгечләрнең игътибарын Казанга юнәлтергә дә булышачак, – ди ул. Ул шулай ук республика өчен махсус коктейльләр эшләнәчәген дә хәбәр итте. „Инвест Татарстан“,  „Мейд ин Татарстан“ һәм „Казансаммит“ дип аталачак алар. Әлеге моктейльләр безнең Татарстанны танытырга булышыр, дип өметләнәбез, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading