16+

Хәерчелектән ничек котылырга?

Татарстанда рәсми рәвештә 26 800 кеше эшсез дип теркәлгән. Беренче гыйнварда аларның саны 38 меңнән артык булган.

Хәерчелектән ничек котылырга?

Татарстанда рәсми рәвештә 26 800 кеше эшсез дип теркәлгән. Беренче гыйнварда аларның саны 38 меңнән артык булган.

Эшсезлек буенча күрсәткечләр узган елның сентябрь аенда иң югары саналган: 79 мең кеше! Шуларның 40 проценты моңа кадәр дә эшсез булган яисә рәсми рәвештә эшләмәгән. Республикада эшсезлек буенча саннар шундыйрак.

Хезмәт базарында, төгәлрәге “Работа в России” порталында 45 800 вакансия тәкъдим ителә. Әлеге порталда вакансияләрен урнаштырган оешмалар бу елдан алып яңа түләүләрдән файдалана алачак. Моның өчен эшсез кешенең эшкә урнашуы шарт. Түләүләрне исә Социаль иминият фонды аша алырга була.
Порталның тагын бер уңай ягы – эш бирүче дә, эш эзләүче дә илебезнең төрле төбәкләрендәге вакансияләр һәм резюмелар белән танышу мөмкинлегенә ия. Ил буенча алганда, порталда 13 миллионнан артык резюме белән танышырга була. Шуларның 108 меңе татарстанлыларныкы.

Эшкә урнашканда, иң элек, оешманың репутациясе хакында белү зыян итмәс. Чөнки хезмәт хакын вакытында түләми торган эш бирүчеләр дә аз түгел. 29 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда хезмәт хакы буенча 97 оешманың бурычы бар. Сүз 252 млн сумнан артык сумма хакында бара.

Өйдә акча булмау хәерчелеккә, ярлылыкка китергәне көн кебек ачык. Дөрес, Татарстан хәерчелек “шкаласы” иң түбән булган төбәкләр дүртлегенә кергән. Әмма әлеге дә баягы пандемия, аңа өстәлгән икътисади кризис эзсез югалмый. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Рөстәм Вәлиуллов сүзләренчә, республикада керемнәре яшәү минимумыннан да азрак булучылар саны 7,4 процентка җитә. Бу 289 мең кеше дигән сүз. Төгәл нәтиҗәләр елның икенче кварталыннан соң ясалачак. Ел азагына исә хәерчеләр санын аз дигәндә 25 меңгә киметү бурычы куела.

P.S. Гыйнвар ае мәгълүматлары буенча, республикада уртача хезмәт хакы 39,5 сум тәшкил иткән. 2020 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 3,5 процентка күбрәк тә әле! Кунакханә бизнесында эшләүчеләрнеке шактый азрак – 23,8 мең, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр, балыкчылыкта хезмәт куючыларның да хезмәт хаклары уртачадан азрак булуы ачыкланган – 26,2 мең сум.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading