16+

Китапханәдә кафе булырга мөмкинме? Ә нишләп булмасын?!

“Әдәби кафе “Яшәү яме” шеф-повар Илмира Гыймаева рецептлары буенча әзерләнгән көндезге ашка көтеп калабыз!” дигән игълан китапханә укучыларын битараф калдыра алмады. Китапханәдә кафе булырга мөмкинме?

Китапханәдә кафе булырга мөмкинме? Ә нишләп булмасын?!

“Әдәби кафе “Яшәү яме” шеф-повар Илмира Гыймаева рецептлары буенча әзерләнгән көндезге ашка көтеп калабыз!” дигән игълан китапханә укучыларын битараф калдыра алмады. Китапханәдә кафе булырга мөмкинме?

Мөмкин, китаплар ул – акыл һәм җан өчен рухи ризык, дип искә алсак. Илмира Гыймаеваның Татарстан китап нәшрияты табасыннан төшкән яңа иҗат җимеше –  “Гомер тавы” китабы чыгу хөрмәтенә Саба районы Шәмәрдән авыл китапханәсе, шеф-повар вазифаларын үтәр өчен, махсус якташ шагыйрәбез Илмира Гыймаеваны чакырды. Чарада Мичәнбаш авыл китапханәчесе Илнур Ибраһимов та катнашты.

Илмира Рәшит кызы Саба районында яшәп иҗат итә. Бу төбәктә эшләп килгән “Мишә дулкыннары” берләшмәсе әгъзасы. “Мин яшим”, “Соңармаска иде” дигән китаплар авторы. “Диңгез кебек безнең күңелләр” китабына кергән җыр-шигырьләре исә аны җырчы-шагыйрә итеп танытты. Композитор-музыкант Альфред Якшимбетов кына да аның иллеләп шигыренә көй язган, аларны бик күп популяр җырчылар башкара.

Китапханәгә кергәнче үк кунакларның күзе музей почмагына төште. Алай гына да түгел, киләсе тукталышлары Илмира ханымның бәләкәй чагыннан ук башланып киткән фотосурәтләр үзенә җәлеп итте. Стена буйлап төрле вакытларын чагылдырган бу сурәтләр бер кешенә  дә битараф калдырмады. Кичә бик матур итеп язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның видеокотлавы белән башланды. Алып баручы китапханәчеләр көндезге меню белән таныштырып киттеләр. Өстәлләргә төрле зәвыкка туры килә торган ризыклар тәкъдим ителде: “Мәхәббәт” ашы, “Шигъри” винегрет, десерт “Хәзинә”, “Гөлҗимешле” чәй һәм шеф-повардан махсус ризык булып “Гомер тавы”. Уйламаганда, кафега әби белән бабай да кереп чыктылар, шеф-повар табасыннан “Әбиләр” такмагын укып, кунакларның кәефләрен күтәрделәр. Бәйрәмне тагында ямьләндереп җибәрү максатыннан шагыйрәбезнең шигыренә язылган Регина Тимербулатова башкаруында “Таң атканда” җырына төшерелгән видеоклип күрсәтелде, ә Илнур Ибраһимов исә җыр бүләк итте.

Илмира ханым шигырьләр генә түгел, әле бик кызыклы скетчлар да авторы. Өстәлләр заказ биргән арада, аның “Гаиләнең бер көне” дигән скетчы да сәхнәләштерелде. Чарабызда махсус кунаклар да бар иде: Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйпова, шагыйрәбез Илмира ханымның абыйсы Рашат, апасы Чулпан, иҗатташы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рөстәм Зарипов, авылдашы Надия Гатиятова, хезмәттәше Равия апа. Шулай ук “Дуслык”, “Эрудит” клуб берләшмәләре әгъзалары, “Салават күпере” һәм “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячеләре дә чарада актив катнашып, шеф-поварга кызыклы сорауларын бирделәр. Кичәне тәмамлап, шеф-повар Илмира Гыймаевага махсус сюрприз буларак аның остазы, шагыйрә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлзадә Бәйрәмова видеокотлавын тәкъдим ителде.

Видеокотлауларын шулай ук аның җырларын башкарган эстрада артистлары: Асылъяр, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Илсур Шәрипҗановлар да юллады. Танылган татар композиторы Альфред Якшимбетов та читтә калмады Илмира ханыма котлауларын җибәрде. Чара бик җылы атмосферада узды һәм чәй табыны артында тәмамланды.

Резеда Галиәкбәрова
Саба, Шәмәрдән

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading