16+

МФЦ “куар-код” бирми. МФЦ ял да итми...

Татарстанда 11 октябрьдән мәдәният һәм спорт чараларына, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләренә куар-код күрсәтеп кенә керү шарты игълан ителде.

МФЦ “куар-код” бирми. МФЦ ял да итми...

Татарстанда 11 октябрьдән мәдәният һәм спорт чараларына, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләренә куар-код күрсәтеп кенә керү шарты игълан ителде.

Замана кешеләре

Хөкүмәт йортында 26 октябрьдә узган матбугат конференциясендә республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин әйткәнчә, Татарстанда 2 миллион 582 мең кеше дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында хисап теркәве узган. Аларның күбесе Россия дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында да теркәлгән.

— Электрон технологияләр тормыш-көнкүрештә бик отышлы. Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша 82 хезмәт башкарырга була, ел ахырына кадәр тагын 43 яңа хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудырылачак. Россия дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында хисап теркәве узган очракта гына, кешенең куар-коды күренә,-диде Илья Начвин.

МФЦ куар-код бирми

Компьютерларда һәм смартфоннарда эшли белүчеләр бәхетле. Өлкәннәр исә, бүгеннәрдә МФЦларны басып алды. Россия Федерациясе дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында вакцина кадатканнан соң, сертификат һәм куар-код күренсен өчен Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) шәхесне раслату зарур.

— Өлкән яшьтәгеләр бездән куар-код ясап бирүне сорый. ”Мои документы” офислары Россия дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталына шәхесне раслау гына үткәрә,-диде Татарстанның күп функцияле үзәкләре директоры Ленара Мозафарова.-Электрон хезмәтләрдән файдалана һәм смартфоннар белән эшли белмәгән өлкәннәргә сертификатның кәгазь варианты да компьютердан чыгартып бирелә.

Өйдә генә эшлә

Ленара Мозафарова үтенгәнчә, чиратлар тудырмас өчен кайбер эшләрне өйдә дә башкарып була. Мәсәлән, кеше билгеле бер яшькә җиткәч паспортын алыштырса, төзәтмәләрне шәхси кабинетында мөстәкыйль рәвештә дә кертә ала. Парольне оныткан очракта да, аны үзең үк торгыза аласың. Әгәр кешенең хисап теркәве (учетная запись) берничә булса, кәрәзле телефонының номерын алмаштырса, иске электрон почтасын бетерсә, бу мисалда хәл катлаулырак. Бу очракта МФЦга килү кирәк. Әгәр кеше фамилиясе үзгәрү сәбәпле яңа паспорт алса, порталда паспортка төзәтмә кертеп кенә булмый. МФЦга килеп, СНИЛСка да төзәтмә кертү сорала, шуннан соң гына мәгълүматны порталга күчерәсең.

МФЦлар ял итми

Куар-код алу белән бәйле “мәхшәрне” җиңеләйтү максатында, МФЦлар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшли, диде Ленара Мозафарова.

Татарстандагы барлык МФЦлар якшәмбедә 8.00-17.00 сәгатьләрдә ЕСИА хисап теркәве үткәрә, башка төр хезмәтләргә бу көнне гариза кабул ителми. Казанда атнаның эш көннәрендә МФЦлар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр озынайтылган режимда хезмәт күрсәтә. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә МФЦлар якшәмбедә эшли, сишәмбе көнне 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. МФЦлар 8.00-9.00 сәгатьләр аралыгында, фәкать, ЕСИА хисап теркәвенә генә кабул итә.

МФЦлар 4,5,6 һәм 7 ноябрь көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә шулай ук хисап теркәве генә башкара.

Ямашевтагы МФЦ ябыла

Казанның Ямашев проспекты, 82 адресындагы МФЦ офисы 28 октябрьдә ябыла. Биредә 28-30 октябрьләрдә инде әзер документлар гына бирелә, ә хезмәт күрсәтүләргә яңа гаризалар кабул ителми.

— Яңа Савинның Ямашев проспектындагы МФЦ офисы Чистай урамындагы 5 нче йортка иркен мәйданга күченә. Яңа Савиндагы МФЦга тапшырылган документларны, әгәр алар 30 октябрьдән соң әзерләнеп бетәргә тиешле булса, әлеге документларны инде Чистай урамындагы 5 нче йортка урнашкан “Мои документы” офисыннан алырга кирәк була,- дип хәбәр итте Ленара Мозафарова.

Куен дәфтәренә: МФЦның бердәм белешмә хезмәте телефоны-8 (843) 222-06-20.
Фото: http://kddm.kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading