16+

Кемнеңдер фатирында - эссе, кемнеңдер - салкын, кемдәдер - чебен җылысы...

Татарстан башкаласында үзәкләштерелгән җылылык челтәренә ялганган йортларның 99,9 процентына җылылык җибәрелгән. Ләкин, әле бу мәсьәлә тулысынча хәл ителде, дигән сүз түгел. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы 5 мең 364 йортка җылылык бирелгән.

Казанда идарәче компанияләргә ике атналык “ультиматум” белдерелде

Дамир Бәдриев

Калган йортларда ремонт эшләре тәмамланып килә яки кайбер йортларда яшәүчеләр җылылыкка тоташуны әлегә кичектергәннәр. Казанда 400 дән артык йорт үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташмаган, алар мөстәкыйль чыганаклардан файдалана һәм “җылыту сезонын” кайчан башлауны үзләре хәл итә.

— Җылыту сезонына Казанда 16 сентябрьдә старт бирелде. Социаль учреждениеләргә җылылык 9 сентябрьдә үк җибәрелде,- дип искәртте Дмитрий Анисимов.-”Татэнерго”, “Казэнерго” һәм ведомство котельныйлары эшли. Кулланучылар заявкасы буенча сезонлы котельныйлар да кабызыла.

Казанда күп фатирлы 5 мең 785 йорт исәпләнә, шуның 5 мең 371е үзәкләштерелгән җылылык челтәреннән файдалана.

Җылыту сезоны башланган мәлләрдә, гадәттәгечә, ыгы-зыгы кубып ала. Кемнәрнеңдер фатирында-эссе, кемнәрнеңдер-салкын, кемнәрдәдер-чебен җылысы. Җылылык мәсьәләсендә “Открытая Казань” системасына инде 16 мең хәбәр кергән. Дмитрий Анисимов фикеренчә, саннарның шулай күплеге “Открытая Казань” сервисының казанлылар арасында популяр булуыннан да гыйбарәт икән.

Сөйләшүгә йомгак ясап, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та үзенең фикерләрен әйтте.

— Җылылыкны көйләүгә ике атна вакыт билгеләнгән. Бу эштә предприятиеләр, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре катнаша. Һава салкын һәм юеш, шунлыктан, әлегә фатирларында җылылык булмаган казанлылар күпләп шәһәр хакимиятенә һәм район хакимиятләренә шалтырата, хәбәр җибәрә. Димәк, идарәче компанияләр йортларны җылылык белән тәэмин итүдә тиешенчә эшләп җиткерми,- диде ул.

Рөстәм Гафаров идарәче компанияләрне халыктан кергән шикаятьләргә һәм мөрәҗәгатьләргә нык игътибарлы булырга кушты.

Фото: /kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading