Шәһри Казан

Күпбалалы гаиләләргә бушлай җирләр Биектау һәм Лаеш районнарыннан бирелә

Казанда киләсе ун елда күпбалалы гаиләләрнең саны тагын 11 520 гаиләгә артырга мөмкин, аларга янә 1843 гектар җир кирәк булачак. Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек турындагы федераль закон нигезендә, 2012 елдан башлап, өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының җир һәм...

Казанда киләсе ун елда күпбалалы гаиләләрнең саны тагын 11 520 гаиләгә артырга мөмкин, аларга янә 1843 гектар җир кирәк булачак.
Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек турындагы федераль закон нигезендә, 2012 елдан башлап, өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин сөйләгәнчә, Казанда яшәүче 2652 гаиләгә җир кишәрлеге бирелгән инде, 3525 гаилә - чиратта.

Җирләр Биектау районының Каймар бистәсе һәм Лаеш районының Сокуры авылы тирәсеннән тәкъдим ителә. Каймардагы 2056 кишәрлек һәм Сокурыдагы 913 кишәрлек торак йортлар, социаль учреждениеләр өчен бүленеп беткән. "ASG" компаниясеннән Каймар янында 53 гектар, "Ак Барс Девелопмент" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Сокуры тирәсендә 177 гектар өстәмә җирләр сатып алыначак. Җир мәйданнарын шәһәр карамагына күчерү документлары март аена әзер булачак. Шулай ук Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан да җир кишәрлекләре сатып алу планлаштырыла.

- Яңа барлыкка киләчәк бистәләрнең инженерлык коммуникацияләрен проектлауга шәһәр бюджетында 54 миллион сум акча каралачак, - диде Ратмир Шәйдуллин.

Реклама

- Казанның буш җирләре юк. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре табуда булышлык күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт! - диде мэр Илсур Метшин.- Биектау районының Дачный авыл җирлегеннән күпбалалы гаиләләргә өләшү өчен 1187 җир кишәрлеге сатып алу планлаштырыла. Яңа барлыкка киләчәк бистәләргә су, газүткәргечләр сузу, иң беренче чиратта электр уты кертү мәсьәләләре уйланыла. Гаиләләр оя корсын, балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерсеннәр. Без дә авылда бабайлар һәм әбиләр тәрбиясендә кулга көрәк тотарга өйрәнеп үстек.

Фото business-gazeta.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: